Вилдан Сәетов (Вилдан Гыйльман улы Сәетов, баш.  Уйылдан Ғилман улы Сәетов) — фәлсәфә фәннәре кандидаты, «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми нәшрият комплексы директоры. ССРБ матбугат отличнигы.

Вилдан Сәетов
Уйылдан Сәетов
Туган телдә исем Вилдан Гыйльман улы Сәетов
Туган 17 ноябрь 1951(1951-11-17) (72 яшь)
БАССР Хәйбулла районы Габделнасыйр авылы
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Һөнәре энциклопедияче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар улы, кызы
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1951 елның 17 ноябренда БАССР Хәйбулла районы Габделнасыйр авылында туган. «Агроном» белгечлеге буенча Баймак авыл хуҗалыгы техникумын, «тарих, җәмгыять укытучысы» белгечлеге буенча ВЛКСМ ҮК югары комсомол мәктәбен (ru, 1977), КПСС ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе (ru) аспирантурасын (1991) тәмамлаган[1].

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1970-1971 Хәйбулла районы «Хәйбулла» совхозы бригадир ярдәмчесе.
  • 1971-1973 ВЛКСМ Хәйбулла райкомы инструкторы.
  • 1977-1979 ВЛКСМ Хәйбулла беренче сәркатибе.
  • 1979-1980 ВЛКСМ өлкә комитетының бүлек мөдире урынбасары.
  • 1980-1982 «Ленинсы» – «Ленинец» газеталары баш мөхәррире.
  • 1982-1987 ВЛКСМ өлкә комитеты сәркатибе.
  • 1987-1988 ВЛКСМ өлкә комитетының инструкторы.
  • 1991 РСФСР КП Башкортстан рескомы бүлек мөдире урынбасары.
  • 1992-1993 Тарих, тел һәм әдәбият институтының (Уфа) башкорт белешмәлеге бүлегендә фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр.
  • 1993-1995 «Башкорт белешмәлеге» мөхәрририяте баш мөхәрриренең беренче урынбасары, «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми нәшрият комплекы директоры.
  • 1995-1997 БР мәдәният министры.
  • 1998 елдан янәдән «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми нәшрият комплексы директоры.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү