Википедия:Татар Википедиясе теле

Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:ТЕЛ
ВП:Тел

Википедиядә шәхси фикерләргә урын юк. Бу кулланылган телгә дә кагыла. Әлеге биттә Википедиядә әдәби татар телен куллану буенча кагыйдәләр урнаштырыла.

  • Мәкалә исеме мөмкин булганда, ә эчтәлеге — һаман хәзерге заман стандарт әдәби татар телендә языла.
    • Мәкалә исемнәре:
      1. Синонимнар очрагында иң еш очраган сүз сайланыла. Башка вариантлары (җәяләр эчендә «яки» сүзеннән соң бирелә), алардан юнәлтү бите #REDIRECT [[Мәкалә исеме]] булдырыла.
      2. Сүзләр вариантларын сайлау турында бәхәсләр чыкканда, бу сүзлекләрдә очраганнарына өстенлек бирелә.
    • Текстта күпчелек татар телле кешеләр аңлаган сүзләр кулланылырга тиеш.
      1. Чыгарылма буларак, мәкаләнең темасын ачу өчен таррак даирәгә аңлашылган сүзләр кулланыла ала.
      2. Сүзлектә бирелгән кәлимә төшенчәне тиешлечә тасвирламаган чакта, Терминология проекты чикләрендә бәхәс кузгатыла.
      3. Киң таралган стандарт телле чыганакларда булмаган төшенчәне кулланмыйча мөмкин булмаганда, мәкаләдә бу сүз янына искәрмә урнаштырыла, анда кыскача тиешле аңлатмалар бирелә һәм тикшерә алу мөмкинлеге өчен Терминология проектының тематик битендәге бәхәскә гиперсылтама урнаштырыла.
  • Википедия — ул энциклопедия. Нәтиҗәдә, мәкаләләре фәнни-энциклопедик стильдә языла.
    1. Мәкалә өченче заттан языла.
    2. Әдәби телдә кулланылмаган, халык арасында гына кулланыла торган сүзләр куллану тыела. Чыгарылма буларак, мәкаләнең темасын ачу өчен кирәк булган очракта бу сүзләр кулланыла ала.
    3. Шәхси фикерләр бәхәс битендә яки махсус символлар () эчендә языла ала.

Терминологияне сайлауның гомуми тәртибе үзгәртү

Татарча Википедиянең булуның мәгънәсе — берәр факт яки тема буенча кирәкле мәгълүматны татар теле ярдәмендә тиз табу һәм аңлау. Моның өчен белешмәлекнең мәкаләләре исемендә, текстында һәм төркемләү агачында кулланучы терминнарны сайлауда түбәндәге гомуми приоритет тәртибе кулланыла (югарырагында табылмаганда, түбәндәрәк чыганак/юсулга күч):

  1. Татар теле өчен җаваплы регулятор функциясен башкаручы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты басмалары (татар телен куллану мәсьәләдә иң авторитетлы фәнни-коллегиаль орган)
  2. ТР ФА Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты татарча басмалары һәм электрон «Tatarica» электрон энциклопедиясе (мәс. Россия/Европа, Чатыр тау, һ.б.)
  3. Җаваплы дәүләт органнарының заманча татар телле басмалары һәм электрон ресурслары
  4. Бүгенге көндәге икътисади тармак оешмаларының басма һәм электрон ресурслары
  5. Эзләү системалары ярдәмендә ихтимал термин вариантларын кулланылыш статистикасын чагыштыру (термин+һәм+иң+өчен+үзе)

Шулай ук карагыз үзгәртү