Гариф Гомәр — татар матбугатын һәм башкорт әдәбиятын үстерүгә гаять зур хезмәт салган шәхес.

Гариф Гомәр
Туган телдә исем Гариф Мортаза улы Гомәров
Туган 10 декабрь 1891(1891-12-10)
Россия империясе, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Кыргыз-Миякә
Үлгән 18 август 1974(1974-08-18) (82 яшь)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре шагыйрь

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Инкыйлабка кадәр үзгәртү

Гариф Гомәр 1891 елның 10 декабрендә Бәләбәй өязенең Кыргыз-Миякә авылында (хәзерге Миякә районы үзәге) фәкыйрь крестьян гаиләсендә туган. Шундагы мәдрәсәдә 18 яшькәчә гыйлем эстәп, Ырынбурның «Хөсәения» мәдрәсәсенә барып керә. Укыту программаларын яңартуны таләп иткән забастовкада катнашкан өчен 1909 елда үзе кебек 50 шәкерт белән бергә аны мәдрәсәдән куып чыгаралар. Шәһәрләрдә һәм казакъ далаларында 6-7 ай бәхет эзләп йөргәннән соң Кыргыз-Миякәгә кайтып, 1910-15 елларда яңа типтагы мәктәптә уку, язу, хисап, җыр дәресләре алып бара. Шуннан империалистик сугышка алына.

Инкыйлабтан соң үзгәртү

Гариф Гомәрне 1919 елның апрелендә 5нче әрменең агитаторы итеп тәгаенлиләр. Шушы буталчык дәвердә үз-үзенә сорау биреп, «Мин җырлыйм» дигән беренче шигырен яза да, матбугатта бастырырга теләп, Уфага килә, “Кызыл юл” гәзите редакциясен эзләп таба. Гәзит мөхәррире Гыйбадулла Алпаров белән икәү төзәтеп, бастырып чыгаралар.

1920 елның февралендә Бәләбәйдә Гарифны партия өлкә комитеты вәкиле Зыя Насыйров очратып, безгә гәзиттә эшләргә кеше кирәк, дип, Уфага алып китә. Шул ук “Кызыл юл”га. “Безне каршы алган миңа инде таныш мөхәррир кулыма кәгазь-каләм бирде дә урысча берничә хәбәрне татарчага тәрҗемә итәргә кушты, — дип хәтерләде соңыннан әдип. — Эшләдем. Шуннан бу: “Хәзер бирегә ничек килүегез турында языгыз”, — диде. Мин ничек итеп чанада кышкы салкында озын юл үтүебезне тасвирлый башладым. Ул карап тора, мин язам. Аннары, кулын иңбашыма салып: “Җитәр, әнә сиңа эш урыны, бүгеннән син — җаваплы секретарь”, — диде. Шулай мин журналист булып киттем”.

Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш белән бер коллективта эшләве Гарифның үсә баручы иҗатына уңай йогынты ясый. Матбугатта әледән-әле көн кадагына суккан ачы телле мәкаләләре, патриотик рухта язылган шигырьләре басыла башлый. 1922 елда республиканың башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчүе нәтиҗәсендә яңа сулыш алып көчәйгән «Башкортстан» гәзитендә җиң сызганып хезмәт сала. Ә инде 1924 елда бу басма икегә бүленгәч, аның Яңа авыл дип аталганында төпкә җигелә. Гәзит «Коммуна» дип аталган чакта җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара.

1925 елның сентябрендә «Яңа авыл» гәзите эчендә чыга башлаган «Яңа авыл сәнәге» (ә арытаба «Сәнәк»кә әйләнеп, хәзер «Һәнәк», «Вилы») журналы оештырылганнан алып, аның авторы, күп еллар буе мөхәрририят әгъзасы һәм мөхәррире Гариф Гомәр була. Үзенең көчен сатираның барлык жанрларында да сынап карый. Унике елда (1925-1937) “Сәнәк”тә аның иллегә якын фельетоны, байтак сатирик һәм юмористик хикәясе, шигырьләре “Г. Шут”, “Г. Юлай”, “Демьян Шәркый” һәм башка псевдонимнар белән дөнья күрә.

