Газыйм Аллаяров (Газыйм Закир улы Аллаяров, 19 декабрь 1912(1912-12-19)[1], Ураз, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе24 декабрь 1993(1993-12-24) (81 яшь), Уфа, Башкортстан, Россия) — язучы, журналист, СБКФнең Кырмыскалы (1955-1962) һәм Бәләбәй (1962-1970) район комитетлары беренче сәркәтибе, БАССР югары шурасының 6-7 чакырылышлары депутаты.

Газыйм Аллаяров
Туган 19 декабрь 1912(1912-12-19)[1]
Ураз, Верхнеурал өязе, Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 24 декабрь 1993(1993-12-24) (81 яшь)
Уфа, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Магнитогорск дәүләт техника универститеты
Һөнәре язучы, шагыйрь
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе үзгәртү

  • Газим Закир улы Аллаяров 1912 елның 19 декабрендә Ырынбур губернасы Верхнеурал өязе(хәзерге Башкортстан) Ураз авылында туган.
  • 1933-1934 елларда Стәрлетамак совет-фирка мәктәбендә укый.
  • 1934-1935 елларда Башкортстан МТС-ның сәяси бүлек секретаре, «Ударчы» гәзите хезмәткәре.
  • 1939-1941 елларда Кыйгы районының «Социализмга» гәзитенең әдәби хезмәткәре, мөхәррир урынбасары.
  • 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша, танкист була.
  • 1945-1948 елларда КПСС-ның Кыйгы район комитетының фирка кабинеты мөдире.
  • 1947-1949 елларда Уфада Мәйдан фирка мәктәбендә укый.
  • 1949 елдан КПСС-ның Кыйгы районы, Матрай һәм Мәләвез урын комитетларының 2-се, 3-нче секретаре.
  • 1955-1962 елларда КПСС-ның Кырмыскалы районы комитетының 1 секретаре.
  • 1962-1970 елларда КПСС-ның Бәләбәй район комитетының 1 секретаре.
  • 1993 елда Уфада вафат була.

Иҗаты үзгәртү

«Бер юлдан» дигән беренче китабы 1965 елда дөнья күрә. Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын һәм тыл хезмәтчәннәре үзенең тормышын сүрәтләүче «Хинган таулары аша» (1975), «Утлы давыл эчендә» (1978) повестар очерк характерында, ягъни документаль әсәрләр. «Югарыга таба» (1967), «Сынау» (1970), «Урак» (1990) китапларының темасы — сугыштан соңгы елларда авылның көндәлек тормышы. «Алсу таңнар атканда» (1985) повесте 30 нчы еллар комсомолларын — Магнитогорск каласын төзүчеләргә багышлана.

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)
  • Ғәйнуллин М. Ф., Хөсәйенов Ғ.Б. Совет Башҡортостаны яҙыусылары. Биобиблиографик белешмә. Тулыландырылған, төҙәтелгән икенсе баҫма. — Өфө: Башҡортостан китап нәшриәте, 1988. — 400 бит.
  • Гайнуллин М. Ф., Хусаинов Г. Б. Писатели Советской Башкирии. Биобиблиографический справочник / Оформление А. Королевского. — Уфа: Башкирское книжное издательство, 1977. — 416 стр.(рус.)
  1. 1,0 1,1 Башкорт энциклопедиясеБашкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1