Галактика актив төше

Галактика актив төше - аерым йолдызлар һәм газ-тузан комплекслары активлыгы белән бәйләнмәгән күп энергияне чыгаручы галактика төше.

Һеркулес А дигән радиогалактика актив төше белән
NGC 7742 дигән Сейферт галактикасы

Иң еш очрый торган галактика төше активлыклары үзлекләре:

Актив галактика үзгәртү

Актив галактика - актив төше белән галактика. Шул галактикалар төлләре - сейферт галактикасы, радиогалактика, лацертидлар һәм квазарларга бүленә.

Заманча караш буенча актив галактика үзәгендә массив тыгыз объект урнашкан, кара тишек, ахры, ул аеруча рөнтген диапазонында бик егәрлекле нурланыш чыгара.

Актив галактика төшеннән релятивистик агым (джет) чыгарыла

Актив галактиканың мөһим үзлеге - чыгарыла торган үзгәрешле (берничә көннән сәгатькә кадәр) рөнтген нурланышы.

Гомум ителгән теориядә актив галактика үзәгендә үтә массив кара тишек урнашкан, аның тирәсендә аккрецион диск формалаша: матдә төрле тизлекләре белән әйләнә, хасил булган ышкылу көче газ басымын һәм җылылыкны арттыра. Аккрецион диск бик кыза һәм нурландыра башлый.

Фаразлар үзгәртү

Хәзерге вакытта галактика актив төшләренең үзлекләрен дөрес аңлату юк. Түбәндәге фаразлар бар:

  • Галактика төше активлыгы Үтә яңа йолдыз шартлау белән бәйле, шуннан чыгарыла торган энергия галактика төше энергиясен аңлата. Ләкин бу фараз төшенең бик тәртипле магнит кыры булганга күрә релятивистик агымнар хасил булуын аңлата алмый.
  • Галактика үзәгендә көчле магнит кыры белән ниндидер массив йолдызсыман объект урнашкан. Ләкин нинди бу объект әлегә аңлаешсыз.
  • Галактика үзәгендә үтә массив кара тишек (106 - 109 Кояш массасы белән) урнашкан. Хәзер бу гомум кабул ителгән теория.

Сылтамалар үзгәртү