Гайанада Һинд дине

Һинд дине Гайана халкының 24.8%-ын тәшкил итә.[1] Гайанада Көнбатыш Ярымшарда иң зур процент Һинд дине тарафдарлары.[2]

Гайанада Һинд дине
Сурәт
Дәүләт  Гайана
 Гайанада Һинд дине Викиҗыентыкта
Үзәк Вайдик Мандир, Джорджтаун, Гайана.

Тарихы үзгәртү

Британия Империясендә 1833 елда Коллыкны Бетерү Актыннан соң хезмәткә ихтыяҗ Һиндлеләрнең Гайанага һәм башка Британия Вест-Индия территорияләренә вербовкасына китергән. Килгәч, яңа эшчеләргә яңа контрактлары һәм эш шартлары белән экстремаль тропик шартларына ияләшергә туры килгән. 1835 һәм 1918 ел арасында Һиндстаннан Гайанага 341600 индентура ялланган хезмәтчеләр китерелгән булган.[3]

1852 елдан бирле Христиан дәгъвачылар Көнчыгыш Һиндлеләрне яллану вакытында үз диненә өндәргә тырышкан, әмма күп уңышка ирешмәгәннәр. Христиан дәгъвачылары прозелитизм башлагач, Браминнар рухи йолаларны кастага карамастан барлык Һиндуларга күрсәтә башлаганнар. Бу анда каста системасының йомшаруына китергән.

1940-ынчы еллар ахырында реформа хәрәкәтләре күп Гайана Һиндуларның игътибарын җәлеп иткән. 1910 елда, Гайанага Арья Самадж хәрәкәте килгән. Самадж доктринасы ортодоксаль Һинд диненнән каста системасына һәм Браминнарның дини җитәкчеләр ролена йомшаграк каравы белән, шулай ук табынуда сурәтләр кулланылмый. 1930-ынчы еллардан соң, Һиндуларның Христианлыкка күчүе әкренәйгән, чөнки Һинд диненең статусы яхшырган һәм Һиндуларга карша дискриминация кимегән.

Арья Самадж тарафдарлары еш Санатанилар (ортодокс Һиндулар) белән уртак тел таба алмаганнар. Бу аермаларның әһәмияте кимегән.[4]

Демография үзгәртү

Һинд дине күп дистә еллар буена кими барган. 1991 елда, Гайана халкының 35,0%-ы Һинд дине тарафдарлары булган, 2002 елда 28,4%-ка кадәр кимегән[5] һәм 2012 елда 24,8%-ка кадәр кимегән.[1]

Ел Процент Кимү
1980 35.7%
1991 35.0% -0.7%
2002 28.4% -6.6%
2012 24.8% -3.6%

Һинд дине тарафдарларының географик таралышы үзгәртү

Регион Һинд дине тарафдарлары проценты (2002) Һинд дине тарафдарлары проценты (2012)
Barima-Waini 8.1% 0.4%
Pomeroon-Supenaam 37.3% 33.2%
Essequibo Islands-West Demerara 46.5% 37.7%
Demerara-Mahaica 24.4% 20.8%
Mahaica-Berbice 39.0% 34.1%
East Berbice-Corentyne 46.4% 42.1%
Cuyuni-Mazaruni 5.6% 3.5%
Potaro-Siparuni 6.4% 1.0%
Upper Takutu-Upper Essequibo 0.5% 0.4%
Upper Demerara-Berbice 4.7% 0.8%
Гайана 28.4% 24.8%

Мадраси Тамил халкы Һинд дине тарафдарлары East Berbice-Corentyne төбәгендә күпчлекне тәшкил итә.[6]

Гәрчә Гайана халкының 39,8%-ы Көнчыгыш Һиндле булас да, фәкать 24,8%-ы Һинд дине тарафдарлары булып торалар.[1] The remainder is mostly Muslim (6.8%) or Christian.

Җәмәгать Бәйрәмнәре үзгәртү

Һоли-Пһагваһ һәм Дипавали Гайанада Милли Бәйрәмнәр булып торалар.[7]

Гыйбадәтханәләр үзгәртү

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Organization.
  2. Percent Hindu - country rankings. 5 November 2018 тикшерелгән.
  3. Despres, Leo, "Differential Adaptions and Micro-Cultural Evolution in Guyana," Southwestern Journal of Anthropology, 25:1, 22.
  4. Hindus of South America. Guyanaundersiege.com. 2018-11-03 тикшерелгән.
  5. Chapter Ii. әлеге чыганактан 2011-07-21 архивланды. 2018-11-03 тикшерелгән.
  6. Stephanides, Stephanos; Singh, Karna Bahadur (3 November 2018). Translating Kali's Feast: The Goddess in Indo-Caribbean Ritual and Fiction. Rodopi. ISBN 978-9042013711. https://books.google.com/books?id=rBkiZSDl9V8C&pg=PA11. 
  7. Guyana.