Википедия:Яңа идарәчеләргә киңәшләр

Чиләк белән пумаланы тәвәккәллек белән кулланыгыз...
Система операторы булу *артык зур нәрсә түгеллеген* белдерергә теләгән идем.

Проектыбызда озак вакыт катнашкан күп халыкка sysop вәкаләтләрен бирергә исәбем бар. Бу функция тирәсендә "Дәрәҗә" дигән фикерне юкка чыгарырга телим. Sysop-ларга бирелгән вәкаләтьләрнең бар кешегә бирелмәве - гади бер техник мәсьәләсе генә.

Идарәче статусын алу ниндидер әһәмиятле әйбер дип уйлау таралуы миңа һич ышамый.

Jimmy Wales, Февраль 2003

Идарәче статусына ия булуыгыз белән тәбриклибез! Түбәндәге киңәшләрне файдалы дип таба аласыз:

Гомуми үзгәртү

  • Озак сузмыйча серсүзегезнең көчле булу турында кайгыртып алыгыз. Кулланучы исемегездән ясалган һәрбер үзгәртү хәзер сахифә буенча зыян китерә алуга сәләтле. Шундый хәл булган очракта, сезне җаваплы дип тотачаклар.

Ничек эшләргә үзгәртү

  • Идарәче статусы - приз түгел.
  • Идарәчеләргә махсус мөмкинчелекләр бирелүенә карамастан, аларны хикмәт белән кулланулары көтелә. Шулай да, үзләрен полиция яки хәким буларак тотулары урынсыз - яңа статусыгыз турында "себерүче" хезмәтче буларак уйлавыгыз дөресрәк булыр.
  • Шәхси катнашыгыз булган очракта идарәчелек хокукларын кулланмагыз. Берсе сезне эзәрлекли икән, хәлләр начарга киткән очракта вәзгыятьне чишү өчен катнашы булмаган идарәчене соравыгыз иң отышлы булачак.
  • Мөмкин булганы кадәр башкаларга карата хөкем чыгару яки башкача хокуки мөгамәлә төсмерен алган мөнәссәбәтләрдән ераграк торыгыз.
  • "Кагыйдәләр белән баш ватмагыз" әйтемебез беренче тапкыр аны кулланылганыбызда бик уңайлы дип сизелә, шулай да яңа кулланучыларны бу мәсләкне артык яратканнары өчен гаепләү урынлы түгел. Шулай да, хикмәт шәрәбеннән акыл югалткан фәлсәфәчеләргә дә әйберләрне тәртиптә тотарга ярдәм итә алучы кешеләр кирәк. Бу кагыйдәнең әһәммиятен башка кагыйдәләрне онытмыйча истә тоту урынлы. Кагыйдә еш уйлаганыгыздан акыллырак булып чыга.

Низаглар үзгәртү

  • Барлык диярлек низаглар түбәндәге чаралар нәтиҗәсендә чишелә ала:
  1. Сабырлык һәм сөйләшү (аралашу).
  2. Төп кагыйдәләребез булган Нейтраль караш, Тикшерүчәнлек һәм Оригиналь эзләнүләргә юк мәсләкләребезгә тугрылыклы булу.
  • Кешеләр яхшы ниятле булуларыннан чыгу һәм безнең төп кагыйдәләребезне бозмаган чакта, зыян китерүче адымнары хата нигезендә кылына дигән фикергә нигезләнеп эш итү. Берәү ап-ачык буларак кагыйдәләрне бозган очракта,
  1. Ихтирамлы буларак кагыйдәләребезне игътибар белән укуларын киңәш итегез (җиңел булулары өчен - сылтамаларны да китерегез),
  2. Әммә кагыйдәләргә тугрылыклы калу өчен кирәк булган очракта, керткән үзгәртүләрен озак сузмыйча кире кайтарыгыз.
  • Бәхәс битләренең мәкаләләрне үстерү өчен булганлыгын онытмагыз.

Башкалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү