Гарри Каспаров

совет һәм Россия шахматчысы, шахмат буенча 13 нче дөнья чемпионы, шахмат әдәбиятчысы һәм сәясәтче

Га́рри Каспа́ров (рус. Га́рри Ки́мович Каспа́ров, 13 апрель 1963(1963-04-13)[1][2][3][…] (61 яшь), Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР[4]) Ка́спаров Га́рри Ки́мович (туган чактагы фамилиясе Вайнштейн; 1963 елның 13 апрелендә Азәрбайҗан ССР-ның башкаласы Бакыда туган) — совет һәм Россия шахматчысы, шахмат буенча 13 нче дөнья чемпионы, шахмат әдәбиятчысы һәм сәясәтче. Кайбер белгечләр Каспаровны тарихтагы иң бөек шахматчы дип саный[10][11]. Халыкара гроссмейстер (1980), СССР-ның атказанган спорт мастеры (1985), СССР чемпионы (1981, 1988), Россия чемпионы (2004). Бөтендөнья шахмат олимпиадасының сигез тапкыр җиңүчесе: дүрт тапкыр СССР командасы составында (1980, 1982, 1986, 1988) һәм дүрт тапкыр Россия командасы составында (1992, 1994, 1996, 2002). Ул — унбер шахмат «Оскар»ы (елның иң яхшы шахматчысына бирелүче приз) иясе. Каспаров, ике кыска өзеклек белән, 1985 елдан 2006 елга чаклы ялгызы ФИДЕ рейтингының башында була: 1993 елгы ФИДЕ карары белән 1994 елда рейтингтан төшереп калдырыла[12], ә 1996 елның гыйнварында Каспаров Владимир Крамник белән бер төрле рейтингка ия була[13]. 1999 елда Гарри Каспаров рекордлы рейтинг — 2851 балл җыя[14], һәм 13 ел ярым дәвамында[15], Магнус Карлсен яңа рекорд куйганга чаклы, Каспаров рекордчы була[16].

Гарри Каспаров
Туган телдә исем рус. Гарри Кимович Каспаров
Туган 13 апрель 1963(1963-04-13)[1][2][3][…] (61 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР[4]
Яшәгән урын Нью-Йорк
Мәскәү[5]
Макарска[d]
Ватандашлыгы  Россия[6][7][8]
 Хорватия[9]
Әлма-матер Азербайджанский университет языков[d]
Һөнәре шаһматчы, сәясәтче, язучы, журналист, тәнкыйтьче
Сәяси фирка Объединённый гражданский фронт[d], Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, Комитет 2008: Свободный выбор[d], Демократическая партия России[d], Русия оппозициясенең координация шурасы[d] һәм Солидарность[d]

 Гарри Каспаров Викиҗыентыкта

Каспаров, 1985 елда Анатолий Карповны җиңеп, дөнья чемпионы була. «Ике К»ның каршы торуы 1980 еллар уртасыннан башлап 1990 еллар башына чаклы дәвам итә, бу аралыкта Карпов һәм Каспаров дөнья чемпионы исеме өчен биш матч уйный. 1993 елда Каспаров һәм яңа дәгъвачы Найджел Шорт ФИДЕ-дән чыга һәм яңа оешма — Профессиональ шахмат ассоциациясе (ПША) эгидасы астында матч үткәрә. ФИДЕ Каспаровты титулыннан мәхрүм итә һәм 2006 елга чаклы дөнья чемпионы икәү була — ПША версиясе буенча һәм ФИДЕ версиясе буенча. 2000 елда дөнья беренчелегендә Каспаров Владимир Крамникка оттыра.

2005 елда ул, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнү максатында, шахмат карьерасын тәмамлавын игълан итә. Берничә оппозицион хәрәкәттә катнаша: Берләшкән гражданнар фронты рәисе, Бөтенрусия гражданнар конгресының рәистәшләренең берсе, Россия Федерациясенең Милли ассамблеясы депутаты була. 2008 елда «Теләктәшлек» Берләшкән демократик хәрәкәтенең федераль бюросын оештыручыларның берсе һәм аның әгъзасы була, әмма 2013 елда аның җитәкче органнарыннан китә. 2012 елның октябрендә Россия оппозициясенең координация советына сайлана. 2013 елның июнендә Россиядән китүе һәм халыкара мәйданда «Путин режимы»на каршы көрәшен дәвам итәчәге турында белдерә [17]. 2011 елдан Нью-Йорктагы «Кешы хокуклары фонды»ның (ингл. Human Rights Foundation) Халыкара советы җитәкчесе. 2014 елда ФИДЕ президентына намзәт була, әмма президент итеп Кирсан Илюмжинов сайлана.

Балачак үзгәртү

Гарри Каспаров 1963 елның 13 апрелендә Бакыда тыуа, атасы Ким Моисеевич Вайнштейн һөнәре буенча инженер-энергетик була, анасы Клара (Аида) Шагеновна Каспарова — инженер, автоматика һәм телемеханика буенча белгеч[18]. Каспаров — атасы ягыннан яһүди чыгышлы, анасы ягыннан — әрмән[19][20]. Гарриның дәү әтисе Моисей Рубинович Вайнштейн (1906—1963) билгеле Бакы композиторы һәм дирижёры, каланың берничә драма театрының музыкаль бүлеге мөдире була. Атасы ягыннан бөтен гаиләләре музыкаль: атасының энесе Леонид Моисеевич Вайнштейн — композитор [21], Азәрбайҗанның атказанган сәнгать хезмәткәре, дәү әнисе — урта мәктәптә музыка укытучысы. Ике туган абыйсы Тимур Вайнштейн — телепродюсер.

Каспаровның ата-анасы шахмат белән мавыга һәм гәҗиттә басылган шахмат мәсьәләләрен чишә. Гарри аларның баш ватканын һәрчак күзәтә һәм бер мәл чишелешне әйтә; бу чакта аңа биш яшь була. Моннан соң атасы Гаррины шахмат уйнарга [22][23] өйрәтә. Гарри җиде яшеннән Бакы Пионерлар сараенда даими шахмат дәресләре ала, аның беренче тренеры Олег Исаакович Приворотский  була. Шул яшендә Гарриның атасы лимфосаркома чиреннән [24] вафат була. Ире үлгәннән соң, Клара Шагеновна үзен тулысынча улының шахмат карьерасына багышлый. 1975 елда, Гаррига 12 ел булганда, Клара Каспарова улының фамилиясен  Вайнштейннан Каспаровҡа алмаштыра. Бу, СССР-да яшәп килгән антисемитизм[25] улының алга табагы шахмат карьерасына комачаулавы мөмкинлегеннән чыгып, туганнарының ризалыгы белән эшләнә. 1977 елда Гарри Каспаров ВЛКСМ сафына баса.

Шахмат карьерасы үзгәртү

Шахмат карьерасының башы, гроссмейстер исемен алуы  үзгәртү

 
Гарик Вайнштейнга  11 яшь (1974 ел)

Вильнюста узган үсмерләр ярышында ун яшьлек Гарри озак еллар буе тренеры булачак мастер Александр Никитин белән таныша. 1976 елга  тикле Никитин әледән-әле киңәшләр, консультацияләр һәм язма эшләр бирә, соңыннан алар команда булып даими эшли [26]. 1973 елның августында аның тәкъдиме белән Гарри дөнья экс-чемпионы Михаил Ботвинник мәктәбенә тикшерелергә  килә һәм кабул ителә. Ботвинник яшь шахматчының индивидуаль план буенча күнегеүенә, ә соңрак стипендия алып шөгыльләнүенә ирешә[25]. 1974 елда Мәскәүдә Пионер сарайлары турнирында (турнирда һәр Сарайның командасын гроссмейстер җитәкли һәм башка командаларга бер тапкыр уйнау сеансы бирә) Гарри  гроссмейстер Юрий Авербахты җиңә. Киләсе ел башында Гарри, үзеннән 6-7 яшькә өлкәнрәк дәгъвачыларга каршы көрәшә, илнең үсмерләр беренчелегендә катнаша[25]. Ленинградта Пионерлар  сарайларының яңа турнирында дөнья чемпионы Анатолий Карповка каршы уйнаганда, тиң позициягә ирешә, әмма  ялгыша һәм җиңелә[27]. Шул ук турнирда Виктор Корчнойга каршы сеанста гроссмейстерны тиң исәпкә мәҗбүр итә.

1976 елның башында, унике яшендә, Гарри Каспаров шахмат буенча үсмерләр арасындагы СССР чемпионатында, катнашучыларның күпчелеге аннан өлкәнрәк булуга карамастан, җиңү яулый. Моннан соң, Никитин Мәскәүдә яшәгәнлектән, Бакыда яшәгән Александр Шакаров Каспаровның даими тренеры була[27]. Шул ук елда спорткомитет таләбе буенча,  тренерлар моңа каршы булса да, Каспаров кадетлар (18 яшькә тиклемге үсмерләр) арасында үткәрелгән дөнья чемпионатына бара, һәм өченче урынны бүлешә [28]. 1977 елның  башында Каспаров янә үсмерләр арасында ил беренчелегендә җиңә, бу юлы 9-дан 8½ нәтиҗәсе белән. Яшь чикләве 17-гә төшерелгән кадетлар арасындагы дөнья чемпионатында Каспаров өченче урынны ала. Соңгы өч турга тикле ул булачак җиңүче Йоун Арнасон белән беренче урынны бүлешә, әмма талчыгудан калган партияләрне тиң исәпкәтәмамлый[28].

1978 елның гыйнварында Минскта Сокольский мемориалында җиңә һәм шахмат буенча спорт мастеры исемен ала. Мастер нормасын ул ярыш тәмамлануга биш тур калганда ук үти, ә соңгы турда Анатолий Лутиковты җиңә — бу Каспаровның гроссмейстер белән беренче турнир  очрашуы була[29].

Унбиш яшендә Каспаров Ботвинникның ассистенты була. Июльдә Даугавпилстагы сайлап алу турнирында беренче урынны ала һәм СССР чемпионатының финалында тәүләп уйнау хокукын яулый. Ел азагында финал уздырыла, Каспаров 17 партиядә 50 % җыя һәм бу киләсе елда сайлап алуны үтеп тормау мөмкинлеген бирә. 1979 елның апрель аенда Каспаров Баня-Лука каласында (Югославия) турнирда катнаша. Ботвинник таләбе буенча[30][31], рейтингы да булмаган уналты яшьлек мастер уналты катнашучының ундүрте гроссмейстер дәрәҗәсендә булган турнирга үтә[32]. Нәтиҗәдә Каспаров, бар кешене шаккаттырып, бер партиядә да җиңелмичә, беренче урынны яулый һәм ике турда гомуми җиңүне тәэмин итә. Смейкал һәм Андерссон 2 очкога калыша, ә Петросян — 2½ очкога. Баня-Лукада Каспаров беренче гроссмейстер балын ала[33]. Тәүге тапкыр халыкара рейтинг алып, Каспаров рейтинг исемлегендә унбишенче урынга эләгә[34].

Бакыга кайткач, Каспаровны абруйлы сәясәтче, Азәрбайҗан Компартиясе Үзәк Комитеты сәркатибе һәм КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзалыгына кандидат Гейдар Алиев кабул итә. Шул вакыттан башлап, Алиев Каспаровны канат астына ала[35]. 1979 ел азагына 47 нче СССР чемпионатында Каспаров өч җиңү белән башлый. Соңрак күрсәткечләр түбәнәюгә китә (алты тиң исәп, бер җиңү һәм өч җиңелү), әмма көчле финиш 17 очкодан 10 очко белән 3—4 урыннарны яулау мөмкинлеген бирә. Турнирда ветеран Ефим Петрович Геллер җиңә[36].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://www.imdb.com/name/nm0440716/bio
  2. 2,0 2,1 filmportal.de — 2005.
  3. 3,0 3,1 Брокгауз энциклопедиясе
  4. 4,0 4,1 4,2 BNE authority file
  5. https://www.newyorker.com/magazine/2007/10/01/the-tsars-opponent
  6. What's Bad for Putin Is Best for Russians // The New York Times / J. KahnManhattan, NYC: New York Times Company, A. G. Sulzberger, 2006. — ISSN 0362-4331; 1553-8095; 1542-667X
  7. Police and Protesters Clash in St. Petersburg // The New York Times / J. KahnManhattan, NYC: New York Times Company, A. G. Sulzberger, 2007. — ISSN 0362-4331; 1553-8095; 1542-667X
  8. SELIBR — 2013.
  9. Gari Kasparov dobio hrvatsko državljanstvo // Večernji listStyria Media Group AG, 2014. — ISSN 0350-5006; 1333-9222
  10. Barden, L. (19 января 2008). Obituary: Bobby Fischer. Guardian. әлеге чыганактан 2011-08-11 архивланды. 2010-12-13 тикшерелгән.
  11. Рохер, Ф. (12 марта 2005). Каспаров: король уходит со сцены. BBC. әлеге чыганактан 2011-08-11 архивланды. 2010-12-13 тикшерелгән.
  12. FIDE Rating List :: July 1993, FIDE Rating List :: January 1994, FIDE Rating List :: July 1994, FIDE Rating List :: January 1995.
  13. FIDE Rating List :: January 1996
  14. Каспаров — 2851. Спорт-Экспресс (27 мая 1999). әлеге чыганактан 2011-08-11 архивланды. 2010-12-11 тикшерелгән.
  15. FIDE Rating List :: July 1999
  16. Доспехов, А. (12 декабря 2012). Магнус Карлсен наиграл на рекорд. Коммерсантъ. әлеге чыганактан 2012-12-15 архивланды. 2012-12-12 тикшерелгән.
  17. Каспаров, Г. (7 июня 2013). Я хочу прояснить ситуацию. Каспаров.ыру. 2014-01-10 тикшерелгән.
  18. Биография. каспаров.ру. әлеге чыганактан 2011-08-11 архивланды. 2011-02-21 тикшерелгән.
  19. Garry Kasparov, Encyclopaedia Britannica.
  20. Спросите Каспарова. Газета.ру. әлеге чыганактан 2012-03-27 архивланды. 2011-02-21 тикшерелгән.
  21. Гарри Каспаров Лентапедия сәхифәсендә
  22. Е. Гик Гарри — вундеркинд и гений игры // «Наука и жизнь» № 9, 2005
  23. Каспаров, Г. К. . — ISBN 5-278-00297-2.
  24. Каспаров, Г. К. . — ISBN 5-278-00297-2.
  25. 25,0 25,1 25,2 Калып:Мәҡәлә
  26. Линдер И. М., Линдер Ватан. И. Гарри Каспаров. Жизнь и игра. С. 323—441.
  27. 27,0 27,1 Гарри — вундеркинд и гений игры (продолж.) // «Наука и жизнь» № 10, 2005
  28. 28,0 28,1 Калып:Мәҡәлә
  29. Линдер И. М., Линдер Ватан. И. Гарри Каспаров. Жизнь и игра. С. 323—324
  30. Innes, Phil. Chessville Plays 20 Questions with GM András Adorján. chessville.com. әлеге чыганактан 2011-08-11 архивланды. 2010-11-23 тикшерелгән.
  31. Калып:Мәҡәлә
  32. Линдер И. М., Линдер Ватан. И. Гарри Каспаров. Жизнь и игра. С. 100—103
  33. Линдер И. М., Линдер Ватан. И. Гарри Каспаров. Жизнь и игра. С. 100—103.
  34. Никитин, А. С. {{{башлык}}} // 64 — Шахматное обозрение. — № 12. — С. 30—31.
  35. Асриян, В. (2010). От Макогонова до Каспарова. ChessPro. әлеге чыганактан 2011-08-11 архивланды. 2010-11-23 тикшерелгән.
  36. Линдер И. М., Линдер Ватан. И. Гарри Каспаров. Жизнь и игра. С. 328—329.