Гадел Кутуй урамы (Казан)

Казаннның Сәвит райунында урнашкан урам

Гадел Кутуй урамы (рус. улица Аделя Кутуя) — Казанның Вахит һәм Совет районнарында урнашкан урам. Язучы Гадел Кутуй исемен (1903-1945) йөртә.

Гадел Кутуй урамы
Карта
Озынлык 5,864 ± 0,001 km
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Совет районы
Халык саны, кеше 12,667[1]
Почта индексы 420059, 420073, 420081, 420087 һәм 420102

Географиясе үзгәртү

Урамның беренче тармагы Горьки тимер юлының Әмәт-Новаторлар учаскасы өстендә башлана, икенче тармак исә Кызыл Позиция урамы белән киселештән башлана. Гвардия урамы белән киселештән башлап урам бер юл булып дәвам итә, шуннан соң Шуртыгин, Седов, Габдулла Кариев урамнары белән кисешә, Толпар урамы белән киселештән яңадан ике юлга тармаклана; беренче тармак «Җиңү» торак комплексына барып җитмичә тәмамлана. Икенче тармак Бохара һәм Даурия урамнары белән кисешкәннән соң Родин урамы белән киселештә тәмамлана.

Тарих үзгәртү

Хәзерге исемен 1964 елның 8 гыйнварыннан йөртә. Элеккеге исеме − Вознесенски тракты. Борынгы тракт Арча кырында Себер трактыннан тармакланып, тимер юл артындагы Клыковка бистәсеннән уза. Ул Казан тирәсендәге Вознесение, Салмыч, Богородское, Гильдеево авылларына таба бара.

 
Гадел Кутуй ур., 147 йорт

Урам белән бәйле шәхесләр үзгәртү


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.

Сылтамалар үзгәртү