ЦинкГаллий / Gallium (Ga) Германий
Атом номеры 31
Матдәнең тышкы күренеше
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
69,723 (1) а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы пм
Ион радиусы пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 5,91 г/см³
Моляр җылы сыешлыгы Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек Вт/(м·K)
Эрү температурасы K
Эрү җылылыгы 29,8 кДж/моль
Кайнау температурасы 2403 K
Парга әйләнү җылылыгы кДж/моль
Моляр күләм см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше
Рәшәткә параметрлары Å
Дебай температурасы K

Галлий (лат. Gallium, Ga) — Менделеевның периодик таблицасының 4 период, 13 төркем элементы. Тәртип номеры - 31. Атом номеры 31. Гади матдә галлий — йомшак уалучан металл, көмөшсу-ак (башка мәглүматлар буенча ачык-соры) төс белән зәңгәрсу төстә.

Символы үзгәртү

Галлий элементының символы — Ga (Галлий дип укыла).

Тарихы үзгәртү

Галлийның барлыгы Д. И. Менделеев тарафыннан фәнни яктан фаразланган булган. 1869 елда химик элементларның периодик системасын төзегәндә, ул үзе ачкан периодик законга нигезләнеп, өченче төркемдә билгесез элементлар — алюминий һәм кремний аналогларына (экааллюминий һәм экасицилий) вакантлы урын калдырган була.[1]

Атап әйткәндә, 1870 елдың 11 декабрендә (иске стиль буенча 29 ноябрьдә) чыккан мәкаләдә Менделеев экааллюминий атом авырлыгы — 68-гә, чагыштырма авырлыгы 6 г/см3якын. Металл торышында металл җиңел эриячәк, дип күрсәтә[2].Бераздан галлий француз химигы Эмиль Лекок де Буабодран тарафыннан ачыла, гади матдә рәвешендә бүлеп алына һәм өйрәнелә.

Менделеев басылып чыккан докладтан яңа элементның тасвирламасының элегрәк ул тасвирлаган экаалюминийга туры килүен ачыклый. Бу хакта ул Лекок де Буабодранга хат юллаган, ул яңа металлның чын тыгызлыгы 4,7 г/см<sup>3</sup> түгел, 5,9—6,0 булырга тиеш дип белдергән. Тикшерү Менделеевның хаклыгын күрсәтә.

Исеменең килеп сыгышы үзгәртү

Поль Эмиль Лекок де Буабодран элементны үзенең Ватаны Франция хөрмәтенә латин атамасына ярашлы— Галлия (Gallia)[3] дип атый. Элементның Франция хөрмәтенә, аның исеме Римдагыча аталуы турында хәбәр халыкта зур куаныч уята.

Табигатьтә үзгәртү

Галлийның Җир кабыгында уртача нисбәте −19 г/т. Галлий — ике геохимик табигатькә ия булган типик элемент. Аның төп токым барлыкка китерүче элементлары (Al, Fe һ.б.) белән кристаллохимия үзенчәлекләре якын булу һәм алар белән изоморфизм мөмкинлеге киң булу сәбәпле, кларкының ярыйсы зурлыгына карамастан, зур тупланулар барлыкка китерми. Түбәндәге минералларда галлий күп очрый:сфалерит (0—0,1 %), магнетит (0—0,003 %), касситерит (0—0,005 %), гранат (0—0,003 %), берилл (0—0,003 %), турмалин (0—0,01 %), сподумен (0,001—0,07 %), флогопит (0,001—0,005 %), биотит (0—0,1 %), мусковит (0—0,01 %), серицит (0—0,005 %), лепидолит (0,001—0,03 %), хлорит (0—0,001 %), кыр шпатлары (0—0,01 %), нефелин (0—0,1 %), гекманит (0,01—0,07 %), натролит (0—0,1 %). Диңгез суында галлий концентрациясе 3×10−5 мг/л[4].

Ятмалары үзгәртү

Галлий ятмалары Көньяк-Көнбатыш Африкада, Рәсәйдә, БДБ илләрендә билгеле.

Әдәбият үзгәртү

  • Галлий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 5-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Шека И. А, Чаус И. С, Мнтюрева Т. Т. Галлий. К., 1963;
  • еремин Н. И. Галлий. М., 1964;
  • Рустамов П. Г. Халькогениды галлия. Баку, 1967;
  • Дымов А. М., Савостин А. П. Аналитическая химия галлия. М., 1968;
  • Иванова Р. В. Химия и технология галлия. М., 1973;
  • Коган Б. И., Вершковская О. В., Славиковская И. М. Галлий. Геология, применение, экономика. М., 1973;
  • Яценко С. П. Галлий. Взаимодействие с металлами. М., 1974;
  • Процессы экстракции и сорбции в химической технологии галлия. Алма-Ата, 1985;
  • Химия и технология редких и рассеянных элементов. Под ред. К. А. Большакова, 2 изд., т. 1, М., 1976, с. 223—244;
  • Федоров П. И., Мохосоев М. В.. Алексеев Ф. П. Химия галлия, индия и таллия. Новосиб., 1977.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. К. А. Гемпел. Справочник по редким металлам. — Рипол Классик, 2013. — 935 с. — ISBN 9785458283069.
  2. Менделеев Д. И. {{{башлык}}} // Журнал Русского химического общества. — Т. III. — С. 25—56. Архивировано из первоисточника 17 март 2014.
  3. Тамара Аросева. . — ISBN 9785457841086.
  4. J.P. Riley and Skirrow G. Chemical Oceanography V. I, 1965