Габдрахман Кадыйров

спортчы - бозда мотоциклда узышучы


Габдрахман Кадыйров, Габдрахман Фәйзрахман улы Кадыйров (1941 елның 27 гыйнвары, СССР, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Шатура1993 елның 31 июле, РФ, Краснодар крае, Сочи) — халыкара дәрәҗәле спорт остасы (бозда мотоузышлар, спидвей), күп тапкырлар СССР, Европа, дөнья чемпионы, дөнья беренчелегенең көмеш (1970), бронза (1974) призёры. БАССР атказанган физик тәрбия хезмәткәре (1991), СССР атказанган спорт мастеры (1991).

Габдрахман Кадыйров
Туган телдә исем Габдрахман Фәйзразман улы Кадыйров
Туган 27 гыйнвар 1941(1941-01-27)
СССР, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Шатура
Үлгән 31 июль 1993(1993-07-31) (52 яшь)
РФ, Краснодар крае, Сочи
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Россия байрагы РФ
Әлма-матер П. Ф. Лесгафт исемендәге Милли дәүләт физик тәрбия, спорт һәм сәламәтлек университеты[d]
Һөнәре спортчы (мотоузышлар, спидвей), тренер
Җефет I ― ? II ― ?
III ― Нәзифә Кадыйрова
Балалар өчәү: I ― улы Артур, спидвейчы
Ата-ана
  • Фәйзрахман Фәйзрахман улы (?―1944) (әти)
  • Гасимә Мөхәммәт кызы (?―2009) (әни)
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
БАССР атказанган физик тәрбия хезмәткәре
СССР атказанган спорт мастеры

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1941 елның 27 гыйнварында Мәскәү өлкәсе Шатура шәһәрендә туган. Әтисе Фәйзрахман 1944 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булгач, әнисе Гасимә белән Туймазы районына кайта. Белорет шәһәрендә берничә ел, 1947 елдан Уфада яшиләр. 18 яшеннән автосекциягә йөри башлый, ярышларда катнаша. П. Лесгафт исемендәге Ленинград физик тәрбия институтын тәмамлый (1970).

Спорт баскычлары үзгәртү

1962 елда СССР спидвей җыелмасына кабул ителә, 1963 елда бозда узышу буенча СССР җыелмасына кертелә. Беренче мәртәбә 1963 елда рәсми беренчелектә («ФИМ[1] кубогы» ярышлары) катнаша (тренеры Б. А. Самородов) [2]. Бозда, ташлы юлда мотоузышларда ССРБ җыелмасы өчен ярышларда катнаша. Халыкара ярышларда Польша, Финляндия, Швеция, Чехословакия (Антонин Шваб, Милан Шпинке) һ.б . илләрнең спидвей осталарын җиңә.

СССР спидвей югары лигасында чыгыш ясаган «Башкирия» командасы (Уфа) тренеры була, СССР җыелмасы остазы да булып тора. Шәкерте Михаил Старостин спидвей буенча дөнья беренчелегенең финалына (1979, 1982) үтә.

Уңышлары үзгәртү

  • 6 мәртәбә дөнья чемпионы (1966, 1968, 1969, 19711973).
  • Европа чемпионы (1964).
  • 6 мәртәбә ССРБ чемпионы (19641967, 1969, 1970).
  • 3 мәртәбә команда белән ССРБ чемпионы (19671969).
  • Дөнья беренчелегенең көмеш призёры (1970).
  • Европа беренчелегенең көмеш призёры (1965).
  • СССР беренчелегенең көмеш призёры (1966, 1967).
  • Дөнья беренчелегенең бронза призёры (1974).
  • Команда белән дөнья беренчелегенең бронза призёры (1967).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Соңгы еллары үзгәртү

Уфаның «Труд» стадионында ярышларга әзерләнгәндә бензин тутырылган савыт шартлап, Г. Кадыйровның тәнен пешерә. Спортчы озак вакыт дәвалана, спортны калдырырга мәҗбүр була, хәмер белән дуслаша.[3]

Спорт карьерасын тәмамлагач, спорт комментаторы булып эшли. Халыкара ярышларда казый вазыйфасын үти. 1982-1993 елларда Уфада филармония администраторы була. 1993 елның 31 июлендә Сочида ял йортында инсульттан вафат була.

Хезмәтләре үзгәртү

Автобиографик китапларын язуда «Вечерняя Уфа» газетасы журналистлары Юрий Дерфель һәм Әмир Вәлитов ярдәм итә.

  • Г. Кадыйров. Я выбираю лёд. Уфа, 1974; Мәскәү, 1974.
  • Г. Кадыйров. Трудные кольца спидвея. Мәскәү, ДОССАФ, 1976.

Хәтер үзгәртү

  • 1997 елда Уфадагы мөселман зиратындагы каберенә сынчы Владимир Лобанов ясаган һәйкәл урнаштырыла.
  • Уфадагы урамга исеме бирелгән.
  • Г. Кадыйров истәлегенә бөтенрусия спидвей (1993-1997), бозда мотоузышу ярышлары (2000 елдан) (Уфа) уза.

Кызыклы факт үзгәртү

Габдрахман Кадыйров — 6 мәртәбә дөнья чемпионы — җиңүләр күләме буенча куйган рекорд 37 ел (2010 елга хәтле) саклана. Бозда мотоцикл тизлеге буенча куйган рекорды (сәгатенә 160 км) һаман да бирешми.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ФМИ — халыкара мотоцикл федерациясе
  2. Спидвейсайтта, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-03-21 
  3. «Чикләрсез татарлар» сайтында

Сылтамалар үзгәртү