Википедия:Портал ясау


Татар Википедиясендә портал ясау кулланмасы. Википедиядә калыплар системасы белән таныш булган кешеләргә юнәлгән.

  1. Порталның исеме Портал: белән башлануын тикшерегез. Бу очракта ул мәкалә булып саналмый, аерым төркемгә карый.
  2. {{Портал калыбы}} ярдәмендә Порталның баш битендә төп структура ясагыз. Мисал булып География порталын карый аласыз.
  3. Арерым блокларга багышланган битләрне булдырыгыз. Алар Портал:Портал исеме/Блок исеме принцибы буенча аталырга тиеш.
  4. Портал:Портал исеме/Таб битен булдырыгыз. Анда тема буенча навигация урнаша (Мисал: Портал:География/Таб).
  5. Портал:Портал исеме/Заставка битен булдырыгыз. Анда уң якта күренә торган рәсем урнаша. Аны Сез теләгән вакытта алыштыра аласыз.

Порталны яңартырга онытмагыз. Уңышлар!