Гарәп аты (гарәп. حصان عربيхисар ‘әрәби) — борынгы менге атлар токымы. Асыл атлар токымнарыннан берсе. Гарәп ярымутравында китереп чыгарылган. Төсе бүз, туры һәм җирән. Атлар зур түгел, җилкә биеклеге 151–153, гәүдә кыек озынлыгы 152–153, күкрәк колачы 177–179, уч колачы 18,5–19,5 см. Талымсыз, ерак араларда чыдам атлар. Элек Советлар Берлегендә иң югары йөгереклек: 1000 м — 1 мин 8 с, 1600 м — 1 мин 48,8 с, 2400 м — 2 мин 41 с, 4000 м — 4 мин 42,3 с. Гарәп атын Карпатлар, Кавказ, Урта Азия җирле токымнарын яхшырту өчен кулланалар. Гарәп атын асыл менге атны, орлов юртагын һәм башка токымнарны китереп чыгарганда кулланганнар.

Сикертеп чаба торган гарәп аты

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.