Гаруз (гарәп. اَلْعَرُوض‎, әл-гаруз) — квантитатив кануннарга нигезләнгән гарәп-фарсыларда һәм төрки халыкларда таралыш алган шигърият гыйлеме[1]. Гарәпләр тарафыннан ул "Шигърият гыйлеме" (гарәп. عِلْم اَلشِّعْر‎‎, гыйлем әш-шигырь) дип күп очракта исемләнә[2]. Татар халкы Урта гасырлар шигъриятенең күпчелек үрнәкләре гаруз метрында иҗат ителгән[3][1].

Әл-Хәлил ибн Әхмәд

Тарих үзгәртү

 
"Котадгу белег" әсәренә багышланган плакат (2019)

Гаруз шигырь системасы беренче булып күчмә гарәпләрдә барлыкка килә[3]. Системаның теоретик нигезләре VIII гасырда борынгы гарәп әдәбият галиме һәм филологы Хәлил ибн Әхмәд(ингл.) тарафыннан "Гаруз" (гарәп. العرض‎, Әл-гаруз) китабында тасвирлана[4]. Китап бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Әкренләп гаруз таҗик-фарсы классик шигъриятендә киң таралыш алган, әмма анда таҗик-фарсы теле зәвыкларына яраклаштырылган[5]. X-XII йөзләрдә гаруз кануннарында Гомәр Хәйямнең шигырьләре һәм Фирдәүсинең "Шаһнамә"се барлыкка килә[5].

Төрки гаруз үзгәртү

XI гасырда фарсы шигърияте йогынтысында төрки гаруз формалашуы башлана. Гомумтөрки дөньясындагы беренче гаруз кануннарына нигезләнеп язылган әсәр караханидлар шагыйре Йосыф Баласагуниның "Котадгу белег" (Игелекле белем) әсәре булуы фараз[3]. Төрки гаруз XIV-XV йөзләрдә киң таралыш ала: Саккаки, Лотфый(рус.), Мәүләнә Атаи(рус.), Әлишер Нәвои, Борханетдин Сиваслы(рус.) иҗатында кулланыла. Идел буе регионында төрки гаруз кануннарында беренче булып Котбның "Хөсрәү вә Ширин", Хәрәзминең "Мәхәббәтнамә", Хисам Кятибның "Җөмҗөмә солтан", Сәйф Сараиның "Гөлестан бит-төрки", "Сөһәел вә Гөлдерсен" әсәрләре иҗат ителә[6]. Төрки гаруз бәхерләрендә иҗат ителгән киң талалган әсәрләрнең берсе "Кисекбаш" китаби дастаны[5].

Казан ханлыгы чорында Мөхәммәдьярнең "Төхфәи-мәрдан" (Егетләр бүләге) һәм "Нуры содур" (Күкрәкләр нуры) әсәрләре, Кол Шәрифнең һәм Өмми Камалның аерым шигырьләре дә төрки гаруз традициясенә карый[5].

 
Сәйф Сараи

Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, Һибатулла Салихов, Габделҗаббар Кандалый, Шәмсетдин Зәки, Гали Чокрый, Акмулла әсәрләре аша төрки гарузның борынгы традицияләре Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич иҗатында дәвам таба.

Тасвирлама үзгәртү

  1. Гарузда ике төркем иҗек кулланыла: озын (—) һәм кыска (U) иҗекләр[1][7].
Гарәб-фарсы гарузы Төрки гаруз
Сөкүн хәреф Афаил (вәзеннәр) ахырына туры килгән ачык иҗекләр Озын иҗек Афаил (вәзеннәр) ахырына туры килгән ачык иҗекләр
озын әйтелешле сузыклар
Тартык авазга тәмамланучы ябык иҗекләр Тартык авазга тәмамланучы ябык иҗекләр
Хәрәкәле хәреф Сузык авазга тәмамланучы иҗекләр Кыска иҗек Сузык авазга тәмамланучы иҗекләр

2. Иҗекләр нигезендә 8 афаилләр, ягъни "вәзен төрләре", төзелә[8]:

U — — فعولن [faʿūlun]

— U — فاعلن [fāʿilun]

U — — — مفاعيلن [mafāʿīlun]

— U — — فاعلاتن [fāʿilātun]

— — U — مستفعلن [mustafʿilun]

— — — U مفعولات [mafʿūlātu]

U — U U — مفاعلتن [mufāʿalatun]

U U — U — متفاعلن [mutafāʿilun]

3. Афаилләр тоташуы нигезендә төп бәхер-үлчәмнәр (метрлар) барлыкка килә[8].

Гаруз үлчәмнәре үзгәртү

Бәхер-үлчәмнәр Тафаилләр Схема Ачыклама
1 الطويل

Әт-тавил

فعولن مفاعيلن \ فعولن مفاعيلن U — — / U — — — / U — — / U — — — طويلٌ له دون البحور فضائلٌ فعولن مفاعيلن فعولن مفاعلن
2 المديد

Әл-мәдид

فاعلاتن فاعلن \ فاعلاتن فاعلن — U — — / — U — /— U — — / — U — لمديد الشعر عندي صفاتُ فاعلاتن فاعلن فاعلاتن
3 البسيط

Әл-бәсит

مستفعلن فاعلن \ مستفعلن فاعلن — — U — / — U —/— — U — / — U — إن البسيط لديه يبسط الأملُ مستفعلن فاعلن مستفعلن فعلن
4 الوافر

