Вилһелм Кюхельбекер

Вилһелм Кюхельбекер, Вилһелм Карл улы Кюхельбекер, алман. Wilhelm Küchelbecker, рус. Кюхельбекер Вильгельм Карлович (1797 елның 21 июне, Санкт-Петербург1846 елның 23 августы, Тобол) — язучы, тәнкыйтьче, декабрист.

Вилһелм Кюхельбекер
алман. Wilhelm Küchelbecker

В.К. Кюхельбекер (1797-1846)
Тугач бирелгән исеме: Вилһелм Карл улы Кюхельбекер
Псевдонимнар: «Кюхля»
Туу датасы: 21 июнь 1797(1797-06-21)
Туу урыны: Санкт-Петербург
Үлем датасы: 23 август 1846(1846-08-23) (49 яшь)
Үлем урыны: Тобол
Милләт: алман
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Эшчәнлек төре: язучы, тәнкыйтьче, драматург
Иҗат итү еллары: 1815-1846
Юнәлеш: романтизм, тәнкыйди реализм
Жанр: драма, поэма, повесть, шигырь
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: 1815

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1797 елның 10 (21) июнендә Санкт-Петербургда саксонияле асылзат гаиләсендә туган. Балачагы Эстляндиядә әтисенең Авинорм утарында һәм Верро шәһәрендәге[1] шәхси пансионатта (1808 елдан) узган. 1811 елда Царское Селодагы лицейга укырга керә, лицейда А.С. Пушкин, А.А. Дельвиг һ.б. белән бергә укый. 1815 елдан шигырьләрен «Амфион» һәм «Сын отечества» журналларында бастыра башлый. Беренче шигырләре В.А. Жуковскийга ияреп, элегия жанрында язылса, бик тиздән иҗатында ирек сөю, хөрлек, ватандарлык идеяләрен якын итә.

1817 елда лицейны көмеш медальгә тәмамлый. Россия империясе Чит илләр коллегиясенең баш архивына хезмәткә урнаша. Санкт-Петербургның Баш педагогия институты каршындагы Благородный пансионда укыта (шәкертләре арасында А.С. Пушкинның энесе Лев Пушкин). Туганы Ф.Н. Глинка аркылы булачак декабристлар белән якыная. 1819 елдан «Сайланган Михаил» (рус. Избранный Михаил) масон ложасы һәм «Рус телен яратучыларның хөр җәмгыяте» әгъзасы. А.С. Пушкин, А.А. Дельвиг, Е.А. Боратынский белән «Дус шагыйрьләр берлеге» төзи.

1820 елда сөргенгә җибәрелгән А.С. Пушкинга «Шагыйрьләр» шигырен багышлый һәм үзенә «сәяси ышанычсыз» тамгасы ала.

1820-1821 елларда А.Л. Нарышкин тәкъдиме белән (аның сәркатибе сыйфатында) Аурупада (Алмания, Франция, Италиядә) сәяхәттә була. 1821 елның апрель-маенда Парижда монархиягә каршы булган «Атеней» җәмгыятендә рус теле һәм әдәбияты буенча лекцияләр укый. франсуз полициясе һәм Париждагы Россия империясе илчелеге таләбе буенча туган иленә кайтырга мәҗбүр була.

1821 елның көзеннән 1822 елның язына кадәр Кавказда генерал А.П. Ермолов янында махсус эшләр буенча чиновник булып (коллежский асессор чинында) хезмәт итә. А.С. Грибоедов белән дуслаша, аның тәэсирендә иҗатында югары стиль, ватандарлык һәм дини темалар барлыкка килә[2]. «Пәйгамбәрлек» (рус. Пророчество) (1822), «Байронның үлеме» (рус. Смерть Байрона) (1824) шигырьләрендә, Библия образларын замана темасы белән бәйләп, ода жанрын яңартырга омтыла.

Генерал Ермоловның туганы белән дуэльдә атышуы сәбәпле, Кавказдан китәргә мәҗбүр була һәм 1822 елдан Смоленск губернасы Закуп утарында апасы Устинья Кюхельбекер (ире буенча Глинка) (1786-1871) гаиләсендә яши. Закупта Авдотья Пушкинага гашыйк була, өйләнергә җыена, ләкин гаиләсен тәэмин итә алмаячагын белгән әнисе каршы төшә. Биредә «Кассандра» поэмасын яза, Грибоедовка багышланган поэмасын яза башлый.

1823 елдан Мәскәүдә яши. 1823-1825 елларда А.С. Грибоедов (1795-1829), В.Ф. Одоевский (1804-1869) белән «Мнемозина» әлманахы нәшер итә (барлыгы 4 өлеше чыга). Биредә үзенең «Адо», «Башсызлар җире» повестьларын, Аурупага сәяхәте турында хатларын, язучылар арасында шау-шу куптарган «Соңгы ун елда безнең шигъриятнең, аеруча лирик шигъриятнең, юнәлеше» исемле, элегия шигъриятен тәнкыйтьләгән, ода шигъриятен күтәргән мәкаләсен бастыра. Радикаль сәяси карашлары тиранлыкка каршы көрәшкә багышланган «Аргивяннар» трагедиясендә (1823) чагылыш таба.

Декабристлар ихтилалы үзгәртү

 
К. Кольман. «Декабристлар фетнәсе»

1825 елда К.Ф. Рылеев тәкъдиме белән Төньяк җәмгыятенә алына. 1825 елның 14 (26) декабрендә Санкт-Петербургның Сенат мәйданында бөек кенәз Михаил Павел улына һәм генерал А.Л. Воиновка ата, ләкин икесендә дә пистолеты осечка бирә. Декабристлар ихтилалынннан соң, Санкт-Петербургдан Аурупага качмакчы була, ләкин Варшауда тотылып, кулга алына, Петропавел кирмәненә озатыла. Үлем җәзасына хөкем ителә. Үлем җәзасы башта 20, соңрак 15, ниһаять 10 ел төрмәдә ялгыз утыру һәм гомерлек сөрген белән алыштырыла.

1826 елның июленнән 1835 елның декабренә кадәр Кексһольм, Шлиссельбург, Динабург, Ревель, Свеаборг кирмәннәрендә утыра.

1836 елның гыйнварыннан Себердә сөргендә: башта Иркутск губернасының Баргузин шәһәрендә, 1839 елдан Акша станицасында, 1844 елдан Курганда, соңгы ярты ел Тоболда яши. Туберкулез белән авырый, 1846 елда сукыраеп үлә.

Иҗаты үзгәртү

Төрмәдә һәм сөргендә вакытта үзендә иҗат итәргә көч таба, күп яза, көндәлек алып бара. Әсәрләрендә үз-үзеңнән, эшләгән эшләреңнән баш тарту, тәүбә итү, язмыш белән килешү, Аллаһыга якынаерга тырышу мотивлары өскә чыга. Шул ук вакытта шагыйрьнең аерым миссиясе булуга ышану, эшләгән эшләрендә хаклы булуын тою, элекке идеалларга тугърылык саклау, үлгән дусларын сагыну мотивлары да саклана. «Давид» поэмасында (1826-29) Иске Гаһед пәйгамбәре һәм патшасының тарихын сурәтли. «Зоровавель» (1831), «Җиде йоклаучы үсмер» (1830), «Юрий һәм Ксения» (1835), «Агасвер» («Мәңгелек яһүд») (1832-46) поэмалары Библия сюжетларына, христиан дине легендаларына нигезләнеп язылган. «Ятим» (1833) поэмасында сатира ярдәмендә ярлы дворян гаиләсенең тормышы сурәтләнә. «Прокофий Ляпунов» трагедиясендә (1834), «Иван, сәүдәгәр улы» драматик әкиятендә (1832-42) гади халыкның хокуклары һәм юк-барга ышанулары бәян ителә. «Архилох» поэмасында (1848-49) үзенең язмышы турында сөйли. Күләмле проза әсәрләре — «Ижорский» мистериясе (1835-41), «Колонның соңгысы» повесте (1832-45).

Язучы күп мәртәбәләр рөхсәт сорап, мөрәҗәгать итсә дә, 1825 елдан соң язган әсәрләре басылмый диярлек. Журналларга юмор, грек дигаммасы турында, Мерзляков, Пушкин, Кукольник, Марлинский, Шекспир, Шиллер, Гёте, Томсон, Краббе, Мур, В. Скотт турында мәкаләләр тәкъдим итә. А.С. Пушкинның зур тырышлыгы белән, бик азы гына, исемен күрсәтмичә басыла. Язучының әсәрләрен Ю.Н. Тынянов җыя һәм 1929 елда Ленинградта 2 томлык китап итеп бастыра.

Гаиләсе үзгәртү

1837 елның гыйнварында сөргендә Баргузин почтмейстеры кызы Дросида Иван кызы Артемовага (1817-1886) өйләнә. Улы Михаилны (1839 елда туган), кызы Юстинаны (1843 елда туган), язучы үлгәч, апасы У. К. Глинка (1784-1871) тәрбиягә ала, 1856 елда амнистия буенча балаларына дворянлык дәрәҗәсе һәм фамилиясе кире кайтарыла. У. К. Глинканың улы – җәяүле гаскәр генералы Борис Глинка-Маврин.

Хәтер үзгәртү

 
Кургандагы музее

2005 елда Курганда (Куйбышев урамы, 19) музее ачылган[3].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. Том 16 (К-Л). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-347-7

Әдәбият үзгәртү

  1. Русские писатели. Биобиблиографический словарь (под ред. П.А. Николаева). В 2-х томах. I том (А-Л). М.:Просвещение, 1990. ISBN 5-09-003931-3

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү