Гедвига София Шведская (Швеция принцессасы)

Шведская Гедвига Августа София яки София (швед. Hedvig Sofia Augusta av Sverige; 26 июнь 1681 ел — 12 декабрь 1708 ел) — Швеция принцессасы һәм Гольштейн-Готторп герцогиня-консорты, Швеция короле Карл XII һәм аның патшабикә хатыны Ульрика Элеонораның беренче баласы. 1702-1708 елларда Гольштейн-Готторп герцоглыгында балигъ булмаган улының регенты, шулай ук швед тәхете варисларының берсе.

Илтамга
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
Титул принцесса Швеции[d] һәм герцогиня[d][1]
Туу датасы 26 июнь 1681(1681-06-26)[2][3]
Туу урыны Стокгольм[d], Стокгольмское обер-губернаторство[d], Швеция
Үлем датасы 12 декабрь 1708(1708-12-12)[2] (27 яшь)
Үлем урыны Стокгольм[d], Стокгольмское обер-губернаторство[d], Швеция
Җирләнгән урыны церковь Риддархольмена[d][4]
Ата Карл XI[d]
Ана Ульрика Элеонора Датская[d]
Кардәш Карл XII[d] һәм Ульрика Элеонора Шведская[d]
Ире яки хатыны Фридрих IV Гольштейн-Готторпский[d]
Балалар Карл Фридрих Гольштейн-Готторпский[d]
Ыруг Виттельсбахи[d]
Әһәмиятле кеше Мерта Берендес[d]
Һөнәр төре сәясәтче
Сурәтләнә Hedvig Sophia (1681–1708), Swedish princess[d]
 Гедвига София Шведская Викиҗыентыкта

Гедвига София Россия императоры Петр III әбисе.

Биографиясе үзгәртү

Әнисе үлгәннән соң, София, абыйсы Карл, апасы Ульрика Элеонора белән әбисе Гедвига Элеонора Гольштейн-Готторпскаяга опекага бирелә, аның йогынтысы астында балаларда Данияга карата начар караш формалаша. 1698 елның 12 маенда София Карлбергта үзенең ике туган абыйсы Фридрих IV, герцог Гольштейн-Готторпскийга кияүгә чыга. Аның никахы традицион рәвештә, сәясәтнең бер өлеше буларак, Гольштейн-Готторпларның Даниягә каршы корыла, аның абыйсы Фридрихның сеңлесенә өйләнергә тиеш була, әммә ул баш тарта. Никах кызның ризалыгыннан башка үткәрелә һәм бәхетсез була.

1700 елгы Төньяк бөек сугышы алдыннан тормышының зур өлешен София Швецияда абыйсы йортында үткәрә. 1699 елда ул герцог Гольштейн-Готторпский биләмәсенә күчеп китә, биредә бер ел була, әммә 1700 елның 30 апрелендә Швецияга кайта һәм анда улы Карл Фридрих туа.

София 1702 елда тол кала һәм бәләкәй улы янында регентка әйләнә. Шуңа карамастан, ул вакытының күп өлешен, корольнең олы кызы һәм ил тәхетенә икенче чираттагы варис буларак, улының Швеция тәхетенә дәвамчанлык хокугын танытырга ирешү өчен тырышып, Швецияда үткәрә, чөнки абыйсы Карл XII ның балалары булмый. Герцоглык белән ул югында иренең кече энесе Август Кристиан Гольштейн-Готторпский идарә итә, ә дәүләт әһәмиятенә ия мәсьәләләр тик София катнашлыгында гына чишелә.

Иренең вафатынан соң, ул кабаттан сәяси оешмалар берлеге өчен кавышу объектына әйләнә. Аны хатынлыкка алырга дәгъвачы тәхет варислары арасында Британия тәхете варисы принц Георг Ганноверский була, ләкин София аннан баш тарта, Шул вакытта аның яшь швед дворяны Олоф Гилленборг белән романы була. Аларның мөнәсәбәте Швеция сарае өчен сер булмый, бары тик әбисе герцогиня Гедвига Элеонора гына бу романны охшатып бетерми.

Гедвига София 1708 елның 22 декабрендә егерме җиде яшендә чәчәк авыруыннан вафат була. Аның абыйсы Карл тормышының күпчелек өлешен хәрби походларда илдән читтә үткәрә, апасы белән бик озак хат алыша һәм апасының үлемен бик авыр кичерә. 1718 елда Карл да вафат була, аның варисы булып бердәнбер ир туганы, Софиянең улы герцог Карл Фридрих кала, ләкин тәхеткә Карлның сеңлесе Элеонора Ульрике, ә соңыннан аның ире Фридрих Гессен-Кассельский утыра.

Сылтамалар үзгәртү

  1. Dictionary of Women Worldwide: 25,000 Women Through the Ages / A. Commire, D. KlezmerDetroit: Gale, Yorkin Publications, 2006. — 2572 p. — ISBN 978-0-7876-7585-1
  2. 2,0 2,1 Hedvig Sofia — 1917.
  3. Lundy D. R. The Peerage
  4. Olsson M. Riddarholmskyrkan - inventories and graves — 1937.