Гарифулла Гайнуллин

Гарифулла Гайнулла улы Гайнуллин (1894 елның 24 марты6 апреле 1984) - татар дин әһеле, Казанның соңгы ишаны дип санала.

Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
 СССР
Туу датасы 24 март 1894(1894-03-24)
Туу урыны Аксу, Буа өязе, Сембер губернасы, Россия империясе
Үлем датасы 6 апрель 1984(1984-04-06) (90 яшь)
Үлем урыны Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Җирләнгән урыны Яңа бистә зираты
Һөнәр төре илаһиятче

Биографиясе үзгәртү

1894 елның 24 мартында Сембер губернасының Буа өязенә кергән Аксу авылында крестьян гаиләсендә туган. Дини мәктәптә укыган[1].

1914 елда Донбасска эшкә китә, бер елдан, сугыш бару сәбәпле, армиягә алынган. Варшава астында сугыш вакытында авыр яралана, 1917 елда туган ягына кайткан. 1918 елда Кызыл Армиягә алынган. 1919 ел башында, Деникин гаскәрләре белән сугыш вакытында авыр яралана һәм әсирлеккә эләккән. 1920 елның гыйнварында кызыллардан азат ителә һәм телефончы булып хезмәт иткән. 1921 елда Аксуга кайта, демобилизациядән соң өйләнгән[1].

1930 елда Мәскәү өлкәсенә акча эшләргә китә, анда төзелештә эшлгән. 1933 елда кире кайткан. 1934 елда Ташкентка күчеп килгән. Бер елдан соң тагын бер кат Махачкалага күчкән. Анда хатыны Зәйнулла Рәсүлевның туганы, Баязид Хәйруллин белән якынлашкан. Ул аны тарикатка[1] багышлаган.

1937 елда Аксуга кайта, колхозда эшлгән. 1942 елда армиягә алына, Сталинград оборонасында катнашкан. Авыр яраланганнан соң инвалидлык буенча комиссиягә җибәрелгән. Аннан туган авылына кайткан, шунда эшләгән. 1951 елда Казанга күчеп килгән. Анда ислам динен өйрәткән, тыныч кына да, яңгыравыклы да төркем зикрлары уздырган. Шулай ук табиблык (ошкеру)[1] белән шөгыльләнгән.

1957 елда СССРда хаҗ кылган аз санлы мөселманнарның берсе булган[1].

1984 елның 6 апрелендә вафат булган. Яңа Татар зиратында җирләнгән. Аның варисы-Буада яшәүче Камил Бикмөхәммәтов[1] (1922-2000).

2015 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан «Гарифулла хәзрәт Гайнуллин — соңгы Казан ишаны»[2] китабы чыгарылган.

Шәхси тормышы үзгәртү

1921 елда авылдашы Нурмөхәммәтова Разия Нурмөхәммәт кызына өйләнә. Аларның 13 баласы булган, аларның бер өлеше иртә яшендә үлгән[1].

Искәрмәләр үзгәртү