Әл-вафир

مفاعلتن مفاعلتن فعولن U — U U — / U — U U — / U — — بحور الشعر وافرها جميل مفاعلتن مفاعلتن فعولن
5 الكامل

Әл-камил

متفاعلن \ متفاعلن \ متفاعلن U U — U — / U U — U — / U U — U — كمل الجمال من البحور الكامل متفاعلن متفاعلن متفاعلن
6 الهزج

Әл-һазәҗ

مفاعيلن \ مفاعيلن \ مفاعيلن U — — — / U — — — / U — — — على الأهزاج تسهيل مفاعيلن مفاعيلن
7 الرجز

Әр-рәҗәз

مستفعلن \ مستفعلن \ مستفعلن — — U — / — — U — / — — U — في أبحر الأرجاز بحرٌ يسهل مستفعلن مستفعلن مستفعلن
8 الرمل

Әр-рамәл

فاعلاتن \ فاعلاتن \ فاعلاتن — U — — / — U — — / — U — — رمل الأبحر ترويه الثقات فاعلاتن فاعلاتن فاعلاتن
9 السريع

Әс-сари'

مستفعلن مستفعلن مفعولات — — U — / — — U — / — — — U بحرٌ سريع ماله ساحل مستفعلن مستفعلن فاعلن
10 المنسرح

Әл-монсарих

مستفعلن مفعولات مستفعلن — — U — / — — — U / — — U — منسرح فيه يضرب المثل مستفعلن مفعولات مفتعلن
11 الخفيف

Әл-хәфиф

فاعلاتن مستفعلن فاعلاتن — U — — / — — U — / — U — — يا خفيفاً خفّت به الحركات فاعلاتن مستفعلن فاعلاتن
12 المضارع

Әл-мозари'

مفاعيلن فاعلاتن مفاعيلن U — — — / — U — — / U — — — تعدّ المضارعات مفاعيلُ فاعلاتن
13 المقتضب

Әл-мокта́заб

مفعولات مستفعلن مستفعلن — — — U / — — U — / — — U — اقتضب كما سألوا مفعلات مفتعلن
14 المجتث

Әл-мөҗтасс

مستفعلن فاعلاتن فاعلاتن — — U — / — U — — / — U — — أن جثت الحركات مستفعلن فاعلاتن
15 المتقارب

Әл-мөтәкариб

فعولن \ فعولن \ فعولن U — — / U — — / U — — عن المتقارب قال الخليل فعولن فعولن فعولن فعول
16 المتدارك

Әл-мөтәдәрик

فاعلن \ فاعلن \ فاعلن \ فاعلن — U — / — U — / — U — / — U — حركات المحدث تنتقل فعلن فعلن فعلن فعل

Татар шигъриятендә үзгәртү

Татар шигъриятендә иң кулланган бәхер-үлчәмнәр булып рамәл белән һазәҗ һәм алардан кала өлешчә рәҗәз белән мөтәкариб санала. Афилләргә музыкаль басымнар хас. Алар рамәл бәхерендә беренче иҗеккә, һазәҗ бәхерендә икенче иҗеккә куела.

1. Рамәл бәхеренә мисал[9] (калын шрифт белән кыска иҗекләр күрсәтелгән, музыкаль басымнар ' белән күрсәтелгән):

И́ туган тел! | Һә́рвакытта | я́рдәмең бер=лә́н синең,

Ке́чкенәдән | а́ңлашылган | ша́тлыгым, кай=гы́м минем.

Габдулла Тукай, "И туган тел".

2. Һазәҗ бәхеренә мисал[10]:

Күзе́ңне йом, | кирә́кмәс, кыйл=ма тә́дбир,

Мөка́тдәрдә | язы́лган шуй=лә тә́къдир.

Мәҗит Гафури, «Тәкъдир”

Чыганаклар үзгәртү

  • Аруз // Словарь литературоведческих терминов / Ред.-сост.: Л. И. Тимофеев и С. В. Тураев. — М.: «Просвещение», 1974. — С. 22. — 509 с. — 300 000 экз.
  • Бакиров М.Х. Татарский фольклор: монография / Марсель Бакиров – Казань : Ихлас, 2012. – 399 с.; ISBN 978-5-904736-22-4.
  • Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007. - ISBN 5-85401-082-8.
  • Замалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011.
  • Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII–XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор: дәреслек / А.Х. Садыйкова, Р.Р.Хәйретдинова – Казан: КФУ, 2016.
  • Фролов Д. В. Классический арабский стих. М.: Наука, 1991.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Аруз dic.academic.ru
  2. An algorithm for the detection and analysis of arud(үле сылтама) dergipark.org.tr
  3. 3,0 3,1 3,2 Замалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. - С.134
  4. Фәттахов И.Ф. Әдәбият теориясе нигезләре. - Казан, 2014. - Б.124.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Замалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. - С.135
  6. Замалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. - С.136.
  7. Замалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. - С.137-138.
  8. 8,0 8,1 Замалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011. - С.146
  9. Дулат-Алеев В.Д. Татарская музыкальная литература / В.Д.Дулат-Алеев. - Казань, 2007, С.58.
  10. Замалиев А.М. Татарское стихосложение: типологические и национальные особенности: диссертация ... кандидата филологических наук: 10.01.02 / А.М. Замалиев. – Казань, 2011, С.141

Шулай ук карагыз үзгәртү