Габдерәшит Фәхреддинов

укытучы, дәреслекләр авторы

Габдерәшит Фәхреддинов, Габдерәшит Ризаэддин улы Фәхреддинов (1892 елның 22 гыйнвары, РИ, Уфа губернасы, Уфа1953 ел, билгесез) — мөфти Ризаэддин Фәхреддинның өченче баласы, укытучы, озак еллар Уфа авиация техникумында эшләгән. Төгәл һәм табигать фәннәреннән дәреслекләр авторы.

Габдерәшит Фәхреддинов
Туган телдә исем Габдерәшит Ризаэддин улы Фәхреддинов
Туган 22 гыйнвар 1892(1892-01-22)
РИ, Уфа губернасы, Уфа
Үлгән 1953(1953)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре укытучы
Ата-ана
Тышкы рәсемнәр
Гаиләсе белән төшкән фотосурәтләре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Әтисе Ризаэддин Фәхреддин
 
Габдерәшит (с) гаиләсе белән. Уфа, 1905

1892 елның 22 гыйнварында Уфада Мәхкәмәи Шәргыя (Диния нәзарәте) казые (беренче мәртәбә 1891 елның февралендә сайланган[1]) мәшһүр дин галиме, тарихчы Ризаэддин Фәхреддин гаиләсендә өченче бала булып туган. Р. Фәхреддиннең барлык балалары кебек үк дөньяви гыйлем алган, тәрбияле, гыйлемле шәхес булган. Габдерәшит башта Уфада, аннары Хөсәения мәдрәсәсендә (Уфа мәдрәсәсендә укуы турында 1900-1901 елда Самар губернасында үткәрелгән крестьян хуҗалыклары переписе вакытында 299нчы санлы хуҗалык карточкасында теркәлгән[2]), Пермь университетының физика-математика факультетында белем алган.

1906 елның языннан, әтисе «Вакыт» газетасына (1907 елдан «Шура» журналына да) эшкә күчүе сәбәпле, гаиләсе белән Ырынбурда яши, Ырынбур реальное училищесында укый (курсант киеменнән төшкән фотосурәте сакланган).

Пермь университетының физика-математика факультетын тәмамлагач, Уфада рабфакта, авыл хуҗалыгы техникумында, төрле курсларда математика укыта. Уфа авиация техникумында (Ленин урамы, 61) озак еллар эшли. Төгәл һәм табигать фәннәреннән дәреслекләр язуы мәгълүм. Габдерәшит Фәхретдиновның тормыш юлы турында сеңлесе Әсма Шәрәф һәм аның улы Арыслан хатирәләреннән генә билгеле[3].

Сеңлесе Әсма (Шәрәф, 1906—1993) истәлекләреннән әтиләре мөфти Ризаэддин Фәхреддин вафаты вакытында (1936 елның 12 апреле) Габдерәшитнең Уфада әти-әнисеннән аерым яшәве мәгълүм. Төгәл һәм табигать фәннәреннән дәреслекләр, мәсәлән, 1913 елда «Гыйльме нәбатат» (Ботаника дәреслеге), 1919 елда «Россия тарихы» дәреслекләре язып нәшер иткән[4].

1953 елда йөрәк өянәгеннән вакытсыз вафат була.

«Россия тарихы» дәреслеге үзгәртү

Әтисе һәм өлкән ир туганнары (Габдрахман, 1887–1937; Габделәхәт, 1889–1938) кебек, Габдерәшит шулай ук тарих фәне белән кызыксынган. Габдерәшит Фәхретдинов, нигездә, төгәл фәннәр укытучысы булса да, тарих дәреслеге төзү принципларын һәм аны укыту методикасын да яхшы белгән.

1919 елда, Россия мөселман укытучыларының икенче корылтаенда (1917) кабул ителгән «Россиядә төрек-татар халкы өчен алты еллык ибтидаи мәктәп программасы» нигезендә, ул алты еллык ибтидаи мәктәпләрнең югары сыйныфлары өчен «Россия тарихы» дәреслеге язган («Россия тарихы». Казан: Өмед литотипографиясе, 1919).

Г. Фәхреддинов китабында ибтидаи мәктәпләрдә «Россия тарихы» фәнен укыту методикасына да туктала. Галим фикеренчә, «Россия тарихы» фәне «Тарихы мөкаддимә»дән соң (ягъни тарих нәрсә икәне аңлатылгач) укытылу шарт. Автор, дәресләрнең эчтәлеген баерак итү һәм укучылар теманы яхшы үзләштерсен өчен, күргәзмә әсбаплар һәм рәсемнәрдән файдаланырга, укучылар белән төрле экскурсияләргә (тарихи биналар, казылган курганнарга, музейларга) барырга өнди.

Дәреслекнең эчтәлеге үзгәртү

  • Россия мәмләкәтенең төзелә башлавы.
  • Киев дәвере.
  • Суздаль дәвере. Рус җиренең удельләргә бүленүе. Татарларның һөҗүме.
  • Рус җирләренең бергә җыелуы. Русларның татарлар хакимиятеннән чыгулары.
  • Дүртенче Иван.
  • Башбаштаклык дәвере.
  • Беренче Романовлар заманында рус җиренең әхвәле.
  • Бөек Россия дәвере. Пётр заманы.
  • Икенче Екатерина - Әби патша заманы.
  • Беренче Александр заманы.
  • Төркстан, Кавказ явы һәм Балкан славяннары өчен сугышу.
  • Икенче Александрның исляхате.
  • Идарәи мотлаканның соңгы дәвере.

«Дүртенче Иван» бүлегендә автор Явыз Иван заманында Рус дәүләтенең эчке һәм тышкы сәясәтен тасвирлый. IV Иванның явызлыгы сәбәбен һәм нәтиҗәсен яшьтән үк ата-ана, тәрбиячеләр һәм тирәлек биргән тәрбиягә бәйләп аңлата.

Әдәбият үзгәртү

  • Шараф Арслан. Сведения о детях Ризаэтдина Фахретдинова // Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык = Ризаэтдин Фахретдинов: Научно-биографический сборник / Төз. Раиф Мәрданов, Рамил Миңнуллин, Сөләйман Рәхимов. — Казан: Рухият, 1999. — 224нче бит.
  • Фәхреддинов Г. Россия тарихы. Казан: Өмед литотипографиясе, 1919 ел.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Аминов Т. М. Фахретдинов Ризаитдин Фахретдинович, Риза Фахретдин.(үле сылтама) Башкирская энциклопедия. Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015-2020. ISBN 978-5-88185-306-8 (рус.)
  2. Роднов М. И. Семья Р. Фахретдинова по материалам земской переписи 1900—1901 гг(рус.)
  3. Шараф Арслан. Сведения о детях Ризаэтдина Фахретдинова // Ризаэтдин Фәхретдин: Фәнни-биографик җыентык = Ризаэтдин Фахретдинов: Научно-биографический сборник / Төз. Раиф Мәрданов, Рамил Миңнуллин, Сөләйман Рәхимов. — Казан: Рухият, 1999. — 224нче бит
  4. Габдерәшит Фәхреддин. tatkniga.ru