Габдулла Мотыйгуллин

Габдулла Мотыйгуллин, Габдулла (Абдулла) Мотыйгулла улы Мотыйгуллин (1923 елның 11 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лаеш кантоны, Түбән Саурыш1988 елның 27 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Байлар Сабасы) — Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир, 1нче Украина фронтының 5нче армиясе 97нче укчы дивизиясе 292нче укчы полкының отделение командиры. Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1944, 1946)[1].

Габдулла Мотыйгуллин
Туган телдә исем Габдулла Мотыйгулла улы Мотыйгуллин
Туган 11 сентябрь 1923(1923-09-11)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лаеш кантоны, Түбән Саурыш
Үлгән 27 гыйнвар 1988(1988-01-27) (64 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Байлар Сабасы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Бүләк һәм премияләре
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1923 елның 11 сентябрендә Татарстан АССР Лаеш кантоны (хәзерге Теләче районы) Түбән Саурыш авылында керәстиян гаиләсендә туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Яшь вакытта күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1942 елда Кызыл гаскәргә алынып, Бөек Ватан сугышына китә. Беренче чыныгуны Сталинград сугышында ала. 1943 елның маеннан 5нче армияннең 97нче укчы дивизиясендә мәргән булып хезмәт итә. Днепрны кичкәндәге батырлыгы өчен 1944 елда III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Днестр елгасын кичеп, 164нче биеклекне (Молдавия) алгандагы батырлыгы өчен II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Варшава шәһәрен азат итүдәге батырлыгы өчен I дәрәҗә Дан орденына лаек була (әлеге бүләк үзенең иясен ун елдан гына эзләп таба). Сугышны Дрезденда тәмамлый. 1946 елда хәрби хезмәттән азат ителә.

Сугыштан соң Кытай Халык Республикасында төзелештә эшли, Владивосток портында йөкче, Чиләбе трактор заводында(рус.) коючы була, Казакъстанда чирәм җирләр күтәрә, шахтада күмер чаба. 1986 елда Казакъстаннан туган ягына күченеп кайта. 1988 елның 27 гыйнварында вафат була. Кабере Сабаның Тимершык авылы ягы зиратында. Район хәрби комиссариаты гранит кабер ташы куйдырган.

Хәтер үзгәртү

Саба музееның (1994 елның 13 маеннан ТР берләштерелгән Дәүләт музее филиалы) дүртенче бүлеге күргәзмәсендә Габдулла Мотыйгуллинның шәхси әйберләре, документлары, аның тормышына багышлап төзелгән альбом урын алган.

Әдәбият үзгәртү

  1. Т. Нәҗмиев, М. Хуҗин. Яшә, Саба-Йорт! Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 1999, 40нчы, 152нче, 222нче битләр. ISBN 5-89120-073-2

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997, 167нче бит