Геор Хугаев

осетин театр режиссеры

Геор Хугаев, Гео́р Доме́нтий улы Хуга́ев (осет. Хуыгаты Доментийы фырт Геор, 1922 елның 9 гыйнвары, РСФСР, Тау АССР, Ногир — 2005 ел, РФ, Төньяк Осетия-Алания, Владикавказ) — театр режиссеры, драматург, 1952 елдан В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе. РСФСР халык артисты (1974). РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1969). Төньяк Осетия АССРның К. Л. Хетагуров, РСФСРның Станиславский (1984) исемендәге Дәүләт, «Алтын битлек» театр (2005) премияләре лауреаты [1].

Геор Хугаев
осет. Хуыгаты Геор
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Геор Доментий улы Хугаев

Туу датасы:

9 гыйнвар 1922(1922-01-09)

Туу җире:

РСФСР, Тау АССР

Үлем датасы:

2005 ел(2005)

Үлем җире:

РФ, Төньяк Осетия, Владикавказ

Һөнәре:

актер, режиссёр

Гражданлыгы:

РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1946—2005

Бүләк һәм премияләр:

Халыклар дуслыгы ордены«Хөрмәт Билгесе» орденыДуслык ордены (РФ) – 2003
РСФСР халык артисты – 1974 РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе – 1969 РСФСРның Станиславский премиясе – 1984 ТОАР К. Л. Хетагуров премиясе – 1984 «Алтын битлек» премиясе – 2005

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Геор Хугаев

1922 елның 9 гыйнварында Тау АССР (хәзерге Төньяк Осетия-Аланиянең Пригородный районы) Ногир авылында дүрт балалы гаиләдә өлкән бала булып туган. Авылга 1921 елда Көньяк Осетиядән күчкән качаклар нигез сала. Георның әтисе Доментий Зураб улы Хугаев (1883—1976), Георгий тәресенең тулы кавалеры — яңа авылда иң абруйлы кешеләрнең берсе була[2]. Доментий өлкән улы Георның биредә бик ихтирамлы булган һөнәр иясенә — тау инженерына укуын тели, әмма малайның язмышына укытучысы Граф Сланов зур йогынты ясый. 1936 елда Владикавказда театр ачыла (хәзерге В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры). Унөч яшьлек Геор театрның бер генә спектаклен дә калдырмый. 1939 елда театр каршындагы студиягә укырга керә, ә 1940 елдан массовкаларда сәхнәгә чыга башлый. 1942 елдан театр актеры. 1947 елда театр Мәскәүгә фестивальгә чакырыла. Яшь актер, һичшиксез, ГИТИСта укырга тиешмен, дигән карарга килә. Театр җитәкчелеге аны укырга җибәрергә риза булмагач, башкалага ипи карточкасыннан башка китәргә туры килә. Сугыштан соңгы ач елларда бу үлемгә тиң була. Түзә. Икенче уку елында ул югары Сталин стипендиясе алып укый. Йөз кыяфәте белән Сталинга бик нык охшаган Геор: «Рус телен начар беләм», — дигән сәбәп белән «халыклар атасы» ролен уйнаудан баш тарта. Күренекле актер Михаил Царёв Хугаевның театр эшлеклесе буларак аякка басуына зур йогынты ясаган. А. В. Луначарский исемендәге ГИТИСның режиссерлык бүлеген тәмамлагач, Владикавказга, театрга режиссер булып әйләнеп кайта, озак еллар театрның сәнгать җитәкчесе булып эшли[3].

2000 елда Владикавказда Милли театрларның халыкара «Чикләрсез сәхнә» (Сцена без границ) фестивален оештыра[4].

2005 елда вафат. Владикавказның Дан аллеясында җирләнгән[5].

Иҗаты үзгәртү

 
«Театр – язмышым» китабы. Владикавказ: «Ир», 2011

Хугаев–режиссер үз гомерендә йөздән артык спектакль куйган. Осетин драматургиясен югары дәрәҗәгә күтәрергә тырышып, үзе 20дән артык пьеса язган. Геор Хугаевка драматург булып китүдә очраклылык ярдәм итә. Матур почерклы язуын күреп алган театр җитәкчелеге аңа актерларга рольләрен күчереп бирергә куша. Тора-бара Георгий пьесалардагы уңышсыз күренгән гыйбарәләрне үзенчә төзәтә, аларны сәхнә өчен яраклаштыра башлый, аннары тәрҗемә белән мавыгып китә һәм чит телләрдәге пьесаларны осетин теленә тәрҗемә итә. Ул 40тан артык пьеса тәрҗемә иткән. Алар арасында, нигездә, дөнья классикасы — Еврипид («Медея»), Шекспир, Лопе де Вега, Бомарше, Ибсен, Гоголь («Ревизор»), Островский, Л. Толстой («Караңгылык хакимияте»), Чехов, Горький («Тормыш төбендә»). Осетин тамашачысына тәкъдим иткән беренче әсәр — Бомаршеның «Фигароның өйләнүе» пьесасы була.

19401950-елларда вакытлы матбугатта шигырьләре, хикәяләре басыла. «Ике хат» шигыре халык җырына әйләнеп, осетин халык иҗаты антологиясенә кертелгән.

1957 елда драматург Раиса Василий кызы Хубецова (1922—2002) белән берлектә «Софья җыры» комедиясен яза, ул осетин театры сәхнәсендә куела [6]. Берничә комедиясе бөтенсоюз күләмендә танылу ала: «Хатынымның ире» һәм «Минем әби» водевильләренең күп театр сәхнәләрендә 100 премьерасы була. Хугаев–комедиограф «Андро һәм Сандро», «Күңел өчен квартет» дигән моңсу комедияләр яза. Әлеге пьесалар «Искусство» нәшриятында аерым җыентык булып басылып чыга. Хугаев «Кайда син, бәхет?» драмасын, «Аталар намусы» каһарман драмасын, эзоп теле белән язылган «Кара чикмән» притчасын, «Ямаулыклар» сатирик комедиясен, «Чепена» водевилен, «Бай йорт» трагедиясен, «Үги ир туганнар» романтик драмасын иҗат итә. Г. Д. Хугаевның әсәрләре әдәби журналларда дөнья күрә, «Советский писатель», «Искусство», «Современник», «Ир» нәшриятларында осетин һәм рус телләрендә аерым җыентыклар булып басыла[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Хөрмәт Билгесе ордены
  • Халыклар Дуслыгы ордены
  • 2003 — Дуслык ордены (РФ) — «илебезнең театр сәнгатен үстерүдә зур казанышлары өчен»[8]
  • 1974 — РСФСР халык артисты
  • 1969 — РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе
  • Төньяк Осетия АССРның К. Л. Хетагуров исемендәге Дәүләт премиясе
  • 1984 — РСФСРның Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе — «Төньяк Осетия драма театры сәхнәсендә куелган У. Шекспирның «Тимон Афинский» спектакле өчен»[9]
  • 2005 — «Алтын битлек» премиясе — ««Алтын битлек» 11нче Бөтенроссия театр фестиваленең «Намус һәм абруй өчен» махсус премиясе»[10]

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны (ГИТИСта бер курста укыганнар) Валерия Вячеслав кызы Хугаева — Россиянең халык артисты, Е. Вахтангов исемендәге Владикавказ рус драма театрында хезмәт итә; балалары[11].

Кызыклы факт үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Георгий Хугаев. ossetians.com, 24.05.2005(рус.)
  2. Театр – судьба моя. darial-online.ru(рус.)
  3. Владимир Еременко. Роль вождя. litrossia.ru, 20.10.2000(рус.)
  4. В рамках фестиваля "Сцена без границ" состоялся вечер памяти Народного артиста России Георгия Хугаева. vladikavkaz.bezformata.com, 27.11.2017(рус.)
  5. Георгий Хугаев. 2020 елның 15 июль көнендә архивланган. В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры сайты(рус.)
  6. Хубецова Раиса. ossetians.com(рус.)
  7. Георгий Доментьевич Хугаев. liveinternet.ru(рус.)
  8. Указ Президента РФ от 10.01.2003 N 31 «О награждении орденом Дружбы Хугаева Г.Д.»
  9. 95 лет - Георгию Хугаеву!. amyran.ru, 09.01.2017(рус.)
  10. Геогргий Хугаев. kino-teatr.ru(рус.)
  11. Елена Коваленко. «Судьба моя, любовь и боль – Театр…». «Северная Осетия» (газета), 11.03.2011(рус.)
  12. Нияз Игламов: «Науруз» – многоликое единство закулисья. 2023 елның 15 июнь көнендә архивланган. «Идел» журналы, 2018, июль
  13. КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ БУЛДЫЛАР. Камал театры сайты, 26.04.2019