Гази Кашшаф

татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Гази Кашшаф, чын исеме Миргази Солтан улы Кашшафетдинов (1907 елның 15 апреле1975 елның 9 декабре) — татар әдәбият галиме, тәнкыйтьче.

Гази Кашшаф
Туган телдә исем Миргази Солтан улы Кашшафетдинов
Туган 15 апрель 1907(1907-04-15)
Уфа губернасы, Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан республикасы Туймазы районы), Яңа Арсланбәк авылы
Үлгән 9 декабрь 1975(1975-12-09) (68 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Горький урамы, 17[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре тәнкыйтьче, әдәбият галиме
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

 Гази Кашшаф Викиҗыентыкта

Ул 1907 елның 15 апрелендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Туймазы районы) Яңа Арсланбәк авылында туа.

1920-1925 елларда Гази Кашшаф Бәләбәй шәһәрендәге укытучылар семинариясендә (соңыннан - педагогия техникумы) укый. 1925 елның көзендә Казанга килә һәм Көнчыгыш педагогия институтына кабул ителә. Институтны тәмамлагач, 1929 елдан 1937 елга кадәр, Казанның төрле уку йортларында тел-әдәбият укыта.

1937 елда китап нәшриятына эшкә күчә. 1942 елның октябрендә Г.Кашшафны «Совет әдәбияты» журналына редактор итеп билгелиләр. 1960 елда, диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач. Г.Кашшаф үзенең хезмәт эшчәнлеген тулысынча Казан дәүләт университеты белән бәйли.

Гази Кашшаф бай әдәби-фәнни мирас калдырган әдип. Аның беренче тәнкыйть мәкаләләре 1928 елда, студент чагында ук басыла башлый.

1940 елда аның берьюлы өч китабы - Шәриф Камал турындагы монографиясе, "Каләм мастерлары" исемле тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы һәм чик сакчылары тормышыннан алып язылган "Чүл буенда" повесте басылып чыга.

Илленче еллардан башлап Гази Кашшаф үзенең калган бөтен гомерен, бай тәҗрибәсен һәм сәләтен татар халкының горурлыгы - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең легендар тормышын һәм иҗатын тикшерүгә багышлый. Нәтиҗәдә, "Муса Җәлил" исемле күләмле монографиясе языла.

Әдәби хезмәтләрен һәм җәмәгать эшчәнлеген югары бәяләп, совет хөкүмәте аны Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), "Почет Билгесе" (1967) орденнары һәм медальләр белән бүләкли.

Гази Кашшаф 1975 елның 9 декабрендә вафат булды.

Шулай ук карагыз үзгәртү

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.