Галләм Саттаров

Галләм Саттаров
Туган 27 июль 1894(1894-07-27)
Юртыш, Кавал вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, / Россия империясе
Үлгән 16 ноябрь 1986(1986-11-16) (92 яшь)
Уфа, БАССР, РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы
ССРБ ССРБ

Биографиясе үзгәртү

Галләм Саттаров 1894 елның 27 июлендә дөньга килә. 1903-1906 елларда авыл мәдрәсәсендә белем ала.

1913 елдан башлап, төрле һәвәскәр теартларда катнаша. Оренбургта Кудашев – Ашказарский оештырган труппада, аннан соң “Сәйяр” һәм “Фаҗига вәмөсәккин ислямия” труппаларында эшли. 1917 елда ул инде профессиональ театр актеры. 20 еллар башында Петроград татар театрында, Уфада татар-башкорт һәм Ленсовет исемендәге Мәскәү театрында эшли. Мәскәүдә театр сәнгате техникумында уку елларында (1924-27 еллар) Газиз Айдарский оештырган “Эшчеләр театры”нда аеруча уңышлы иҗат итә. Труппада шул елларда ук тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән күренекле артистлар Сара Садыйкова, Асия Измайлова, Мәкәрим Мәһдиев, Рәфгать Фәйзи, Галләм Саттаров һәм башкалар була. “Эшчеләр театры” Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү өлкәсе шәһәрләрендә, Донбасс һәм Идел, Урал сәхнәләрендә зур иҗади уңышларга ирешә.

Узган гасырның 24 елында бер төркем татар театр артистлары Донбасска гастроль белән киләләр. Донбасс шахталарына бәхет эзләп килгән татарлар күп булган ул вакытларда. Революция шаукымы тематикасына язылган пьесаларны сәхнәләштерү ул елларда популяр була.

Галләм Саттаров 1929 елда Уфага килә. Ул Башкортстанда һәм Россиядә милли театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе. Уфада Мәҗит Гафури театрында ул актер, режиссер булып 35 ел иҗат итә. 1930-32 елларда театр директоры хезмәтен дә үти. Шулай ук 1929-53 елларда Башкорт театр сәнгате техникумында укыта. Аның укучылары арасында атаклы актерлар – Гата Арсланов, Фәтхелислам Гәләүтлинов, Зәкия Арсланова, Г. Камал театрында иҗат итеп, “СССРның халык артисты” исемен алган Габдулла Шамуков һәм башка бик күп сәхнә осталары.

Галләм Саттаров 1938 елдан бирле Театр эшлеклеләре союзы әгъзасы, 50 елларда Бөтенроссия театр оешмасының Башкортстан бүлеген җитәкли. Аның иҗаты күпкырлы. Югарыда әйтеп узылганча, ул – актер, режиссер, педагог, театр эшлеклесе. Галләм Саттаров төрле жанрдагы образларда 500 дән артык рольдә уйнаган. Ул иҗат иткән образлар рус классикасы, чит илләр һәм милли театр сәнгате үрнәкләрен тәшкил итә.

Театр сәнгәтендә зур казанышларга ирешкәне өчен Галләм Саттаровка 1943 елда “Башкортстанның атказанган артисты” исеме бирелә, 1955 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.Башкортстанда Галләм Саттаров тууына 110,120 еллыкларын бик зурлап үткәрелә.

Иҗади тормышын Санкт-Петербургта башлаган Галләм Саттаров тормышының соңгы елларын, Уфадан Санкт-Петербургка күчеп, шунда яшәп, 1986 елның 16 ноябрендә 94 яшендә вафат була

Чыганаклар үзгәртү