1925 елда яшь авторның шигырьләрен һәм хикәяләрен туплаган, Д.Юлтый тарафыннан язылган сүз башы белән татар телендә «Кызыл учмалар» дигән китабы чыга. Анда авторның шигырьләре, поэмалары һәм хикәяләре тупланган. Аның барлык иҗаты тормышны күзәтә белүен һәм аның халык тормышы белән тирән кызыксынуын, тыгыз бәйләнештә яшәвен билгели. Бу җәһәттән ул үзе дә: “Минем язганның һәрберсе диярлек үзем күргән, белгән, кичергән тормыштан”, — дип әйтергә яраткан. Әмма 1977 елда Уфада Башкортстан китап нәшриятында чыккан «Писатели Советской Башкирии» дигән библиографик белешмәдә (төзүчесе М.Гайнуллин, Г.Хөсәенев) бу китап башкорт телендә язылган итеп күрсәтелә. Шуны ук «Бер галстукның тарихы» (1928), «Көлке хикәяләр» (1929) кебек китаплар турында да әйтергә кирәк.[1]

Гариф Гомәр 1932-33 елларда “Крокодил” журналының Башкортстан буенча үз хәбәрчесе була. 1934 елда Башкортстан китап нәшриятына эшкә алына, күп еллар буе марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләрен башкорт теленә тәрҗемәче, мөхәррир, балалар әдәбияты редакциясе мөдире булып эшли. Мәскәүдә СССР язучыларының беренче съездында Башкортстанның 7 язучысы исәбеннән Миякә районында туган Гариф Гомәр белән Төхфәт Янәби катнашалар.

Сугыш вакытында үзгәртү

Сугыш чорында Гариф абзыебыз филармониядә әдәби бүлек мөдире вазыйфасын башкара. 1943 елда ВКП(б) өлкә комитеты аңа урман эшчеләре өчен күптиражлы “Лес — фронту” гәзите оештыруны йөкләтә. Тагын бер елдан ул сал агызучылар өчен шундый ук “Сплавщик” гәзите чыгаруны оештыра, аның мөхәррире була. Бу гәзитләр битләрендә байтак кына хикәяләр, әдәби очерклар, кызыклы фельетоннар бастыра. “Әти янында мин дә әдәби хезмәткәр булып эшләп йөрдем, — ди аның кызы Дилбәр апа. — Агыйдел буйлап салда агып төшеп, пристаньнәрдә туктала һәм, материаллар туплап, әзерләнгән гәзитләрне шунда ук тарата идек”. Сал агызучыларның фидакяр хезмәтендә турыдан-туры катнашуының бер нәтиҗәсе булып, соңрак “Дулкын өстендәге шәһәр” повесте укучыларның тирән ихтирамын яулый. Ул — башкорт әдәбиятында Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл һәм фронтның фидакяр хезмәтен чагыштыручы әсәрләр арасында күренеклеләрнең берсе. Сугыштан соң иҗат белән генә шөгыльләнгән әдип проза, шигърият, драматургия, тәрҗемә өлкәсендә зур уңышларга ирешә.

“Тупсадан түргә” автобиографик повесте белән Гариф Гомәр башкорт әдәбиятына тагын бер яңалык алып килә. Зур күләмле мемуарлар язуда бу повестьны тәүге тәҗрибә дип әйтергә ярый. 1950 елда “Тупсадан түргә”нең икенче китабы — “Җаңыл” дигән өлеше басылып чыга. Озын иҗади гомер кичергән әдип “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, аңа “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә.

Гариф Гомәр 1974 елның 18 августында вафат була. Кабере Уфаның татар зиратында.

Әдип мирасы үзгәртү

1975 елда Башкортстан Язучылар берлеге аның иҗади мирасы буенча комиссия төзи. Аңа Гайсә Хөсәенов (рәис), әгъзалары — Миякәдә туып-үскән язучылар Азат Магазов белән Айдар Хәлим һәм мәрхүмнең хатыны Кәфия апа керә. Комиссия бер-ике ай эчендә әдипнең барлык архивын, хатларын, караламаларын һәм башкаларны җыйнап, Тарих, тел һәм әдәбият институтына тапшыра.

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Галимуллин Ф.Г., «Телләребез бер, күңелләребез бер (Башкорт каләмдәшләребез белән элемтәләр) // Табигыйлеккә хилафлык. Казан:ТКН, 2004. 228- битләр.