Габделхәй Сәетов

Советлар Берлеге Каһарманы

Габделхәй Сәетов (1924-2000) – Советлар Берлеге Каһарманы (1945).

Сәетов Габделхәй Сәет улы
Туу датасы 3 апрель 1924(1924-04-03)
Туу урыны Башкортстанның Балтач районы, Текән авылы
Үлем датасы 27 июль 2000(2000-07-27) (76 яшь)
Үлем урыны Тәтешле районы, Чургылды авылы
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
Сержант
Сержант
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Сәетов Габделхәй Сәет улы 1924 елның 3 апрелендә хәзерге Башкортстан Республикасының Балтач районы Текән авылында туган. Татар милләтеннән.[1]

Башлангыч мәктәп бетергәч, колхозда эшләгән. 1942 елдан Совет Армиясе сафына алына, 1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышында катнаша.

1нче Белоруссия фронтының 5нче удар армиясе 230нчы укчы дивизиясендә 988нче укчы полкның минометчылар взводы командиры ярдәмчесе, разведкачы сержант Сәетов Польша җирләрен (Варшава, Познань шәһәрләрен) азат итүдә катнаша, Берлингача барып җитә. Разведкачы буларак, еш кына фронт сызыгын үтеп чыга, дошманның ут нокталарын ачыклый, мәгълүмат бирердәй дошман сугышчыларын «тел»гә алып кайта. Бервакыт аның төркеме немец генералын кулга төшерә, үзебезнекеләр ягына чыкканда генерал тормышын саклап кала алмасалар да, бай мәгълүматлы оператив карталары, башка документлары кайтарып тапшырыла. 1945 елның 24 апрелендә Сәетов, укчы взвод белән бергә, беренчеләрдән булып Шпрее елгасын кичеп чыга, Руммельсбургер күле ярында плацдарм яулап, дошманның контрһөҗүмнәрен кире кагуда катнаша, аргы ярдагы минометчыларга кирәкле мәгълүматны тапшырып тора.

1945 елның 31 май Указы белән Г.С.Сәетовка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән. Сугыш тәмамланганнан соң Башкортстанга кайта, Тәтешле районының Чургылды авылында яши һәм эшли. 1999 елдан Чургылдының яңа урамы Габделхәй Сәетов исемен йөртә. 1945 елдан КПСС әгъзасы.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү