Викрам Самват (IAST: Vikrama Samvat; кыскартылмасы V.S. (яки VS) һәм B.S. (яки BS); Listen ) шулай ук Викрами календарь буларак мәгълүм, ул Һиндстан суб-кыйтгасында тарихи Һинд дине календаре. Ул Непалның рәсми календаре. Һиндстанда ул берничә штатларда кулланыла.[1][2] Календарьда ай күренүе буенча айлар һәм Кояш сидериаль еллар куллана.

Тарихы үзгәртү

Берникадәр борынгы һәм урта гасыр язмаларында Викрам Самват кулланыла. Гәрчә ул игълан ителгәнчә риваять патша Викрамадитья хөрмәтенә аталса да, "Викрама Самват" 9-ынчы гасырга кадәр тарихи язмаларда очрамый; шул ук календарь системасы башка исемнәрдә бар, мәсьәлән, Крита һәм Малава.[3] Колониаль өйрәнү буенча эра Патша Викрамадитьяның Уджджайннан Сакаларны кууда нигезләнгән. Шулай да, соңрак эпиграфик шәһадәтнамәләр һәм өйрәнүләр бу теориянең тарихи нигезе булмаган дип фараз итә. 9-ынчы гасыр дәвамында эпиграфик сәнгать эше Викрам Самватны куллана башлаган (бу кулланылышта Һинду календарь эрасы Викрам Самват буларак популяр булып киткән дип фараз итәргә бирә); Буддачылык һәм Җәйничелек эпиграфиясе Будда һәм Маһавирага нигезләнеп эра санавын дәвам иткән.[4]

Викрамадитья риваяте үзгәртү

 
Җәйничелек монахы Калакачарья һәм Сака патшасы (Калакачарья Катха кулъязмасы, Чһатрапати Шиваҗи Маһараҗ Васту Санграһалайя, Мумбаи)

Популяр традиция буенча Уджджайнның патшасы Викрамадитья Викрама Самват эрасын Һиндо-Скифларны (Сакаларны) тар-мар иткәннән соң нигезләгән. Җәйничелек тарафдары олы фикер иясе Маһесарасуриның Калакачарья Катһанака (Монах Калакачарья язмасы) түбәндәге мәгълүматны бирә: шул вакытта көчле булган Уджджайнның патшасы Гандһарвасена монахның кыз туганын Сарасвати исемле монахинясын урлаган. Ярсуланган монах Систанның Сака хөкемдары Патша Саһиның ярдәмен сорган. Кырыс киртәләр булып, әмма могъҗизалы итеп ярдәм килеп Сака патшасы Гандхарвасенаны тар-мар иткән һәм аны әсирлеккә алган. Сарасвати кайтарылган булган, гәрчә Гандһарвасена үзе кичерелгән булса да. Тар-мар ителгән патша урманга киткән, анда ул юлбарыс тарафыннан үтерелгән булган. Аның улы Викрамадитья урманда тәрбия алып Пратиштһанадан (Махараштрадан хәзерге Паитһан) хөкем итәргә тиеш булган. Соңрак Викрамадитья Уджджайнны яулап алган һәм Сакаларны кысрыклап чыгарган. Бу чараны искә алып "Викрама чоры" дигән яңа эра башланган. Уджджайн эрасы якынча безнең эраның 58–56 елында башланган булган һәм аннан соң Шака чоры календаре безнең эраның 78 елында Пратиштһанада башланган булган.

Тарихи килеп чыгышы үзгәртү

Безнең эраның 57-енче елы белән башланган чорны Викрамадитья белән ассоциацияләү безнең эраның 9-ынчы гасырга кадәр теләсә-нинди чыганакта табылмаган; иртәрәк чыганаклар эраны "Крта" (безнең эраның 343 һәм 371 елы), "Критаа" (404), "Малава кабиләсе" (424) чоры дип яки гади итеп "Самват" дип атаганнар. Эраны "Викрама" дип атаган иң иртә язма 842 елга карый. Чауһана хөкемдарыннан язма, Дһолпурда табылган булган һәм "Викрама Самват 898, Вайсакһа Шукла пакша 2, Чанда" (842 елның 16 апреле). Эраны Викрамадитья патшасы белән бәйли торган иң иртә язма 971 ел белән даталана һәм эраны Викрамадитья белән бәйләүче иң иртә эш, Җәйничелек авторы Амитагатиның Субһашита-Ратна-Сандоһа (993-994).[5] Күп авторлар ышануы буенча Викрам Самват Викрамадитья тарафыннан башланмаган булган, ул риваять патша яки эраны үз хөрмәтенә янә атама биргән патша титулы булырга мөмкин булган. Винсент Артур Смит һәм Д. Р. Бһандакар ышануынча Чандрагупта II Викрмадитья титулын кабул иткән һәм эраның исемен "Викрама Самват" дип алыштырган. Рудольф Хёрнле буенча бу үзгәрү өчен җаваплы патша Яшодһарман булган. Хёрнле ул Кашмирны яулап алган һәм КалһананыңРаджатарангини”сында искә алынган “Харша Викрамадитья”.[5] Кайбер элегрәк галимнәр ышануынчы Викраа Самват Һиндо-Скиф (Сака) патшасы Азес I-нең Азес чорына карый. Моның турында Роберт Брэйси ике эра белән даталанган Виджаямитра язмасын ачканнан соң сүз алып барган.[6] Теориягә Фолк һәм Беннетт ышанмаган, алар Азэс эрасының башын безнең эрага кадәр 47–46 ел дип күрсәтәләр.[7]

Мәдәният үзгәртү

Гөҗаратта һәм Махараштрада Дивалидан соң көн Викрам Самватның беренче көне дип бәйрәм ителә (Картик аеның беренче көне).[8]

Популярлыгы үзгәртү

Викрам Самват Һиндулар һәм Сикхлар кулланганнар .[9] Һиндстан суб-кыйтгасында кулланылган берничә Һинду календарьларының берсе унике , синодик ай айларында һәм 365 Кояш көннәрендә нигезләнгән.[9][10] Ай елы Чайтра аеның яңа ае белән башлана.[11] Бу Чайтра Сухлади буларак мәгълүм көн Һиндстанда чикләнгән бәйрәм булып тора.[12] Календарь Непалның Һиндулары тарафыннан һәм төньяк, көнбатыш һәм үзәк Һиндстанда кулланыла.[3] Көньяк Һиндстанда һәм көнчыгыш һәм көнбатыш Һиндстанның өлешләрендә (мәсьәлән, Ассамда, Көнбатыш Бенгалиядә һәм Гөҗаратта), Һиндстан милли календаре киң кулланыла.[13] Мөселманнар яулап алуларыннан соң Һиҗри календарь солтанатларның һәм Моголлар Империясенең рәсми календаре булып киткән. Һиндстан суб-кыйтгасының Британия Раджы вакытында Григориан календаре кабул ителгән булган һәм Һиндстанның шәһәр даирәләрендә киң кулланыла.[14] Пакистанның һәм Бангладешта мөселманнар күпчелек булып Ислам календарен 1947 елдан бирле кулланалар, әмма элегрәк текстларда Викрам Самват һәм Григориан календарьлар кертелгән булган. 2003 елда Һиндстанга нигезләнгән Сикх Широмани Гурдвара Парбандһак Комитеты бәхәсләр булып Нанакшаһи календарена кабул иткән.[9] Викрам Самват Непалның рәсми календаре булып тора.[15]

Календарь системасы үзгәртү

Викрам Самват дизайны буенча Григориан календарена охшаш, әмма Яһүди календареннан аерылып тора.[9] Көннәрне унике ай циклларының (354 ай көне) арасында тәңгәл килмәвенә җайлашу өчен календарь аена куша торган Григориан календареннән аермалы буларак[16] һәм якынча 365 Кояш көне булып, Викрам Самват һәм Яһүди календарьлар ай календаре аеның бөтенлеген тәэмин итә; өстәмә ай кырыс фәнни нигездә һәр өч елны пәйда була (яки төгәлрәк итеп әйткәндә 19 еллык циклда 7 мәртәбә), бу фестивальләр һәм уңышка караган ритуаллар тиешле фасылга төшә икәнен төгәл белү өчен. Өстәмә ай шулай ук Кытай һәм Яһүди календарьларда була; Һиндстанда ул адһик маас дип атала. Викрам Самват борынгы кеше мәдәниятләре тудырган Ай-Кояш календарьларының берсе.[9][10] Һиндстанда иртә Буддачылык җәмәгатьләре борынгы Һинду календарьларны кабул иткәннәр,шуннан соң Викрам Самват һәм асаба Буддачылык календарьлары булган. Буддачылык фестивальләре һаман да ай системасы буенча билгеләнә.[17] Викрам Самватның ике системасы бар. Ул көньяк Һиндстан календаре системасы (“ааманта”)да безнең эрага кадәр 56 елга кадәр башланган һәм төньяк системасында (“пурнимаанта”) безнең эрага кадәр 57–56 елда. Күпчелек фестивальләр булган Шукла Пакша ике системага да туры килә.[13][18] Ай-Кояш Викрам Самват календаре Кояш Григориан календареннән 56,7 яшь алдан килә; 2075 VS безнең эраның 2018 елында башланган һәм безнең эраның 2019 елында бетә. Непалның Рана династиясе Викрам Самватны 1901 елда рәсми календарь иткән, ул Самват 1958 елда башланган.[19] Непалда яңа ел Байсакһ аеның беренче көне белән башлана, ул гадәттә Григориан календаренең якынча 13–15 апреленә туры килә. Яңа елның беренче көне Бискет Джатрада бәйрәм ителә, бу Бхактапурда ел саен карнавал. 2007 елда, Непал Самбат милли календарь дип таныла. Һиндстанда реформаланган Һинд милли календаре рәсми рәвештә кулланыла (традицион фестивальләрнең даталарын исәпләүдән тыш). Һиндстан конституциясенең Һинди юрамасы преамбуласында кабул итү датасы (1949 елның 26 ноябре) Викрам Самватта Маргширш Шукла Саптами Самват 2006 дип күрсәтелә. Викрам Самватны Һиндстанның милли календаре (Сака календаренә) алмаштыру өчен мөрәҗәгать ясалган булган.[20]

