Википедия:Мәгънәсезлек

Википедиянең авторлары һәм мөхәррирләре бик күп яхшы проза кертә, тик кайчагында чып-чын сафсата да кертергә мөмкиннәр. Ул ике категориягә бүленә:

1. Тулы сафсата, мәсәлән, бернинди әһәмияткә ия булмаган текст һәм очраклы текст (клавиатура буенча сугып ясалган).

2. Нәрсәне дә булса максат итеп куйган контент шултиклем буталчык ки, бер генә акыллы кеше дә аны аңлый алмый (сүз боткасы). Әгәр текстның мәгънәсен, әһәмиятен билгеләргә мөмкин түгел икән, әлеге текстны үзгәртү кирәк.

Мәгънәсезлек белән эш итү тәртибе үзгәртү

Әлеге текстны яхшылап языгыз.

Аны сәхифәнең фикер алышу битенә күчерегез.

Аны кулланучының фикер алышу битенә күчерегез.

Мәгънәсезлекне, мәкаләдә мәгънәле текст калган очракта, бетереп атыгыз. Сафсатаны, күбесенчә, төзәтү дә җиңел.

Шунысын да исәпкә алыгыз, бу текст мөхәррирләү дә булырга мөмкин, һәм яңа кулланучыларны бу очракта вандаллар дип атамагыз, ә моның урынына аларны шәхсән яки кисәтү шаблоннары сериясе ярдәмендә кисәтегез.