Габриэла Мистраль

Габриэла Мистраль (исп. Gabriela Mistral, чын исеме исп. Lucila de María del Perpetuo Socorro Godoy Alcayaga, кыскача Лусила Годой Алькаяга) (1889 елның 7 апреле, Чили, Викунья — 1957 елның 10 гыйнвары, АКШ, Нью-Йорк) — Чили шагыйрәсе, дипломаты, Латин Америкасы язучыларыннан Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясенең беренче лауреаты (1945).

Габриэла Мистраль

Габриэла Мистраль (1889-1957)
Тугач бирелгән исеме: Лусила Годой Алькаяга
Псевдонимнар: Габриэла Мистраль
Туу датасы: 7 апрель 1889(1889-04-07)
Туу урыны: Чили, Викунья авылы
Үлем датасы: 10 гыйнвар 1957(1957-01-10) (67 яшь)
Үлем урыны: АКШ, Нью-Йорк
Ватандашлык: Чили Чили
Эшчәнлек төре: укытучы, язучы, консул
Жанр: шигърият
Иҗат итү теле: испан
Премияләр: Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (1945)
Имза: Култамга

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1889 елның 7 апрелендә Чилиның Викунья авылында индеец гаиләсендә туган. Әтисе Херонимо Годой Вийаноуэва һәм апасы юлыннан китеп, озак еллар авыл мәктәбендә укыткан. Бик иртә шигырьләр яза башлый. 20 яшендә (1909) кичергән җан тетрәве (кияве, тимер юлчы Ромелио Уретаның үз-үзенә кул салуы) иҗатында озак еллар кайгы, чарасызлык, ялгызлык, мистика кебек мотивлар өстенлек итүгә сәбәп була.

Нәкъ шул чорда, мәхәббәт турында язылган шигырьләре укытучылык карьерасына зыян салыр дип уйлап, Лусила Алькаяга Габриэла Мистраль дигән псевдоним ала. Бер фараз буенча, әлеге гыйбарә Җәбраил фәрештә (исп. Gabriel) исеменнән һәм кызның туган Анд тауларында еш исүче «мистраль» җиле атамасыннан ясалган; икенче фараз буенча, яраткан язучылары — италияле Габриеле Д’Аннунцио һәм прованслы Фредерик Мистраль исемнәреннән ясалган[1].

1910 елда Сантьяго шәһәрендә педагогия укуханәсендә, соңрак Чилиның төньягындагы Антофагаста шәһәрендә испан теле, тарих, географиядән укыта. Илнең көньягындагы Пуэнта-Аренас шәһәрендә ике ел эшләгәч, илнең үзәгендәге Темуко шәһәрендә кызлар лицее директоры булып урнаша. Монда 16 яшьлек булачак шагыйрь Пабло Нерудага лицей китапханәсенә йөрергә рөхсәт итә. 1921 елдан Сантьяго шәһәрендә лицей директоры. Ләкин университет белеме булмаган шәхесләргә укытуны тыю турында канун чыккач, эштән китә. Мексика мәгариф министры Хосе Васконселос чакыруы буенча, Мексикага күчеп, анда Мексика мәктәпләре һәм китапханәләрен үзгәртеп кору проекты әзерли. Индеецлар тарихын өйрәнә, ил буенча сәяхәт итә. Мексикадан АКШка, Испаниягә, Швейцариягә, Италиягә бара. Сәяхәттән кайткач, укыткан еллары өчен пенсия ала башлый, Чили хөкүмәтенең Латин Америкасы мәдәнияте буенча киңәшчесе була. 1926 елда Парижга Милләтләр Лигасында эшләргә бара.

Егерме елдан артык дипломатик хезмәттә: Чилиның Испаниядәге (1932), Италиядәге (1934), Франциядәге (1938), Бразилиядәге (1938), Португалиядәге, Мексикадагы, АКШтагы (1946) консулы булып тора.

Бразилиядә вакытта дуслашкан Стефан Цвейг гаиләсенең, яһүд геноцидын авыр күтәрү сәбәпле, үз-үзләрен үтерүе (1942) һәм 4 яшеннән үзе янына тәрбиягә алып, улы урынына күреп үстергән туганының улы 18 яшьлек Хуан Мигельнең үзенә кул салуы (1944) шагыйрәнең җилкәсенә авыр кайгы булып баса.

Иҗаты үзгәртү

1914 елда «Үлем сонетлары» (исп. Sonetos de la muerte) шигырьләр шәлкеме белән танылу ала — Сантьягода узган «Чәчәкләр фестивале» әдәби бәйгесендә (Чили) беренче урын. 1922 елда Нью-Йоркта Колумбия университетының Испания институтында басылган «Чарасызлык» (исп. Desolacion) китабы, күп әдәбият белгечләре фикеренчә, — Г. Мистраль тарафыннан иҗат ителгән иң яхшы китап. Фашизмга каршы һәм Испания ватандашлар сугышында җәфа күрүчеләрне кызганып язылган «Тала» (1938) һәм «Басылу» (1954) җыентыкларында трагик мәхәббәт темасы, шагыйрә фикеренчә, тормыш нигезен тәшкил итүче өчлек: тоз, икмәк, су темалары белән үрелеп бара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Чили шагыйрәсе хөрмәтенә кратер аталган.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 20 (Ме-Мо). М.: НИ БРЭ, 2012. ISBN 978-5-85270-354-5
  2. Руссика. Школьная энциклопедия. Новейшая история. XX век. М.: «ОЛМА-ПРЕСС Образование», 2003. ISBN 5-94849-302-4

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү