Владимир Богатырёв

Владимир Дмитриевич Богатырёв (1974 елның 25 июне) — икътисад фәннәре докторы, профессор. Академик С. П. Королёв исемендәге Самара милли тикшеренү университеты ректоры (2019 елдан).

Владимир Богатырёв
Туган 25 июнь 1974(1974-06-25) (49 яшь)
Каен, Новосибирск өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия

Тормыш юлы үзгәртү

Владимир Богатырёв 1974 елның 25 июнендә Куйбышев шәһәрендә туган. 1992 елда С. П. Королёв исемендәге Самара дәүләт аэрокосмик университетының (СГАУ) информатика факультетына укырга керә. 1997 елда университетны «гамәли математика» белгечлеге буенча тәмамлый. 2000 елда СГАУ аспирантурасын тәмамлый. 2001—2003 елларда «Самара элеваторы» ААҖдә, коммерция һәм үсеш буенча директор урынбасары, аннары, 2001 ел азагыннан генераль директор булып эшли.

2000 елда «Инвестицион проектлар белән идарә итү һәм анализ процедураларын модельләштерү» темасына икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[1]. 2003 елдан Самара аэрокосмик университетының икътисад кафедрасы доценты, ә 2006 елдан бирле профессор.

2006 елда Самара аэрокосмик университетында «Сәнәгать комплексларында үзара килешенгән хезмәттәшлекнең модельләре һәм икътисадый механизмнары» темасына икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклаган[2]. 2007 елда вузның икътисад һәм идарә факультеты деканы итеп билгеләнә. 2010 елдан 2019 елга кадәр университетның мәгариф һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор вазыйфасын башкара. 2018 елның февраленнән — «Цифрлы икътисад» НОК директоры.

2019 елның 15 гыйнварында Самара университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[3]. 2020 елның 14 гыйнварында фән һәм югары белем министры Михаил Котюков университет ректоры вазыйфасына билгеләп кую турындагы указга кул куя[4].

Бүләкләр үзгәртү

  • «2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медале;
  • Самара өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хаты (2018);
  • «1941 елның 7 ноябрендә Куйбышев шәһәрендә хәрби парад истәлегенә» истәлек билгесе;
  • Самара өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы (2008).

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Владимир Богатыревның фәнни мәнфәгатьләре өлкәсе — икътисадның математик һәм инструменталь методлары, шулай ук инновацияләр, югары технологияле производстволар белән идарә итү. Ул үзенең «Актив җитештерү-икътисади системаларда хезмәттәшлек механизмнары модельләре» монографиясен җитештерү-икътисадый системаларында структур элементларның үз-үзләрен тотышы стратегиясен анализлауга, шулай ук әлеге структур элементлар арасында каршылыкларны ачыклауга һәм алар арасында килешенгән хезмәттәшлек шартларын табуга багышлый.

Басмалар үзгәртү

Владимир Богатырёв 130дан артык мәкалә авторы, шул исәптән 17 уку әсбабы, методик күрсәтмәләр һәм монографияләр авторы.

  • Модели механизмов взаимодействия в активных производственно-экономических системах / Богатырев В.Д. // Самара, 2003.
  • Региональные аспекты развития промышленного комплекса в условиях цифровой экономики / Богатырев В.Д., Булавко О.А., Гродский В.С., Домнина С.В., Иваненко Л.В. и др. // Самара, 2018.
  • Основы теории управления экономическими системами / Богатырев В.Д., Герасимов Б.Н. // Самара, 2008.
  • Механизм управления взаимодействием в одноуровневой организационной системе / Богатырев В.Д. // Автоматика и телемеханика. 2005. № 5. С. 156–174.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Владимир Дмитриевич Богатырёв Моделирование процедур анализа и согласованного управления инвестиционными проектами(рус.). — С. 22.
  2. Владимир Дмитриевич Богатырев Модели и экономические механизмы согласованного взаимодействия в промышленных комплексах(рус.). — С. 40.
  3. Временно исполняющим обязанности ректора назначен Владимир Богатырев.
  4. Владимир Богатырев назначен ректором Самарского университета.

Сылтамалар үзгәртү