Вульва (Vulva) — ана җенес затларында тышкы җенес органы.

Вульва
Сурәт
Әүвәлгесе генитальный бугорок[d] һәм Labioscrotal swelling[d]
Лимфодренаж касыкның өслек лимфатик төеннәре[d]
Артериаль чыганак internal pudendal artery[d]
Веноз дренаж internal pudendal veins[d]
Иннервируется срамной нерв[d]
3D-модель
NCI Thesaurus идентификаторы C12408
 Вульва Викиҗыентыкта
Вульва
Өлеш хатын-кызларның җенси системасы һәм сидек системасы
Кан килү internal pudendal artery[d]
Кан китү internal pudendal veins[d]
Лимфа касыкның өслек лимфатик төеннәре[d]
Идентификаторлар
TA A09.2.01.001
FMA 20462

Хатын-кызларның җенси өлкәсе, вульва (pudendum femininum, vulva

Зур җенси иреннәр

·       Зур җенси иреннәр (labium majus pudenda) - парлы тире җыерчыклары, анда май һәм тоташтыргыч тукыма бар. Җыерчыклар алдан һәм арттан ике комиссура белән тоташа:

o  Киң алгы иреннәр ябышуы (commissura labiorum anterior);

o  Тар арткы иреннәр ябышуы (commisura labiorum posterior).

·       Ике зур җенси иреннәр арасындагы ярыксыман аралык җенси ярык (rima pudenda) дип атала.

·       Зур җенси иреннәрдән өстәрәк, тире асты клетчатка катламы яхшы үсеш алган касык симфизының алгы өлеше касык (mons pubis) дип атала. Касык һәм зур җенси иреннәрнең кырыйдагы өлеше чәч белән капланган. Чәчләрнең өске үсү кырые кендектән 9-10 см аста ятма (горизонталь) урнашкан. 

Кече җенси иреннәр

·       Кече җенси иреннәр (labium minus pudendi) зур җенси иреннәрдән эчкә таба урнашкан. Алар шулай ук тире җыерчыклары булып тора, төзелешләре буенча лайлалы катлауга охшаш.

·       Кече җенси иреннәрдә чәчләр үсми, аларда кече бусага бизләре (glandulae vestibulares minores) бар.

·       Һәр кече җенси иреннең алгы очы ике аякчыкка бүленгән:

o   Латераль аякчыклар клиторны урап уза һәм каршы яктагы шундый ук аякчык белән тоташып, клиторның кырый бәдәнен (сөннәтлеген) (preputium clitoridis) барлыкка китерә.

o   Медиаль аякчыклар очлы почмакта тоташа һәм клитор башчыгыннан астарак (арттарак) беркетелеп клиторның йөгәнен (ярысын) (frenulum clitoridis) барлыкка китерә.

·       Кече җенси иреннәрнең арткы очлары зур булмаган аркылы җыерчык – кече җенси иреннәрнең йөгәне (ярысы) (frenulum labiorum pudendi) белән тоташкан. 

Җиңсә бусагасы, җиңсә алды

·       Кече җенси иреннәр арасындагы ярыксыман аралык җиңсә бусагасы (vestibulum vaginae) дип атала.

·       Җиңсә бусагасына сидек чыгару юлы, аналык җиңсәсе һәм бусага бизләренең юллары ачыла.

·       Сидек чыгару юлының тышкы тишеге (ostium urethrae externum) клитор башчыгы артында урнашкан.

·       Тагын астарак һәм сидек чыгару юлының тышкы тишегеннән арттарак җиңсә тишеге (ostium vaginae) урнашкан.

·       Җиңсә тишегенең һәр ягында, гыйффәтле яры һәм кече җенси иреннәр арасы сырында зур бусага биз (Бартолин) (glandula vestibularis major) юлы тишеге урнашкан. Ул биз ирләрнең бульбоуретраль бизләренең аналогы һәм кече җенси иреннәр нигезендә урнашкан.

·       Бусага төпсәсе (bulbus vestibuli) – нечкә веноз челтәр, ирләрнең көпшәкле гәүдәләрнең куышлыклы тукымасын хәтерли, җиңсәнең аскы очыннан латераль, зур җенси иреннәр нигезендә урнашкан.

Клитор

·       Клитор, телчек (clitoris) җенси әгъзаның куышлыклы гәүдәләренә туры килә һәм башчыктан, гәүдәдән һәм аякчыклардан тора.

·       Клитор гәүдәсе (corpus clitoridis) тыгыз фиброз капсула белән капланган – клитор фасциясе (fascia clitoridis) һәм тулы булмаган округ белән ике яртыга бүленгән – клиторның куышлыклы гәүдәләре (corpus cavernosum clitoridis).

·       Клитор гәүдәсе алга таба тарая һәм клитор башчыгы  (glans clitoridis) белән тәмамлана.

·       Артка таба клитор гәүдәсе ике клитор аякчыгына (crus clitoridis) бүленә һәм алар касык сөякләренең аскы тармакларына беркетелә.

·       Клитор гәүдәсе касык симфизына клиторны асып торучы бәйләвеч (lig. suspensorium clitoridis) ярдәмендә беркетелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.