Гаити Җөмһүрияте

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Гаи́ти (гаит. креол. Repiblik Ayiti, фр. République d'Haïti) — Гаити утравының көнбатыш өлешендә һәм якын яткан утрауларда урнашкан дәүләт. Утрауның көнчыгыш өлешендә Доминикан Җөмһүрияте урнаша.

Гаити
Байрак Илтамга
Гаити милли һимны
Бәйсезлек көне 1804 елның 1 гыйнвары
Рәсми телләр гаитян креоль һәм француз
Башкала Порт-о-Пренс
Идарә итү формасы президент республикасы
Президент
Премьер-министр
Мишель Мартейи
Жан-Макс Бельрив
Мәйдан
• Барлыгы

27 750 км²
Акча берәмлеге гурд
Интернет-домен .ht
Телефон коды +509

Башкаласы — Порт-о-Пренс. Халык саны — 10 033 000 кеше.

Таино индеецлары теленнән гаити «таулы ил» булып тәрҗемә ителә.

Диннәр үзгәртү

Гаити Конституциясе дин тоту иреген билгели һәм дәүләт динен билгеләми, гәрчә католик чиркәве кайбер ташламалардан файдаланса да.

Католиклар илдә иң эре христианнар төркемен тәшкил итә (бәяләүләр буенча, алар халыкның 55 % ы), аннары җирле вуду диненә ышанучылар килә. 2010 елга Гаитида 4000 – 5000 мөселман исәпләнгән [1].

  1. The Muslim Population in Haiti. The Muslim Observer (28 January 2010). әлеге чыганактан 2013-12-31 архивланды. 2022-01-11 тикшерелгән.