Владимир Набоков

Набоков Владимир Владимирович (Владимир Сирин дигән псевдонимы да булган; 22 апрель 1899 ел2 июль 1977 ел) — рус һәм Америка сәясәтчесе, шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбиятчы һәм энтомолог.

Владимир Набоков
Туган телдә исем рус. Владимир Владимирович Набоков
Әйтелеш
Туган 10 (22) апрель 1899[1]
Санкт-Петербург, Санкт-Петербург губернасы, Россия империясе[2]
Үлгән 2 июль 1977(1977-07-02)[3][4][5][…] (78 яшь)
Моңтрө, Швейцария[2]
Үлем сәбәбе авыру
Күмү урыны Cemetery of Clarens[d][6]
Яшәгән урын Моңтрө
Эшленд (Орегон)
Санкт-Петербург
Берлин
Париж
Канн
Ментона
Ливадия[d]
Кембриҗ
Прага
Антиб
Фрежюс
Мәнһәттен
Веллесли (Массачусетс)
Кембриҗ
Итака (Нью-Йорк)
Chauncy Street[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Тринити көллияте[d] һәм Кембриҗ университеты[7]
Һөнәре новеллачы, шагыйрь, язучы, хайванатбелгеч, тәрҗемәче, драматург, автобиограф, сценаричы, лепидоптеролог, университет профессоры, әдәби тәнкыйтьче, журналист, писатель научной фантастики, шаһмат кампазитыры, шаһматчы, әдәбият белгече, бөҗәкбелгеч, литературовед
Эш бирүче Гарвард университеты[7], Корнелл үнивирситите һәм Веллсли көллияте[d][7]
Җефет Набокова, Вера Евсеевна[d]
Балалар Дмитрий Владимирович Набоков[d][8]
Ата-ана
Кардәшләр Сергей Владимирович Набоков[d], Кирилл Владимирович Набоков[d] һәм Елена Владимировна Набокова[d]

 Владимир Набоков Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Володя Набоков, 1907 ел.
 
Петербургта В. В. Набоков йортындагы музей, Набоковларның гаиләсе 1897 елдан анда яши башлый. Владимир Набоков 18 яшенә кадәр шунда яши.

Владимир Владимирович Набоков 1899 елның 22 апрелендә Санкт-Петербургта бай мирза гаиләсендә туа.

Әтисе Владимир Дмитриевич Набоков (1869-1922), юрист, билгеле сәясмән, Конституцион-демократик фиркасенең (кадетлар фиркасе) лидерларының берсе, борынгы рус дворяннары Набоковларның нәселе. Әнисе — Елена Ивановна (кыз фамилиясе Рукавишникова; 1876-1939), бай алтын сәнәгәтчесе кызы. Владимирдан тыш гаиләдә тагын ике ир туганы һәм ике сеңлесе була.

Әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да язучының картаталары һәм картәниләре дворяннар нәселеннән, бай һәм билгеле кешеләр була.

Набоковларның гаиләсендә өч тел кулланылган: рус, инглиз һәм француз, булачак язучы бәләкәйдән ук өчесендә дә сөйләшеп үсә. Үзенең әйтүе буенча, ул элек инглизчә, шуннан соң гына русча укырга өйрәнә. Набоковның балачагы җитеш тормышта, байлыкта уза. Аларның Петербургта үзләренең йортлары Һәм Гатчина янында имениеләре була.

Башта Набоков Тенишев училищесында Петербургта укый. Әдәбият һәм энтомология белән Набоков гомер бары кызыксыначак.

 
Рождественодагы имениеләре

1916 елның көзендә Набокова әниснең бер туган абыйсы Василий Иванович Рукавишников Рождествено дигән имениесен һәм миллионлы мирасын калдыра. Училищеда укып йөргәнендә үк Набоков 1916 елда «Шигырлар» (рус. «Стихи») дигән беренче җыентыгын нәшер итә, анда 1915 елның августыннан 1916 елның маена кадәр язган 68 шигыры тупланган була.

Октябрь революциясе Набоковларны Кырымга күчеп китергә мәҗбүр итә. Набоковның әсәрләре «Ялта тавышы» (рус. «Ялтинский голос») дигән газетада басыла башлый, театраль труппалар аның әсәрләрен сәхнәләштерә. 1918 елның гыйнварында «Ике юл» (рус. «Два пути») дигән альманах чыга, анда Набоковның 12 һәм аның класташы А. Н. Балашовның 8 шигыры тупланган була.

1919 елның апрелендә большевиклар Кырымны алыр алдыннан, Набоковлар гаиләсе Русияне ташлап китә. Алар Берлинда яши, Владимир Кембридж университетында (Тринити-колледж) белем ала, ул анда русча шигырлар язуын дәвам итә һәм Льюис Кэрроллның «Алиса могҗизалар илендә»сен («Алиса в Стране чудес») рус телене тәрҗемә итте. Кембридж университетында Набоков Славяннар җәмгыйәтен төзей, аннары ул Кембридж университетының[9] Рус Җәмгыяте дип атала башлый.

1922 елның март аенда Владимир Набоковның әтисе Владимир Дмитриевич Набоков үтерелә.

 
СПбГУның филология факультеты ихатасында Владимир Набоков һәйкәл
 
«Montreux Palace» кунакханәсе алдында Владимир Набоков һәйкәле, анда язучы тормышының соңгы елларын үткәрә

Берлинда (1922-1937) үзгәртү

1922 елда Набоков Берлинга яшәргә күчә, инглиз телен укытып яши башлый. Рус эмигрантлары чыгарган гәзитләрдә хикәяләре басылып тора.

1925 елда Набоков Вера Слонимга өйләнә. Аларның беренче һәм бердәнбер баласы, уллары Дмитрий (1934-2012) тыуа. Дмитрий әтисенең әсәрләрен тәрҗемә итә һәм бастырып чыгара, аларның Россияда[10] популяр булып китүенә булышлык итә.

Өйләнгәннән соң Набоков үзенең «Машенька» (1926) исемле беренче романын тәмамлый. 1937 елга кадәр ул рус телендә тагы 8 роман яза. Әсәрләрен В. Сирин псевдонимы астында «Заман язмалары» (Париж) журналында бастыра. Набоковның Совет Россиясендә басылмаган романнары көнбатыш эмиграциясендә уңыш казана һәм әле дә рус әдәбиятенең шедеврлары булып санала, бигрәк тә «Лужинның яклануы» (рус. «Защита Лужина»), «Сәләт» (рус. «Дар»), «Җәзага чакыру» (рус. «Приглашение на казнь», 1938).

 
Набоковның Cimetière de Clarensтағы (Швейцария) кабере

АКШта үзгәртү

Америкада 1940 елдан 1958 елга кадәр Набоков америка университетларында рус һәм дөнья әдәбияты буенча лекцияләр укый, шул акчага яши.

Инглиз телендәге беренче романын («Себастьян Найтның чын тормошо»; рус. «Подлинная жизнь Себастьяна Найта») Набоков АКШ-ка киткәнче ук яза башлаган булган. 1938 елдан гомеренең ахырына кадәр Набоков башка рус телендә бер роман да язмый. Инглиз телендәге беренче романнары «Себастьян Найтның чын тормошо» (рус. «Подлинная жизнь Себастьяна Найт») һәм «Уйнаштан туганнар билгесе астында» (рус. «Под знаком незаконнорождённых»; ингл. «Bend Sinister») әдәби әсәр буларак уңышлы булсалар да, язучыга табыш китермиләр. Набоков «Лолита» дигән роман өстендә эшли, әммә аны бастырып чыгара алырына ышанмый, чөнки анда олуг ирнең 12 яшьлек кыз белән мавыгуы тасвирлана. Ләкин роман элек Аурупада, аннары Америкада басылып чыга һәм авторга байлык һәм бөтен дөньяга танылу китерә.

Яңадан Аурупада үзгәртү

Набоков Европагаәйләнеп кайта һәм 1960 елдан Швейцариядә Монтрё шәһәрендә яши, анда үзенең соңгы романнарын яза. Иң билгелеләре — «Тонык ялкын» («Бледное пламя») һәм «Ада» (1969).

Набоковның соңгы язып бетелмәгән романы «Лаураның чыны» (Лаура и е», ингл. The Original of Laura) инглиз телендә 2009 елның ноябрендә чыга. Шул ук елда аның русча тәрҗемәсен (Г. Баралар тәрҗ., ред. А. Бабиков) «Әлифба» нәшриәте бастырып чыгара.

В. В. Набоков 1977 елның 2 июлендә вафат була, ул Швейцариянең Монтре янындагы Каран зыяратында җирләнә.

Ир туганнары һәм сеңелләре үзгәртү

 
Набоковлар 1918 елда (сулдан уңга): Владимир, Кирилл, Ольга, Сергей һәм Елена.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Литераторы Санкт-Петербурга. ХХ век / мөхәррир О. В. Богданова
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Deutsche Nationalbibliothek Record #118586114 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  3. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. Field A., Albert M. Encyclopædia Britannica
  5. Internet Broadway Database — 2000.
  6. 6,0 6,1 https://www.montreux.ch/habiter-et-decouvrir/territoire/cimetieres
  7. 7,0 7,1 7,2 Guggenheim Fellows database
  8. 8,0 8,1 8,2 Lundy D. R. The Peerage
  9. Cambridge University Russian Society
  10. Умер Набоков: В Швейцарии скончался сын знаменитого писателя(үле сылтама) РБК daily, 24.02.2012