Герострат - Эфес шәһәрендә (хәзер Төркия җирендә) яшәгән бер кеше. Ул ни белән булса да дан казанырга теләп, үзенең исемен мәңлеләштерү өчен, безнең эрага кадәр 356 елда дөньяда җиде могҗизаның берсе булып саналган гүзәл Эфес Артемидасы (Дианасы) храмын яндыра. Шул җинаяте өчен Герострат җәзалап үтерелә, һәм Кече Азия шәһәрләрендә аның исемен үлем куркынычы астында телгә алу тыела. Ләкин тыюларга карамастан, грек тарихчысы Феопомп аның исемен киләчәк буыннарга саклап калган.

Герострат
Герострат