Ел бүлемнәре үзгәртү

Викрам Самват ай календарьларын һәм Кояш сидериаль елларын куллана. 12 ай сидериаль айга тәңгәл килмәгәнгә, коррекцион айлар (адһика маса) өстәлә (очраклы рәвештә) яки алына (кшая маса). Ай елы 12 айдан тора һәм һәр айның ике ике атналыгы бар. Ай көннәре титһилар дип атала. Һәр айның 30 титхисы бар, алар озынлыгы буенча 20-дән алып 27 сәгатькә кадәр. Айның үсүче фазасы, яңа айдан соң көн белән башлана (амавасья), ул гаура яки шула пакша дип атала (якты яки алкышлы ике-атналык). Кимүче фаза Кришна пакша яки Вадһья пакша (караңгы ике атналык, алкышлы булмаган дип таныла).[21]

Ай үлчәмнәре үзгәртү

  • Титхи ул Ай һәм Кояш арасында почмакка 12 градуска кадәр үсү өчен кирәк булган вакыт.[22] Титхилар төрле вакытларда була һәм вакыты буенча төрле булып тора.
  • Пакша – ул ай икеатналыгы һәм 15 титхидан тора.
  • маса, яки ай календаре ае (якынча 29,5 көн), ике пакшага бүленгән.
  • риту (фасыл) ике масадан тора.[22]
  • Аньяна ул өч риту.
  • Елда ике аяна.[22]

Айлар үзгәртү

Викрам Самватта айлар,[23] якынча туры килгән Григориан айлар белән түбәндәгечә:

  1. Чайтра (март–апрель)
  2. Вайсакһа (апрель–май)
  3. Джйетһа (май–июнь)
  4. Ашадһа (июнь–июль)
  5. Шравана (июль–август)
  6. Бһадрапада (август–сентябрь)
  7. Ашвина (сентябрь–октябрь)
  8. Картика (октябрь–ноябрь)
  9. Аграһаяна (ноябрь–декабрь)
  10. Пауша (декабрь–январь)
  11. Магһа (январь–февраль)
  12. Пһалгуна (февраль–март)

