Гарәп илләрендә Һинд дине

Гарәп илләрендә төрле диннәрдән миллионлаган Һинд диаспорасы яши. Гарәп илләрендә Һинд дине кешеләре күп яши, Согуд Гарәпстанын да кертеп. Бу Фарсы култыгы тирәли нефтька бай илләргә Һиндстаннан һәм Непалдан күчкән эшчеләргә күрә.

Һинд дине гыйбадәтханәләре Бәхрәйн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрдә, Йәмән, Оман һәм Ливанда төзелгән. [1]

Илләр буенча фаразланган халык үзгәртү

2010 елда Һинд дине халкы өчен Гарәп илләрендә фаразланган саннар түбәндәгечә:

Левант һәм Төньяк Африкасында кертеп, башка Гарәп илләрендә күп түгел дип санала, гәрчә Ливиядә якынча 10 000 Һинд Непал җәмәгате бар.[6] (2007 елга), аларның күбесе Һинд динендә дип фараз итәргә була. Бу илләрдә нинди дә булса Һинд дине гыйбадәтханәләре бармы икәне мәгълүм түгел.

Тарихи килеп чыгышы үзгәртү

Һинд кешеләре Оманга яшәргә килгән, алар торак пунктлары нигезләгән һәм Һинд динен тотканнар. Гарәп диңгезчеләре безнең эраның беренче гасырда көнбатыш Һиндстан портлары белән сәүдә итү өчен көньяк-көнбатыш муссоннарны кулланган. Гарәп армиясе Синдхны 711 елда яулап алган һәм Гарәп сәүдәгәрләре Кералада 6-ынчы гасырда яши башлаганнар. Каршы юнәлештә, урта гасыр Гуджарати кешеләре, Кучилар һәм башка Һиндлеләр киң итеп Ормуз, Салалах, Сокотра, Могадишу, Мерка, Барава, Хобйо, Мускат һәм Аденны кертеп Гарәп һәм Сомали портлары белән сәүдә иткәннәр. Гарәп сәүдәгәрләре Һинд Океаны сәүдәсенең төп алып баручылары иде, шуннан соң аларны Португалиялеләр көчләп кысрыклап чыгарганнар. Һинд-Гарәп мөнәсәбәтләре Британия Империясе вакытында яңартылган булган, шул вакытта күп Һиндлеләре армиядә яки граждан хезмәтен башкарган һәм алар Судан кебек гарәп илләрендә яшәгән. Фарсы култыгы Гарәп илләренә Һинд иммиграциясенең хәзерге дулкыны якынча 1960-ынчы елларга карый. Һинд дине шулай ук Якын Көнчыгышта иң тиз үсүче диннәрнең берсе булып тора.[7][8] Бу күбесенчә Һиндстан субконтиненты сәбәпле.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре үзгәртү

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Көньяк Азиялеләре илдә иң зур этник төркем булып тора.[9] Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә якынча 2 миллион мигрант яши (күбесенчә Керала, Андра Прадеш һәм Тамил Наду штаталарыннан), алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрнең 30%-ын тәшкил итә. Һиндлеләрнең күпчелеге Гарәп Әмирлекләрнең өч иң зур шәһәрендә яши - Абу Даби, Дөбәй һәм Шарҗә. 2 миллион мигрантның 1 миллионы Кераладан, 450 000 Тамил Надудан алар Берләшкән Гарәп Әмирлекләрдәге Һинд җәмәгатенең күпчелеген тәшкил итә. 1999 елга Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 750 000 булган, ә 1975 елда 170 000 булган. Һиндлеләр Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 42%-ын тәшкил итә. Һиндлеләрнең күпчелеге мөселманнар (50%), алардан соң Христианнар (25%) һәм Һинд диндәгеләр (25%) килә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрнең фаразланган Һинд дине халкы саны якынча 6-10% дип санала. Дөбәйдә өч Һинд дине гыйбадәтханәсе бар, шуларның берсен шулай ук Сикхлар куллана. Абу Дабида яшәүче Сикхлар һәм Һинд дине тарафдарлары үз диннәрен шулай ук шәхси йортларында тота. Һинд җәмәгате өчен ике эшләүче кремация җайланмасы һәм зиратлар бар, берсе Абу Дабида һәм берсе Дөбәйдә. Абу Дабида яңа һәм беренче Һинд Дине Гыйбадәтханәсе төзелә. [10]

Оман үзгәртү

Оманда иммигрант Һинд дине азчылыгы бар. Һинд дине тарафдарларының саны 20-енче гасырда кимегән, гәрчә ул хәзер тотрыклы булса да. Һинд дине Мускатка 1507 елда Кучтан килгән. Баштан килгән Һинд дине тарафдарлары Кучи телендә сөйләшкән. 19-ынчы гасыр башында Оманда кимендә 4000 Һинд дине тарафдары булган, бөтенесе урта сәүдәгәрләр кастасыннан. 1900-ынчы елга, аларның саны 300-гә кимегән. 1895 елда Мускатта Һинд дине тарафдарлары колониясенә Ибадитлар һөҗүм иткән. Бәйсезлек вакытына Оманда берничә унике данә Һинд дине тарафдарлары калган. Тарихи Һинд дине Кварталлары әл-Уәлйәт һәм әл-Баньянда Һинд дине тарафдарлары бүтән яшәми. Һинд дине гыйбадәтләре Мә'бәд әл Баньян һәм Бәйт әл Пирда элек урнашкан, хәзер юк; бер генә эшли торган Мутхи Швар Һинд дине гыйбадәтханәсе Әл-Хавшин Мускатта урнашкан, Шива гыйбадәтханәсе Муттрахта урнашкан, һәм Кришна гыйбадәтханәсе Дарсайтта урнашкан. Бердәнбер Һинд дине гыйбадәтханәсе Сохарда урнашкан, Мускаттан төньяк-көнбатышта. Һинд дине иммигрантларының иң күбесе Кучилар, Химджи Рамдаслар, Дханджи Морарджи, Ратанси Пурушоттам һәм Пурушоттам Топрани.[11]

Согуд Гарәпстаны үзгәртү

Һинд дине тарафдарларына гыйбадәтханәләрне төзергә рөхсәт ителмәгән, гәрчә аларның күбесе Согуд Гарәпстанында арендага алынган фатирларда/өйләрдә дога укыйлар. Барлык фестивальләрне үткәрү шулай ук өйләр эчендә бара. Махсус урыннарда урамда эшчәнлек өчен тагын рөхсәт алырга кирәк.

Катар үзгәртү

Һиндулар Катарның 13,8%-ын тәшкил итә. Илдә 351,200 Һинд дине тарафдары бар дип фаразлана.[3][12]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Hindu temples of Gulf countries: more exist than you imagined. catchnews. December 20, 2016 тикшерелгән.
  2. https://www.state.gov/j/drl/rls/irf/2007/90223.htm
  3. 3,0 3,1 Global Religious Landscape 2013 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган.. Pew Forum.
  4. Population By Religion, Gender And Municipality March 2004. Qatar Statistics Authority. әлеге чыганактан 2013-05-18 архивланды.
  5. Middle East OMAN. CIA The World Factbook. әлеге чыганактан 2018-12-24 архивланды. 2018-02-17 тикшерелгән.
  6. Indian Community in Libya. archive. әлеге чыганактан October 4, 2007 архивланды. December 20, 2016 тикшерелгән.
  7. Tore Kjeilen. Hinduism in the Middle East - LookLex Encyclopaedia. looklex.com. әлеге чыганактан 2018-12-25 архивланды. 2018-02-17 тикшерелгән.
  8. The Hindu Diaspora In The Middle East. kashmir blogs-Truth about Kashmir-" kashmir blog"".
  9. UAE´s population – by nationality. bq magazine (April 12, 2015). әлеге чыганактан March 21, 2017 архивланды. December 20, 2016 тикшерелгән.
  10. PM to lay foundation stone of temple in UAE (en-IN) (6 February 2018). 6 February 2018 тикшерелгән.
  11. J.E. Peterson, Oman's diverse society: Northern Oman, Middle East Journal, Vol. 58, Nr. 1, Winter 2004
  12. Population By Religion, Gender And Municipality March 2004. Qatar Statistics Authority. әлеге чыганактан 2013-05-18 архивланды.