Вилдан Хәбиев (1924-1945) – Советлар Берлеге Каһарманы (1943).

Вилдан Хәбиев
Туу датасы 10 сентябрь 1924(1924-09-10)
Туу урыны Иске Кулаткы районы, Урта Тәрәшкә авылы
Үлем датасы 11 март 1945(1945-03-11) (20 яшь)
Үлем урыны Чернигов өлкәсе
Гаскәр төре артиллерия
Дәрәҗә кече лейтенант
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Хәбиев Вилдан Сәет улы 1924 елның 10 сентябрендә хәзерге Сембер өлкәсе Иске Кулаткы районы Урта Тирескә авылында крестьян гаиләсендә туган. Татар милләтеннән. Сугышка чаклы Үзбәкстан Республикасының Шәһрехан шәһәрендә аяк киемнәре тегү фабрикасында эшли. Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренә 1942 елның көзендә алына. 1943 елдан КПСС әгъзасы.

1943 елның апреленнән яу кырында, минометчы. Үзәк фронтның 65нче армиясе 193нче укчы дивизиясендә 685нче укчы полкында миномет отделениесе командиры сержант В.С.Хәбиев 1943 елның 15 октябрендә бер төркем сугышчылар белән Днепрны кичеп чыга. Украинаның Чернигов өлкәсе Репкин районы Каменка авылы янында плацдарм яулап ала. Дошманның бер-бер артлы кабатланган контрһөҗүмен кире кагуда сержант Хәбиев җитәкчелегендәге миномет отделениесенең роле мөһим була. 1943 елның 30 октябрь Указы белән В.С.Хәбиевкә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул Ленин ордены белән бүләкләнә. 1944 елда В.С.Хәбиев кыска сроклы кече лейтенантлар курсын тәмамлый.

Минометчы әфисәр 1945 елның 11 мартында һәлак була.

Шәһриханның ял паркында аның бюсты куелган, шәһәрнең бер урамы батыр милләттәшебез исемен йөртә.

Чыганаклар үзгәртү