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Masatoshi Iguchi (2015). Java Essay: The History and Culture of a Southern Country. TPL. p. 135. ISBN 978-1-78462-885-7. https://books.google.com/books?id=rFvsBQAAQBAJ&pg=PA135. 
  2. Edward Simpson (2007). Muslim Society and the Western Indian Ocean: The Seafarers of Kachchh. Routledge. pp. 113–114. ISBN 978-1-134-18484-2. https://books.google.com/books?id=dtI1ynX9x-UC&pg=PA113. 
  3. 3,0 3,1 Richard Salomon (1998). Indian Epigraphy: A Guide to the Study of Inscriptions in Sanskrit, Prakrit, and the Other Indo-Aryan Languages. Oxford University Press. pp. 182–183. ISBN 978-0-19-509984-3. https://books.google.com/books?id=t-4RDAAAQBAJ. 
  4. Richard Salomon (1998). Indian Epigraphy: A Guide to the Study of Inscriptions in Sanskrit, Prakrit, and the Other Indo-Aryan Languages. Oxford University Press. pp. 182–183, 194–195. ISBN 978-0-19-509984-3. https://books.google.com/books?id=t-4RDAAAQBAJ. 
  5. 5,0 5,1 M. Srinivasachariar (1974). History of Classical Sanskrit Literature. Motilal Banarsidass. pp. 94–111. ISBN 9788120802841. https://books.google.com/books?id=4dVRvVyHaiQC&pg=PA100. 
  6. Alf Hiltebeitel (2011). Reading the Fifth Veda: Studies on the Mahābhārata. BRILL. p. 103. ISBN 978-90-04-18566-1. https://books.google.com/books?id=lLfHSOWKB-sC. 
  7. Falk and Bennett (2009), pp. 197-215.
  8. Gujarat CM to exchange Diwali-New Year greetings with people (19 October 2014). 24 октябрь 2014 тикшерелде.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 Eleanor Nesbitt (2016). Sikhism: a Very Short Introduction. Oxford University Press. pp. 122–123. ISBN 978-0-19-874557-0. https://books.google.com/books?id=XebnCwAAQBAJ&pg=PA122. 
  10. 10,0 10,1 Christopher John Fuller (2004). The Camphor Flame: Popular Hinduism and Society in India. Princeton University Press. pp. 109–110. ISBN 978-0-69112-04-85. https://books.google.com/books?id=To6XSeBUW3oC. 
  11. Davivajña, Rāma (1996) Muhurtacintāmaṇi. Sagar Publications
  12. India.gov.in, archived from the original on 2017-02-11, retrieved 2020-05-17 
  13. 13,0 13,1 Richard Salomon (1398). Indian Epigraphy: A Guide to the Study of Inscriptions in Sanskrit, Prakrit, and the other Indo-Aryan Languages. Oxford University Press. pp. 181–183. ISBN 978-0-19-535666-3. https://books.google.com/books?id=XYrG07qQDxkC&pg=PA181. 
  14. Tim Harper; Sunil Amrith (2014). Sites of Asian Interaction: Ideas, Networks and Mobility. Cambridge University Press. pp. 56–57. ISBN 978-1-316-09306-1. https://books.google.com/books?id=XbiLBgAAQBAJ&pg=PA56. 
  15. Bal Gopal Shrestha (2012). The Sacred Town of Sankhu: The Anthropology of Newar Ritual, Religion and Society in Nepal. Cambridge Scholars Publishing. pp. 13–14. ISBN 978-1-4438-3825-2. https://books.google.com/books?id=9EwsBwAAQBAJ&pg=PA13. 
  16. Orazio Marucchi (2011). Christian Epigraphy: An Elementary Treatise with a Collection of Ancient Christian Inscriptions Mainly of Roman Origin. Cambridge University Press. p. 289. ISBN 978-0-521-23594-5. https://books.google.com/books?id=PoBjBYdzrkQC&pg=PA289. , Text: "...the lunar year consists of 354 days..."
  17. Anita Ganeri (2003). Buddhist Festivals Through the Year. BRB. pp. 11–12. ISBN 978-1-58340-375-4. https://books.google.com/books?id=B-EawToG-6YC&pg=PT11. 
  18. Ashvini Agrawal (1989). Rise and Fall of the Imperial Guptas. Motilal Banarsidass. pp. 174–175. ISBN 978-81-208-0592-7. https://books.google.com/books?id=hRjC5IaJ2zcC&pg=PA174. 
  19. Encyclopedia of New Year's Holidays Worldwide, William D. Crump, Publisher McFarland, 2014 p.38
  20. Vikram Samvat should be declared national calendar (15 February 2012). 28 март 2012 тикшерелде.
  21. What Is the Hindu Calendar System?. әлеге чыганактан 2019-05-06 архивланды. 2020-05-17 тикшерелгән.
  22. 22,0 22,1 22,2 Burgess, Ebenezer Translation of the Sûrya-Siddhânta: A text-book of Hindu astronomy, with notes and an appendix originally published: Journal of the American Oriental Society, vol. 6, (1860), pp. 141–498, Chapter 14, Verse 12
  23. Chatterjee, SK (1990) (in English). Indian Calendric System. Government of India.. p. 17. http://archive.org/details/IndianCalendricSystem-SK-Chatterjee. 

Өстәмә укырга мөмкин үзгәртү

  • Harry Falk and Chris Bennett (2009). "Macedonian Intercalary Months and the Era of Azes." Acta Orientalia 70, pp. 197–215.
  • "The Dynastic Art of the Kushan", John Rosenfield.

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү