Гербер[1]удмурт милли бәйрәме. Язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда (10-26 июнь аралыгында) уздырыла. Әүвәл авылларда, соңыннан Удмуртия республикасы күләмендә зур гербер уза.

Кунаклар каршылау

Тарих үзгәртү

 
Ботка пешерү
 
Бүрәнә ыргыту
 
Бәйрәм мәйданы

Бәйрәм тәртибе үзгәртү

Билгеләнгән көнне Герберда катнашучылар иртәнге якта өй борынча кереп йөриләр, сыйланалар, җырлар җырлыйлар. Көндезгә таба барысы да киң болынга җыелалар. Анда сәхнә көйләнгән, шулай ук итле ботка пешерү өчен казан асылган була. Җитәкчеләр бәйрәм белән котлыйлар, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен бүләклиләр (2015 елда, мәсәлән, өр-яңа трактор да бирелә). Символик рәвештә булса да, дога кылу үткәрелә. Ботка ашала, удмурт милли эчемлеге кумышка (көмешкә) белән сыйланалар. Бәйрәмдә катнашучылар өчен концерт, конкурслар, спорт бәйгеләре (мәсәлән, бүрәнә ыргыту) оештырыла. Сәүдә рәтләре бик бай була. Халык кичкә хәтле ял итә. Удмурт чибәре «Чеберина-чеберай» сайлана.

Урыны үзгәртү

Һәр елны яңа урында үткәрелә.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Удмуртча: геры – «сукá», бере - «соңыннан»
  2. Миннияхметова Т. Г. Календарные обряды закамских удмуртов. Ижевск, 2004. 64- биттә.
  3. Удмуртчадан: Гыро́н быдто́н - «сөрү тәмамлану»
  4. ТР мәдәният министрлыгы сайтында, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-06-22 
  5. Алёна Григорьева. Национальный праздник «Гербер» прошел в Сюмсинском районе Удмуртии. әлеге чыганактан 2017-06-02 архивланды. 2021-08-20 тикшерелгән.