Галәм тавышы яки галәм радио тавышы - ул Җир атмосферасыннан тыш килеп чыккан очраклы тавыш. Аны радиоалгычларда детектларга һәм ишетергә була. Галәм тавышы хасиятләре термаль тавышныкына охшаш. Галәм тавышын якынча 15МГц тан югарырак ешлыкларда тоталар, юнәлешле антенналар Кояшка яки күкнең билгеле төбәкләренә, мәсьәлән, Киек Казлар Юлының үзәгенә юнәлтерелгәндә. Квазарлар кебек күк объектлары, Җирдән ерак яткан супер тыгыз объектлар радио дулкыннарны да кертеп бөтен спектрда электромагнит дулкыннарын нурландыралар. Без шулай ук алгычта метеоритның төшүен ишетә алабыз; төшә торган объект Җир атмосферасы белән ышкынудан яна, тирәдәге газларны ионлаштыра һәм радио дулкыннар хасил итә. Бу ачыш өчен соңрак Нобель Премиясен откан Роберт Вудроу Вильсон һәм Арно Пенциас тышкы галәмнән Космик микродулкын фон нурланышын ачканнар. Космик микродулкын фон нурланыш Зур Шартлауның калдыгы булган дип фараз ителә, ул барлык диярлек галәмгә бөтен күк сферасы буенча гомоген рәвештә үтеп керә. Галәм тавышының ешлыклар диапазоны киң, гәрчә пигы микродулкын диапазонына туры килә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү