Графиня Вильма Йозефа Лаура Илька Хугонаи Сент-Дьёрдь (мадьярса  Hugonai Szentgyörgyi Vilma Jozefa Laura Ilka, шулай ук как Вильма Хугоннаи (мадьярса  Hugonnai Vilma исеме астында билгеле); 30 сентябрь 1847, Надь-Тетень — 25 март 1922) — Венгриянең беренче хатын-кыз табибы[2].

Вильма Хугоннаи
Туган телдә исем маҗар. Hugonnai Vilma
Туган 30 сентябрь 1847(1847-09-30)
Надьтетень[d]
Үлгән 25 март 1922(1922-03-25)[1] (74 яшь)
Будапешт, Маҗарстан кыйраллыгы[d]
Күмү урыны Керепеши[d]
Ватандашлыгы  Маҗарстан
Әлма-матер Сүрих үнивирситите
Һөнәре табиб, акушер
Җефет Vince Wartha[d]
Кардәшләр Béla Hugonnai[d]

 Вильма Хугоннаи Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

 
Вильма Хугоннаи 1900 елда
 
Вильма һәм аның ире Винсның кабере

1847 елның 30 сентябрендә граф Кальман Хугоннаи фон Сент-Дьёрдь һәм графиня Риза Панчи гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. XIX гасырда кыз урта мәктәпләргә йөрмәгән, шунлыктан Вильма йортында белем ала. 18 яшендә җир биләүче Дьёрдь Силашшига кияүгә чыга, гаиләдә өч ул туа.

1872 елда Силашши хатынына Швейцариянең Цюрих университетына медицина факультетына укырга инергә рөхсәт бирә, әммә ул укуга һәм яшәүгә киткән чыгымнарны үз аллы капларга тиеш була. 1879 елда Хугоннаи югары уку бинасын тәмамлап, чыгарылыш квалификацион имтиханнарны уңышлы тапшыра[3], һәм университет каршындагы хирургия клиникасына эшкә урнаша.

1880 елда Австро-Венгриягә кайта, әммә медицина белән шөгелләнүгә хокук ала алмый. 1881 елның мартында Венгрия университетына укырга керер өчен тиешле документларны тапшыра, әммә 1882 елның маенда Венгриянең дин һәм мәгариф министрына дипломының илдә гамәлдә булуын сорап язган мөрәҗәгате кире кагыла. Ул имтиханнар тапшыра һәм акушерка булып эшләргә генә хокук ала. Аерылшканнан соң гаиләсен үз аллы асрарга мәҗбүр була.

1887 елда профессор Винс Вартага (1844—1914) кияүгә чыга, ул 1899—1909 елларда Венгрия король фән җәмгыяте президенты вазифасын били. Никахта бер кыз туа. Иренең үтенече буенча медицина практикасын калдыра, әммә үз дипломын законлы булу хокукы өчен көрәшен дәвам итә. 1895 елда Венгриядә хатын-кызларга университетларда укырга рөхсәт бирәләр, ә 1897 елның маенда Вильмага рәсми рәвештә табиб булып эшләргә рөхсәт бирелә, әммә 1913 елга кадәр барлык хатын-кыз ир-ат коллегалары күзәтүе астында эшләгәннәр[3]. Шулай итеп ул Венгриядә беренче хатын-кыз табиб булып китә[4].

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елның августында Хугоннаи кыр медикатры курсларын тәмамлый һәм Техник университеты каршындагы Хәрби госпитальнең баш табибы итеп тәгаенләнә. Истәлекле хәрби медаль һәм II сыйныф Кызыл Тәре алдындагы хезмәтләре өчен билгесе белән бүләкләнә[5].

1922 елның 25 мартында Будапешт шәһәрендә вафат була. Керепеши зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.omikk.bme.hu/archivum/angol/htm/hugonnay_v.htm
  2. Iván Völgyes, Nancy Völgyes, The liberated female: life, work, and sex in socialist Hungary, Westview Press, 1977, p. 9
  3. 3,0 3,1 Jennifer S. Uglow, Maggy Hendry, The Northeastern Dictionary of Women’s Biography, UPNE, 1999, p. 268
  4. Steinberger Sarolta (1875—1966) is a doctor, a feminist, Mamika, 30 May 2015, Nokert.hu, Retrieved 21 April 2017
  5. Originaltext der kuk. Urkunde, Wien 17. August 1915.

Әдәбият үзгәртү

  • Erzsébet Kertész: Vilma doktorasszony. Az első magyar orvosnő életregénye. Budapest 1965, 1998.
  • Iván Völgyes, Nancy Völgyes: The liberated female. Life, work, and sex in socialist Hungary. Westview Press 1977. S. 9.