Виктор Куделькин

Виктор Куделькин (Виктор Иван улы Куделькин, русча Виктор Иванович Куделькин) — сынлы сәнгать остасы, мөгаллим, Тукай бүләге иясе. 30 елдан артык Татарстан өчен махсус белемле рәссамнар әзерләүдә көч куя.

Виктор Куделькин
Туган телдә исем Виктор Иванович Куделькин
Туган 9 гыйнвар 1911(1911-01-09)
Кудьма, Алатыр, Сембер губернасы, Россия империясе
Үлгән 13 июнь 1995(1995-06-13) (84 яшь)
Казан
Яшәгән урын Николай Ершов урамы, Казан[1]
Горьки урамы[2]
Милләт рус (?)
Ватандашлыгы Россия империясеССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре сынлы сәнгать остасы, мөгаллим
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1986)
Кызыл Йолдыз ордены I дәрәҗә Бөек Ватан Сугышы ордены

 Виктор Куделькин Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле. үзгәртү

1911 елның 9 гыйнварында Сембер губернасының Алатыр шәһәре (хәзерге Чуашия) янындагы Кудьма станциясендә тимер юл эшчесе гаиләсендә туган.[3]

Н.А. Каменщиков остаханәсендә (1922-1924), Алатыр гравюра-сәнгать мәктәбендә, соңрак Чабаксар сәнгать училищесында (1935-1938), В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сынлы сәнгать институтында В.Н. Бакшеев [4] курсларында (1938-1940) укый.

ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1940).

Алатырда паравыз төзәтү эшханәсендә, тимер юлчыларның клубында рәссам һәм түгәрәк җитәкчесе булып эшли.

1939 елдан Казанда. 1940 елда «Локомотив» гәҗите мөхәрририятендә график булып эшли. 30 яшьлек В.Куделькин Яшь рәссамнар күргәзмәсендә катнаша, «Казан урамы» һәм «Татар кызы портреты» белән игътибарны җәлеп итә һәм аны ССРБ Рәссамнар берлегенә алалалар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946-1977 елларда – Казан сәнгать училищесында сынлы сәнгать, графика, композиция укыта, директоры була.

Татарстан Рәссамнар берлегенең идарә рәисе урынбасары, яшь рәссамнар белән эшләү комиссиясен, «Авыл», «КамАЗ» юнәлешләрен җитәкли, Татарстанда күргәзмәләр оештыруга күп хезмәт куя.

Иҗат эшләре Казанда Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Россия музейларында һәм шәхси кулларда саклана.[5]

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

Бөек Ватан сугышында 1941 елның 8 июленнән 1946 елның мартына кадәр катнаша. II Белорус фронтында яралана. Хөкүмәт элемтәсе бригадасының взвод командиры сыйфатында Берлинга барып җитә. Сугышны Нойбранденбургта тәмамлый. Фронтта эшләгән рәсемнәре бик күп.

Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Катнашкан күргәзмәләре: үзгәртү

Иҗаты. үзгәртү

В.И. Куделькин — татар сынлы сәнгатендә портрет жанрын әйдәп баручы рәссам. Аның иң яхшы хезмәтләрендә тарихи шәхесләр һәм замандашлары — Татарстан халкы – иген үстерүчеләр, нефтьчеләр, химия тармагында эшләүчеләр, Чулман елгасы ярында автогигант коручылар, сәнгать-мәдәният эшчеләренең холкы тулысынча ачып бирелә, тормышчан, максатчан булулары, иҗади егәрлекләре күрсәтелә.[6]

Рәссамның сугыштан соңгы иҗатында гади эш кешеләренең эчке тормышын ачып бирү максаты куелган хезмәтләре зур урын ала. Дошманны җиңеп, илне торгызуда көч куючы замандашларын ачык буяулар белән, нәкъ тормыштагыча итеп, нечкәлекләрен дә югалтмыйча сурәтли.

50 елларның уртасыннан рәссамның кызыксыну өлкәсе киңәя төшә.Кайнап торучы тормыш көн саен батырларны тудыра тора, рәссам аларның көчен, максатчанлыгын ышандырырлык итеп ясап куярга ашыга.

60 еллардан башлап, рәссам ясаган портретларында фон булып кына торган эш, көнкүреш күренешләрен киңрәк кулланып, күмәк портрет жанрына өстенлек бирә башлый.

КамАЗ ны төзүчеләрне ясаганда да гасыр төзелешенең кибарәнә мәгърурлыгын бирергә омтыла.[7]

Хезмәтләре үзгәртү

  • Кореяле студент кыз Ким Ден Ок портреты (1951)
  • Ана портреты (1953)
  • “Яшь рәссам” (1955)
  • «Дус кызлар. М. Бирюкова, Л. Әхмәтҗанова – Казан электр корылмалары заводы слесарь-җыючылары» (1959)
  • Бригадир П. Храмов портреты
  • Бораулау остасы Г. Гайфуллин портреты
  • Ташчы В. Милаева портреты
  • «Идел кызы» (1963)
  • Ирина Фёдор кызы Шаляпина-Бакшеева портреты (1963)
  • «Электр белән эретеп ябыштыручы Любовь Швецова» (1964)
  • Профессор К.Г.Боль портреты
  • РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатова портреты
  • “Тәнәфес. “Оргсинтез”ны төзүчеләр бригадасы”(1964)
  • «Котып диңгезе буенда. Чик сакчылары» (1965)
  • «М.И. Калинин Татарстанның крестьяннары янында кунакта» (1969)
  • «КамАЗ хатыннары» (1972)
  • Монтажлаучылар бригадиры И. Плиско портреты.
  • «Габдулла Тукай Кырлайда» (1976)
  • Язучы Әмирхан Еники портреты (1977)[8]

Мактаулы исемнәре үзгәртү

Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1960)

Татарстан АССРның халык рәссамы.(1971)

РСФСРның атказанган рәссамы.(1978)

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1986) — Татарстанның хезмәт алдынгыларына, мәдәният эшлеклеләренә багышланган күп сандагы картиналары өчен

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Червонная С. М. Художники Советской Татарии (биографический справочник). Казан, 1975.
  2. Чуаш энциклопедиясе

Сылтамалар үзгәртү

100 яшенә багышланган күргәзмә турында : http://art16.ru/content/kudiel-kin-viktor-ivanovich-moi-ghieroi-liudi-svoiegho-vriemieni-vystavka-k-100-lietiiu-so-d

Моны да карагыз үзгәртү