Гейрангер-фьорд (норв. Geirangerfjorden) — Норвегиянең Сөннмере регионында, илнең Мёре-ог-Ромсдал фолькесының иң көньяк өлешендә урнашкан фьорд. Стур-фьорд тармакларының берсе. Бергеннан төньяк-көнчыгышка якынча 200 километр һәм Ослодан төньяк-көнбатышка 280 километр ераклыкта урнашкан. Фьорд 15 километрга сузыла һәм Сторфьордның бер тармагы булып тора. Тирәнлеге 565 метр тәшкил итә. 2005 елның июлендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Гейрангер-фьорд
Сурәт
Кушылдыгы Семь Сестёр[d]
Объектның бассейны илләре Норвегия
Дәүләт  Норвегия
Административ-территориаль берәмлек Странда[d]
Мирас статусы Бөтендөнья мирасы объекты өлеше[d][1]
Карта
 Гейрангер-фьорд Викиҗыентыкта

Гейрангер-фьордта аңа исем биргән бистә - Гейрангер урнашкан. Анда Норвегиянең әлеге районының табигый-фәнни тарихы турында сөйләүче Фьордлар музее урнашкан.

Фьордның ярларында 1400 метрга кадәр биеклектәге текә кыялар һәм бозлыклар урнашкан.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү