Владимир Акимов (Владимир Яков улы Акимов, чуаш. Владимир Яковлевич Акимов) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче рәссам. Русиянең атказанган, Татарстанның халык (2006) рәссамы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1994). ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1983). КФУ Чаллы институты доценты (2012).

Владимир Акимов
Туган телдә исем Владимир Яков улы Акимов
Туган 27 ноябрь 1950(1950-11-27) (73 яшь)
Самар өлкәсе Сергиевск районы Янтурай авылы
Милләт чуаш
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре рәссам

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
«Армагеддон» (үзәк өлеше). 1982-1985
 
«Җырчы Эльмира Галиева». 2006

1950 елның 27 ноябрендә Куйбышев (хәзер Самар) өлкәсе Сергиевск районы Янтурай авылында туган. Туган авылында, аннары Кармала-Аделяково авылында укый. Чабаксарда сәнгать укуханәсен (1971) тәмамлый. ЧАССР Батыр районы Согыт мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли. 1971-1974 елларда хәрби хезмәттә була. Армиядән соң И.Е. Репин исемендәге Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтының сынлы сәнгать факультетын (1980) тәмамлый. Академик Харис Якупов чакыруы буенча Казанга килә, ССРБ рәссамнар берлегенең Казандагы иҗат остаханәсендә укый. 1982 елда Яр Чаллыга күчә, фатирлы һәм остаханәле була. 2005 елдан Кама политехника институтында (хәзер КФУ Чаллы институты) автомобиль бүлеге автомобиль дизайны кафедрасында укыта, доцент (2012).

Иҗаты үзгәртү

Кечкенәдән рәсем ясау белән кызыксына. Ата-анасы риза булмаса да, авылларына эшкә килгән рәссам киңәше белән Чабаксарга, сәнгать укуханәсенә укырга китә. Картиналарында туган як табигате, туган авылы Янтурай кешеләре турында сөйли. 1985-1990 елларда «Янтурай авылы әкиятләре» шәлкеме өстендә эшли. Аннары «Минем мифофаре» (Минем мифлы-фантазияле реализм) шәлкемен ясый: «Оча торган сыерга һәйкәл кую», «Янтурай авылы кешеләренең Сальвадор Далигә һәйкәл куюы», «Ваня агайны җирләү», «Янтурай флорасы», «Көмешкә куу аппаратын кору». Бухенвальдны барып карау «Армагеддон» картинасын (1982-1985) ясауга этәргеч бирә. Иҗатына француз экспрессионистлары, нидерланд рәссамы Питер Брейгель иҗатының тәэсире зур булды, дип исәпли. Автобиографик «Зәңгәр иртә» (хәзер ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда) картинасы (1983) белән ССРБ / РСФСР рәссамнар берлегенә әгъза (1984) итеп алына. «Печән өстеле июль» картинасын Чуаш дәүләт картина галереясы сатып ала. «Очыш мөмкинлеге» картинасын (1992) Чабаксар, Мәскәү, Вена, Берлин, Нью-Йорк, Кёльн шәһәрләрендә күрсәтә.

Күргәзмәләре үзгәртү

1983 елдан башлап, республика, зона, бөтенрусия, халыкара (барлыгы 62) күргәзмәләрдә катнаша.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • ВЛКСМ ҮК мактаулы билгесе (1984)
  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1994).
  • Татарстанның халык рәссамы (2005).
  • Русиянең атказанган рәссамы.
  • «Сәнгатьтәге уңышлары өчен» шәрәфле медале (2011).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Арт-монитор» сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-05-11 

Чыганаклар үзгәртү

  1. Н. Вяткина. Менә минем чуаш авылым. «Наш дом – Татарстан», № 6, 2014.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү