Герменевтика(бор. грек. ἑρμηνευτική – «Аңлатма осталык»)[1][2]

  • Текстларны аңлау һәм аңлату осталыгы
  • XX гасыр фәлсәфәсендә һәм гуманитар фәннәрендә юнәлеш. Заманча иҗтимагый фәннәрдә иң мөһим методологияләрнең берсе.

Герменевтика - фәлсәфә hәм гуманитар фәннәр үзгәртү

Текстларны аңлату, аларны шәрехләү принциплары турындагы методология. Ул гуманитар фәннәрне өйрәнүнең методологик нигезен тәшкил итә һәм авторның укучы белән аралашу-бәйләнеш характерын билгели. Фән буларак, герменевтика ХIХ йөздә Ф. Шлейермахер, В. Дильтей хезмәтләренә нисбәтле барлыкка килә. ХХ йөздә Һ. Гадамер, Г. Шпет, М. Бахтин тарафыннан үстерелә. Әлеге фән, әдәбият һәм сәнгатьтә аңлашылмаучылыктан бигрәк, аңлау процессына йөз тота. Әдәби әсәр текстында һәрвакыт ике башлангыч яши, берсе – билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнү, икенчесе – авторның үзенчәлегенә бәйле, алардан читләшү. Шуңа күрә әсәрне аңлау өчен әлеге кагыйдәләрне белү генә җитми, бәлки авторның сүз, фикер сөрешен тоемлау максатында аның роленә керү сорала. Ул исә «дивинация» дип аталган күренешкә китерә, ягъни текстны яңача аңлатуга, авторны тулырак ачуга бәйле һәм, иң мөһиме, бер акт белән генә тәмамланмыйча, ә төрле дәрәҗәдә кабатланыпторучы процесс тудыра. Аны Ф. Шлейермахер «герменевтик түгәрәк» термины белән атый.[3]

Чыганаклар үзгәртү

  1. Chantraine P. Dictionnaire étymologique de la langue grecque, tome II. — Paris: Éditions Klincksieck, 1970. — P. 373.
  2. Frisk H. Griechisches etymologisches Wörterbuch, Band I. — Carl Winter’s Universitätsbuchhandlung. — Heidelberg, 1960. — S. 563.
  3. Закирҗанов Ә.М. Татар әдәбият белеме: традицияләр һәм үсеш тенденцияләре / Ә.М. Закирҗанов. – Казан: ТӘһСИ, 2018. б. 169. ISBN 978-5-93091-261-6