Габдрахман Әпсәләмов

татар язучысы

Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов (28 декабрь 1911, Искил, Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Россия империясе7 февраль 1979, Казан, РСФСР, СССР) – татар язучысы.

Габдрахман Әпсәләмов
Туган телдә исем Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов
Туган 28 декабрь 1911(1911-12-28)
Искил, Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Россия империясе
Үлгән 7 февраль 1979(1979-02-07) (67 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Маяковски урамы, 23а[d], Казан[1]
Калинин урамы[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Габдрахман Әпсәләмов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы һәм иҗаты үзгәртү

Габдрахман Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә Пенза губернасы (хәзерге Мордва Республикасының) Иске Аллагол авылында туа.

Габдрахман Әпсәләмов әдәби иҗат эше белән бик иртә мавыга башлый. 4нче сыйныфта укыганда беренче шигырьләрен яза. Арадан берсе Муса Җәлил редакторлык иткән «Октябрь баласы» журналында басыла. Габдрахман Әпсәләмовның язучы булып китүенә Муса Җәлилнең йогынтысы зур була. Габдрахман Муса Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Шул чагында беренче хикәяләрен, сәхнә әсәрләрен яза. Аның тәкъдиме белән Максим Горький исемендәге әдәбият институтына керә. Ләкин институтны тәмамлауга, Ватан сугышы башлана.

Габдрахман Әпсәләмов сугышның башыннан ахырына кадәр сугышта катнаша. Иҗат эшчәнлеге дә чын-чынлап шушы елларда башлана. Сугыш елларында язылган әсәрләрендә әдип сугыштагы батырлыкны сурәтләсә, аннан соң иҗат ителгән романнарында күбрәк әлеге батырлыкның чыганакларын ачыклау белән кызыксына. «Алтын Йолдыз» (1948) – шундый романнарның берсе. 1951 елда Габдрахман Әпсәләмов татар халкының батыр улы Газинур Гафиятуллин истәлегенә «Газинур» романын яза. Укучылар бу әсәрне яратып укыйлар. Язучының Ватан сугышы чоры вакыйгаларына нигезләнеп язылган өченче романы «Мәңгелек кеше» дип атала. Анда Бухенвальд үлем лагеренда булган хәлләр тасвирлана. Халкыбызның кыю йөрәкле улы Бакый Назимовның фашист тоткынлыгындагы көрәше күрсәтелә.

Сугыш турында романнар, повестьлар язганнан соң, язучы бүгенге тормышны сурәтләүгә күчә. 1958 елда аның Казан шәһәре кешеләре турында «Сүнмәс утлар» романы басылып чыга. Бу роман өчен Габдрахман Әпсәләмовка Тукай премиясе бирелде. Аннан соң бер-ике ел да узмый, язучы медицина хезмәткәрләре турында «Ак чәчәкләр» исемле яңа романын төгәлли. Әбүзәр Таһиров, Гөлшәһидә образларын укучылар бик яратты. Габдрахман Әпсәләмов шигыренә Җәүдәт Фәйзи язган «Гөлшәһидә» җыры хәзер дә яңгырый. «Ак чәчәкләр»дән соң Габдрахман Әпсәләмов укытучылар хезмәтен һәм тормышын яктырткан «Яшел яр» исемле яңа роман иҗат итә, бик күп мәкаләләр, хикәя, повестьлар яза. «Агыла болыт» романы Муса Җәлилгә һәм каһарман шагыйрьнең намуслы исемен кире кайтаруга зур көч куйган галим Гази Кашшафка багышлана.

Габдрахман Әпсәләмов озакка сузылган авырудан соң 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат була.

Төшерелгән фильмнар үзгәртү

Хәтер үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны — Маһинур Исмәгыйль кызы, гаиләдә Магѝна, рус теле укытучысы.
Кызы — Лилия, инглиз теле укытучысы; кияве — саксофончы, «Арсенал» оркестры җитәкчесе, РФ халык артисты Алексей Козлов.
Баҗасы — Әсгать Мохтар (1920-1997), Үзбәкстан халык язучысы. Г. Әпсәләмовның хатыны белән Ә. Мохтарның хатыны Рауза Исмәгыйль кызы — бертуганнар[3].

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Габдрахман Әпсәләмов темасы буенча бит бар

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://inde.io/article/5046-ot-alisha-do-hakima-nepolnaya-literaturnaya-karta-kazani
  2. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.
  3. Рауль Мирхәйдәров. Неувядаемые «Белые цветы». Памяти А. С. Абсалямова. «Казанский альманах», 2017, 137-148 бб.