Галләарал (үзб. Gʻallaorol, Ғаллаорол, рус. Галляарал) — Үзбәкстанның Җиззәх өлкәсендә урнашкан шәһәр. Галләарал районының мәркәзе.

Галләарал
Дәүләт  Үзбәкстан
Нәрсәнең башкаласы Галләарал районы
Административ-территориаль берәмлек Галләарал районы
Сәгать поясы UTC+05:00
Халык саны 16 623 (1989)[1]
Карта

Шәһәрдә Галләарал тимер юл станциясе урнашкан (ҖиззәхСәмәрканд юлында). Асфальтбетон һәм шәраб заводлары бар.

Тарих үзгәртү

1932 елның 3 ноябрендә Галлә-Арал районының мәркәзе Яңы-Курган кышлагына Галлә-Арал кышлагы исемен куштылар[2].

Галлә-Арал (غله‌ آرال) исеме «ашлык утравы»[3] мәгънәсен ия.

Шәһәр статусын 1973 елдан башлап йөртә.

Халык үзгәртү

Халык саны
1959[4]1970[5]1979[6]1989[1]
3908729110 22116 623

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 СССР җанисәбе (1989)
  2. О переименовании одноимённых районов, центров и почтово-телеграфных учреждений на территории УССР, УзССР, ТуркССР и ТаджССР (07.03.1933) 2021 елның 19 декабрь көнендә архивланган. (рус.)
  3. Галлә — ашлык, бөртекле ашлык, иген уңышы. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.
  4. СССР җанисәбе (1959)
  5. СССР җанисәбе (1970)
  6. ССҖБ җанисәбе (1979)