Галәм аланы яки космодром (юнанча космос һәм δρόμος - "йөгерү өчен урын") — галәми аппаратны Галәмгә җибәрү өчен корылмалар комплексы урнаштыру урыны.

Протон ракетасын Байкоңгыр галәм аланыннан җибәрү

Атамасы һава аланы (аэродром) белән аналогия буенча бирелгән. Гадәттә галәм аланнары зур мәйданны били һәм эре шәһәрдән ерак урнашкан, чөнки очканда ташланган ракета баскычлары торак пунктларга зыян китерә ала.

Галәм аланы иң уңайлы урнаштыру урыны - экваторда, шул очракта Җирнең әйләнү энергиясен тулырак кулланып була. Экватордан җибәрелгән йөртүче ракета 10% ягулыгын экономияли, шуңа күрә орбитага зуррак файдалы йөк китерә ала.

Экваторда ракеталарны җибәрерлек илләр аз булганга күрә диңгездәге галәм аланы проектлары барлыкка килгән.

2012 елда төрле галәм аланнарыннан җибәрелгән йөртүче ракеталар саны:

Гамәлдәге галәм аланнары харитасы

Сылтамалар үзгәртү