Гаитида ислам

Гаитида азчылык дине

Гаитида ислам (фр. L'Islam en Haïti, гарәп. الإسلام في هايتي‎) ― азчылык дине. Ил халкының (11,4 млн кеше, 2018 елга) 1 % ы – мөселманнар. Гаитида Ислам тарафдарлары ― җирле халык вәкилләре һәм чит ил мөһаҗирләре. Илдә берничә мәчет һәм ислам оешмасы эшли. Гаити мөселманнары – сөнниләр.

Гаитида ислам
Дәүләт  Haiti
Бу мәкалә Ислам турында

Тарих үзгәртү

Кариб диңгезе бассейны һәм Латин Америкасының башка илләрендәге кебек үк, Гаитида ислам тарихы 1502 елдан башлап Эспаньола утравына (хәзерге Гаити һәм Доминикан Республикасы) Африкадан коллар китерүдән башланган. Әлеге коллар бай һәм борынгы мәдәниятле төбәкләрдән китерелгән булган, әмма кырыс шартларда яшәү һәм көч куллану сәбәпле, акрынлап беренчел мәдәни үзенчәлекләрен һәм диннәрен онытырга мәҗбүр булалар. XVI гасырдан башлап алдагы елларда Гаитида ортодоксаль диннәр үсеш ала алмаган. Күпләр исламнан баш тартырга мәҗбүр булсалар да, аларның ислам мирасы төп гаити мәдәниятендә сакланып калган.

1791 елның августында башланып, 1804 елга кадәр дәвам иткән һәм Латин Америкасында беренче колониягә бәйсезлек алып килгән Гаити революциясенең(ингл.) беренче лидерларыннан берсе Дутти Букманның(ингл.) (1767―1791) Коръән укучы мөселман булуы турында мәгълүматлар бар [1].[2]. Дутти Букман, кулына Коръән алып, башка колларны илбасарларга каршы рухландыра алган [3].

XX гасыр башында Америкага (шул исәптән Гаитига) гарәп мөһаҗирләре-христианнар күчеп килә. Гаити гарәпләре (аларның күбесе башкала Порт-о-Пренста яши) ешрак финанс өлкәсендә туплана, аларның күбесе үз бизнесын ачкан. 1920-елларда Гаитига Марокконың Фис авылыннан 19 мөселман гаиләсе күченә, әлеге Мароккодан килгән мөһаҗирләр белән ислам дине яңадан таралыш алган.

Гаити мөселманнарының күпчелеге ― исламны яңа кабул иткән җирле кешеләр, азчылыгы ― Марокко мөһаҗирләре. Финанслары чикле булу сәбәпле, 1985 елга кадәр алар мәчет яки мәктәп төзи алмый, 1985 елда торак йорт бинасы мәчет итеп үзгәртелә һәм янында мәчет манарасы төзелә.

Мөселманнар үз диннәрен ирекле рәвештә тота ала. Гаити Конституциясе дин тоту иреген билгели һәм дәүләт динен билгеләми, гәрчә католик чиркәве кайбер ташламалардан файдаланса да. Католиклар илдә иң эре христианнар төркемен тәшкил итә (бәяләүләр буенча, алар халыкның 55 % ы), аннары җирле вуду диненә ышанучылар килә.

Навун Марцеллус (Nawoon Marcellus) – Сан-Рафаэльдән Гаитиның социал-демократик Fanmi Lavalas партиясе әгъзасы, 2000 елда Гаити депутатлар палатасына сайланган (парламент әгъзасы булган) беренче мөселман.

2010 елда Гаитида җир тетрәүдән соң, ярдәм күрсәтү максаты белән илгә берничә ислам оешмасы һәм ярдәм төркеме килгәч, илдә мөселманнар саны кискен арткан. 2010 елга Гаитида 4000 – 5000 мөселман исәпләнгән [4]. Җирле мәгълүматларга караганда, Гаити мәктәпләрендә укытучыларның 5 % ы – мөселманнар.

Мәчетләр үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Гаитидагы мәчетнең керү юлы фотосурәте.

Ислам динен АКШта укыганда кабул иткән Гаити мөселманнарының бер өлеше «Ислам милләте» (Nation of Islam) дигән исем астында җәмгыять оештыра. Әлеге төркем кара тәнле гражданнарның хокукларын бик актив яклый башлый.

Илнең көньяк-көнбатышындагы порт шәһәре Мирагоанда(ингл.) (Masjid Shaheed Haiti Miragoâne Mosque), илнең башкаласы Порт-о-Пренста(ингл.), Гонаив, Кап-Аитьен, Жереми, Маршан, Кайес шәһәрләрендә мәчетләр бар. Әл-Фатиха мәчете, Ән-Нур мәчете һәм Тәүһид мәчетләренең төзелеше ахырына якынлаша. Әл-Фатиха мәчете имамы ― Абдул әл-Али (Abdul al-Ali). Ул беренче тапкыр Канадада булганда ислам дине белән танышкан. Канададан кайтканнан соң, ул 1993 елда мәчет төзү өчен җир сатып алу инициативасы белән чыккан [5].

Илнең төньягындагы Гонаив(ингл.) шәһәрендә төзелгән беренче мәчет ― Әл-Мөнәвәр мәчете (Mosque-al-Munawwar). Мәчетне 2008 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Гаитида тотрыкландыру буенча миссиясендә (United Nations Stabilisation Mission in Haiti) хезмәт иткән Пакистан армиясе офицеры майор Сәйфулла төзеткән һәм әтисе Мөнәвәр Солтан Рандхава (Пакистанның спорт ветераны) хөрмәтенә атаган. Шул вакыттан бирле әлеге мәчет хәйрия эшчәнлеге үзәге булып хезмәт итә һәм ислам динен яңа кабул иткән җирле мөселманнарга тапшырылган.

2011 елда Порт-о-Пренста кимендә биш мәчет һәм Ислам диненә багышланган төнге телевизион программа эшләгән[6]. Мәчет имамы – Дельмас Самаки Фуссойни (Delmas Samaki Foussoyni).

Мөселманнар шулай ук ике Ислам мәктәбе һәм Гаитидагы балалар йортына нигез салган. Ислам башлангыч мәктәбенә мөселман гаиләләреннән 120гә якын бала кабул ителә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sylviane Anna Diouf and Sylviane Kamara. Servants of Allah: African Muslims Enslaved in the Americas New York University Press, 1998, p. 153
  2. (December 2000) «Sylviane A. Diouf. <italic>Servants of Allah: African Muslims Enslaved in the Americas</italic>. New York: New York University Press. 1998. pp. ix, 254. Cloth $55.00, paper $18.50». The American Historical Review. DOI:10.1086/ahr/105.5.1704-a. ISSN 1937-5239.
  3. Haiti Belum Akui Islam Jadi Agama Resmi. republika.co.id, 01.06.2018
  4. The Muslim Population in Haiti. The Muslim Observer (28 January 2010). әлеге чыганактан 2013-12-31 архивланды. 2022-01-11 тикшерелгән.
  5. Islam Bebaskan Masyarakat Haiti dari Kemiskinan (Islam Liberated the People of Haiti from Poverty). republika.co.id, 01.06.2016
  6. Islam's inroads in Haiti, land of Voodoo and Christianity, Associated Press (11 October 2012).