Галәми бушлык, галактик бушлык яки войд (инглизчә void — бушлык) - галактик җепләр арасында галактикалар һәм тупланышлар булмаган фәза.

1 млрд яктылык елы (307 Мпарсек) кысаларында Галәмдә галактик тупланышлар җепләрне һәм галәми бушлыкларны төзиләр
Галәмдә матдәнең бүленеше (эре кубта): зәңгәр җепләр матдәгә (күбесе кара матдәгә) туры килә, буш өлкәләр галәми бушлыкларга туры килә
Галәмнең зур масштаблы структурасы - галактик җепләр һәм галәми бушлыклар хасил булуын күрсәтүче модель

Иң эре галәми бушлыклар супервойд дип атала.

1977 елда АКШ һәм ССРБ астрономнары беренче войдларны ача.

Тасвир үзгәртү

Войдлар - Галәмнең күпчелек өлешен биләгән иң эре күренеш. Войдның күренмә матдә тыгызлыгы Галәмнең күренмә матдә уртача тыгызлыгыннан ким.

Зур масштаблы структураның төп элементы булып войдлар галактик җепләр белән чикләнә.

Войдлар уртача зурлыгы 40 мегапарсек ( ≈ 130 млн яктылык елы), ә супервойдлар диаметры 100 Мпарсек тәшкил итә.

Иң зур табылган "Иң эре войд"ның диаметры 300-400 Мпарсек тәшкил итә.

Войдларда кара матдә һәм протогалактик болытлар булырга мөмкин. 2014 елда Пенсильвания астрономнары войдларда яктылык таралу юнәлешләре кәкрәюен тапканнар, бу күренешне кара матдә тәэсир итүе белән аңлатырга мөмкин.

Мөмкин аңлатма үзгәртү

Матдәнең тыгызлык тайпылышлары гравитацион үзгәрүчәнлеге - Джинс тотрыксызлыгы сәбәпле галәми бушлыклар хасил булган.

Әлеге тыгызлык тайпылышлары Галәмнең иң башлангыч дәверендә булган инде һәм кайнар Зур Шартлау теориясендә бу тайпылышлар башлангыч шартлар буларак карала, ягъни иртәрәк хәсил булган.

Инфляцион теория тыгызлык тайпылышларының барлыкка килүен, димәк галәми бушлыкларның хасил булуын яхшы аңлата: башлангыч скаляр кырның квант флуктуацияләре тайпылышларына китергән һәм инфляция - бик тиз киңәю чорында алар гаять зур арткан.

Әдәбият үзгәртү