Галимҗан Гыйрфан улы Таган (Таһан, Таганов) (1 гыйнвар, 1892, Тәңрекүл, Оренбург губернасы - 29 июнь 1948, Гамбург) — этнограф, икътисад фәннәре докторы, тюркология докторы, сәясәтче, башкорт милли хәрәкәтендә актив катнашучы.

Галимҗан Таган
Туган 1 гыйнвар 1892(1892-01-01)
Тәңрекүл[d], Чиләбе өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 29 июнь 1948(1948-06-29) (56 яшь)
Һамбург, Бизония[d], Германия в 1945—1949 годах[d], Алмания
Күмү урыны Ольсдорф зираты[d]
Әлма-матер Дебрецен университеты[d]
Һөнәре икътисадчы
Эш бирүче Этнографический музей[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

 Галимҗан Таган Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Галимҗан Таһан (Таганов) 1892 елның 1 гыйнварында Оренбург губернасы Чиләбе өязе Катай волостеның Тәңрекүл (Курмаш) авылында, хәзер Курган өлкәсенең Әлмән районы Тәңрекүл авыл советының административ үзәге — Тәңрекүл авылында туа.

Хәлле әти-әниләрнең улы Галимьян Таһан башта мәктәптә, аннары рус-башкорт мәктәбендә һәм укытучылар семинариясендә белем ала. Семинарны тәмамлап, ул Беренче бөтендөнья сугышына кадәр мәктәптә рус теле укытучысы булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Галимҗан Таһан патша армиясе офицеры була. 1917 елда ул башкорт милли хәрәкәтенә кушыла, 1918 елдан бишенче, соңрак оченче башкорт укчылар полклары белән идаә итә, башкорт хүкүмәте хәрби бүлеге каршындагы Башкорт хәрби шуросы (совет) әгъзасы була.

Аннан соң эмиграции — тәмамлый агротехник университетында Дебрецен (Венгрия). Беренче бөтендөнья сугышына кадәр мәктәптә рус теле укытучысы булып эшли.

1914 елда Галимҗан Таһан прапорщиклар әзерләү буенча Тифлис мәктәбен тәмамлый һәм 1917 елга кадәр прапорщик чинында Беренче бөтендөнья сугышы фронтларында сугыша. 1917 елда Таһан башкорт милли хәрәкәтенә кушыла,башкорт гаскәрләрен һәм башкорт автономиясен оештыручыларның берсе була.

1920 елның ноябрендә капитан Галимҗан Таган отрядлары белән ике мең ак гвардияче Маньчжуриягә китә. Маньчжуриядән Таган Япониягә эмиграцияләгән. 1921 елның февралендә ун башкорт һәм татар офицеры Токиога килә. Аннан Венгриягә күченә.

1927 елдан 1943 елга кадәр Венгрия этнографиясенә нигез салучы Яноша Янокның «Этнография хәбәрләре», «Levente» («Юноша») газетасы, «Ethnographia» («Этнография») Венгрия этнография җәмгыяте журналы һәм Венгрия Милли музееның «Nepraizi Ertesito» («Вестник этнография») этнография бүлеге хәбәрләре басмаларында 68 фәнни хезмәт бастыра. Араларында атчылык, төркиләрнең традицион эчемлекләрен әзерләү, йон эшкәртү, киез ясау, башкортларның, татарларның, казакъларның, төркмәннәрнең, әзербайҗанлыларның, кырым татарларының, чуашларның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында мәкаләләр һәм очерклар була. Бу материаллар бүгенге көндә дә актуальлеген һәм фәнни кыйммәтләрне югалтмаган.

1944 елда Таһан Германиягә күчеп китә. 1948 елның 28 октябрендә Гамбургта вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

  • Таган Галимжан. Этнографические заметки о башкирах и других тюркских народах. Пер. с венг. Йожефа Тормы. - Уфа, Гилем, 2005.
  • Фархшатов М.Н. Галимжан Таган в эмиграции. Биографический очерк. - Уфа, Гилем, 2003. - 170 с.
  • Заки Валиди Тоган Воспоминания. — Кн.1. Уфа: 1994.
  • Varga Jolan. Baskirok, tatarok (1931). Галимьян Таган. Ред. Б. Баратоши-Балог.