Вячеслав Шугаев, Вячеслав Максим улы Шугаев (рус. Шугаев, Вячеслав Максимович) (1938 елның 10 феврале, ТАССР, Минзәлә1997 елның 3 марты, Мәскәү) — язучы, сценарийлар авторы, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1966), Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1977).

Вячеслав Шугаев

В.М. Шугаев (1938-1997)
Тугач бирелгән исеме: Вячеслав Максим улы Шугаев
Туу датасы: 10 февраль 1938(1938-02-10)
Туу урыны: Минзәлә, ТАССР
Үлем датасы: 3 март 1997(1997-03-03) (59 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү
Ватандашлык: РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 1955-1997
Юнәлеш: проза, публицистика
Жанр: повесть, хикәя
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Прокатчик Иван Никонов» (1959, Свердловск)
Бүләкләр: «Хөрмәт Билгесе» ордены (1984)
Халыклар дуслыгы ордены (1988)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Мәхәббәт арифметикасы» (рус. Арифметика любви, 1979) китабы

1938 елның 10 февралендә Татарстан АССР Минзәлә шәһәрендә туган. Гаиләсе Минзәләнең элекке Свердлов (хәзерге Муса Җәлил) урамында яши. В.М. Молотов исемендәге (хәзерге 1нче санлы мәктәп) мәктәпкә укырга керә.

1949 елда гаиләсе белән Свердловскга (1991 елдан Екатеринбур) күчеп китә. «Уралмаш» заводында расточник ярдәмчесе булып эшли һәм урта мәктәпне тәмамлый. Урал дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач (1961), «Уральский рабочий» (Свердловск), «Восточно-Сибирская правда» (Иркутск) газеталарында эшли.

1978 елга кадәр Иркутсктә яши, билгеле китаплары да шунда вакытта языла: «Чабам һәм әйләнеп кайтам» (рус. Бегу и возвращаюсь, 1966), «Авыл» (рус. Деревня), «Добролет авылы» (рус. Деревня Добролет), «Җәй уртасындагы мәхәббәт» (рус. Любовь в середине лета), «Мәхәббәт арифметикасы» (рус. Арифметика любви, 1979), «Ата-ана көнендәге яңгыр» (рус. Дождь в Радуницу), «Каравыл өе» (рус. Караульная зимка), «Озату» (рус. Проводины), «Онытылган төш» (рус. Забытый сон, 1973) һ.б.

1978 елдан Мәскәүдә яши һәм «Молодая гвардия» мөхәрририятенең проза бүлеге мөдире булып эшли, А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укыта. Мәскәүдә вакытта «Өч хатын-кыз» (рус. Три женщины), «Дмитров шимбәсе» (рус. Дмитровская суббота), «Ситсы кашагалар» (рус. Ситцевые занавески), «Укытучылар һәм яшьтәшләр» (рус. Учителя и сверстники) һ.б.

«Мәхәббәт арифметикасы», «Онытылган төш», «Боготолда ярәшү» (рус. Помолвка в Боготоле) әсәрләре буенча кинофильм төшерелгән [1]

Әсәрләре инглиз, испан, литва, поляк, словак, француз, чех, эстон телләренә тәрҗемә ителгән.

Минзәләдә үзгәртү

В.М. Шугаев беренче тапкыр Минзәләгә 17 яшендә (1954 елда) 1нче санлы мәктәпкә бергә укыган сыйныфташларының чыгарылыш кичәсенә кайта. Икенче мәртәбә Минзәләгә 25 елдан соң, күренекле язучы булгач кына кайта. Туган шәһәре турында хәтирәләре «Майскийда көз» (рус. Осень в Майском), «Майский малайлары» (рус. Майские мальчики), «Туган як калкулыкларының сурәте» (рус. Очертания родных холмов) повестьларында чагылыш таба.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү