Вильно (христиан) укытучылар институты

Вильно (христиан) укытучылар институты (рус. Учительский институт в Вильне (христианский)) — Россия империясе Вильно уку округы биләмәсендә урнашкан урта махсус педагогия уку йорты. Вильнода 1875 елда ачылган. Беренче дөнья сугышы башланганнан соң, Самарга эвакуацияләнгән, анда оештыру эшләре буенча Самар укытучылар институты белән берләштерелә.

Вильно (христиан) укытучылар институты
Нигезләнгән 1875
Адрес РИ, Вильно губернасы, Вильно
1878 елда Вильно губернасы

Тарихы үзгәртү

Вильно губернасы Россия империясенең рус, белорус һәм яһүд халыклары яшәгән хәзерге Литваның көньяк-көнчыгышындагы өязләренең бер өлешен һәм Белоруссиянең күп биләмәләрен үз эченә алган[1].

 
Генерал-губернатор граф М. Н. Муравьев-Виленский

1863 елның апрелендә ук кенәз А. П. Ширинский-Шихматов Вильно округында ике укытучылар семинариясе, шул исәптән Вильно губернасында — Молодечнода, булдырырга тәкъдим итә. Аларның һәрберсенә 30-ар православие динендәге белорус һәм литва крәстияннәре балалары шөгыльләнергә тиеш була. Халык мәгарифе министрлыгы бу уку йортларын финансларга ризалаша, әмма 1863-1865 елларда генерал-губернатор вазифасын биләгән граф М. Н. Муравьев-Виленский тәкъдим ителгән проектны хупламый. Граф бу уку йортларында нигездә җирле «поляклашкан»нарны түгел, ә Үзәк Россиядән чакыртып китерелгән православие руханилары һәм дини семинария тәрбияләнүчеләре эшләвен мәгъкуль күрә.

Сәяси һәм гамьсез бюрократик тоткарлыклар нәтиҗәсендә гомумән, округта ачылган тәүге институт яһүд Укытучылар институты була, ул Вильнода 1873 елда эшли башлый. Әмма ул дәүләт уку йорты булмый, һәм белорус, рус, литва һәм башка христианнарга конфессиональ билге буенча анда бару юлы ябык була. Вильно дәүләт, «христиан» укытучылар институтын 1876 елда гына ачу форсаты чыга. Башка укытучылар институтлары — Витебск, Могилёв һәм Минскидагы институтлар XX гасыр башында гына ачыла. Көндезге стационар укуга институтка ир-егетләр генә кабул ителә. Хатын-кызларга укыту эшен алып бару хокукын биргән имтиханнарны экстерн бирү мөмкинлеге булдырыла [2].

Яһүд укытучылар институтында укыту рус телендә алып барыла. Ләкин аны тәмамлаучылар тик яһүд башлангыч училищеларында гына укыту хокукына ия була. Христиан укытучылар институтына бары тик православие динендәгеләрне генә укырга алганнар. Бу югары уку йортлары Вильнода һәм башка шәһәрләрдә эшләгән училищелар өчен укытучы кадрлар әзерләргә тиеш, дип фараз ителгән. «Кала» төшенчәсе урынны түгел, ә статусны күз уңында тоткан; алар белән беррәттән өяз училищелары булган. Ләкин соңгыларыннан XX гасыр башына өчтән бер өлеше генә кала статусын алган. Нәтиҗәдә, Вильно округы укытучылар институты укытучылар әзерләү буенча потенциалының 30-40 % гына файдаланылган, һәм алар елына 10-15 укытучы гына әзерләп чыгара. Мәсәлән, яһүд институтында студентларның уртача еллык саны 61 генә кеше тәшкил иткән, һәм ул үзе урта уку йорты статусына ия булган [3].

Укытучылары үзгәртү

Институтның беренче директоры (1875 елның 1 июленнән алып) этнограф һәм тарихчы Юлиан Фомич Крачковский була. 1884 елда Крачковский Урта Азияга җибәрелә, ул анда Төркестан укытучылар семинариясен җитәкли. 1884 елның 1 августында статский советник Михаил Архипович Дуров Вильно укытучылар институты директоры итеп билгеләнә, 1891 елның 1 июленнән — статский советник Всеволод Семенович Богоявленский, 1913 елның 23 сентябреннән — гамәли статский советник Василий Петрович Спасский[4].

Билгеле тәмамлаучылар үзгәртү

  • Кореневский Иосиф Петрович — совет галим-педагогы, Белорус дәүләт университеты ректоры, Белорус мәдәнияте институтының мөхбир әгъзасы.
  • Некрашевич Степан Михайлович — телче галим, Белорус мәдәнияте институтын (хәзер Беларусь Республикасы Милли фәннәр академиясе) оештыручы һәм беренче рәисе, Беларусь Фәннәр академиясе академигы.
  • Сорочинский Владимир Николаевич — галим-физик, Хезмәт Герое
  • Червяков Александр Григорьевич — совет фирка һәм дәүләт эшлеклесе, БССР дан ССРБ Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы Рәисе.

Искәрмәләр үзгәртү