Википедия:Елъязма

Ярдәм үзәге · Җәмгыять үзәге · Форум · Порталлар · Сайланган эчтәлек · Проектлар · Мөрәҗәгатьләр · Бәяләү эшчәнлеге
Күз алдыгызга һәрбер кеше бар булган гыйлемгә ирекле килеш ирешә алган бер дөньяны китерегез. Гамәлләребез нәкъ шуңа юнәлгән.

Викимедиа идеаллары билгеләмәсе

"Бүген кулланылган якынча 7000 телдән ... 5% тан әзрәгендә генә ... челтәрле чорында да яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлекләре саклана бирә әлегә. ... Тикшеренүебезнең төп нәтиҗәсен алдан кыскача шулай белдерергә була: Үз Википедиясе булмаган телнең шанслары юк."[1]

—Андрас Корнай

Бу биттә Татарча Википедия һәм татар телле викимедиачылар җәмгыяте өчен әһәмиятле вакыйгалар елъязмасы тупланыла.

Татарча Википедия җәмгыяте игътибарына китерелгән Халыкара Викимедиа волонтёр хәрәкатенә бәйле гомуми тормышы турындагы хәбәрләр агымын ВП:Яңалыклар форумында, техник һәм башка үзгәрешләр турында ВП:Форумның тематик бүлекләрендәге архивларын карагыз. Халыкара дәрәҗәдәге бар бәйле яңалыкларны Мета-Вики порталының тематик битләреннән белеп була.

 
 
 
Ихтимал үрнәк
  • 31.01.2022 Танылган татар шәхесләренә бәйле урыннарда QRpedia.tatar күптелле табличкаларны урнаштыру проекты фикере туды - дөнья зиратларына, яшәгән урыннарга, бәлкем багышланган һәйкәлләр һәм эшләгән урыннарында. Һәр җирдә илнең рәсми телендә, татарча һәм инглизчә булсын дип.
Татар порталлары союзы җыелышындагы Татарча Википедия турында чыгышның видео язмасы
 
Слайдлар
  • 15.12.2021 Татарстан дәүләт советы депутатлары һәм хезмәткәрләре өчен "Татарча Википедия" турында таныту семинары узды (рус.). Чыгыш язмалары: аудио һәм видео. Рәсми хәбәр һәм фотогалереясе.
 
Әмир һәм Римма Васильева Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин һәм ВМРУ җитәкчесе Владимир Медейко белән
Вики-Кайбыч видеосы
 
Инглизчә слайдлары
 
Русчага тәрҗемәсе
 
Хисап
 
Тезислар  • Чыгышның видеоязмасы, 16 мин. (ингл.)  • Чарадан хисап (рус.)

Февраль 2021 яңалыклары үзгәртү

 
Тезислар
  • 15.02.2021 «Минем Татарстан» — 20'21 жюри нәтиҗәләрне игълан итә.
  • 21.02.2021 «Татар 4.0» — 2021 башлана.
  • 25.02.2021 Россия Федерациясе Иҗтимагый Палатасы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы уртаклашып үткәргән чарага әзерләнгән һәм чыгышлар җыентыгына кертелгән документның татар телле версиясе булдырылды.
  • 28.02.2021 Piter.tatar сайтының YouTube каналында Татарча Википедия турында чыккан рус телле әнгәмә һәм кулланылган слайдлар

Гыйнвар 2021 яңалыклары үзгәртү

Декабрь 2020 яңалыклары үзгәртү

 
Тезислар (рус.)  • Чыгышның аудиоязмасы, 12 мин. (рус.)
 
"Минем Татарстан" вики-мәкаләләр марафоны презентациясе слайдлары

Ноябрь 2020 яңалыклары үзгәртү

 
Әмирнең 1 нче урын дипломы, статуэткасы һәм бүләге

Татарча Википедия @ Белем җәүһәрләре 2020 нәтиҗәләре үзгәртү

 

Бәйгенең быелгы өлешенең нәтиҗәләре билгеләнде. Хәзер җиңүчеләрне татарча укый-яза торган халыкка таныту һәм бүләкләү буенча эшчәнлекне кайгыру вакыты (оештыручыларга ФИОларын тапшыру кирәк булачак).

Урын Катнашучы Балл
1 нче урын   Әмир 2252
2 нче урын   Guram52 1603
2 нче урын   Юлдашева Луиза 1480
3 нче урын   Akkashka 1312.2
3 нче урын   A.Khamidullin 1223

--frhdkazan (бәхәс) 19 окт 2020, 17:53 (UTC)[җавап бирергә]

Октябрь яңалыклары үзгәртү

 

--frhdkazan (бәхәс) 21 ноя 2020, 09:18 (UTC)[җавап бирергә]

Баш битенең яңа күренеше (1.08.2020) үзгәртү

Җәмгыятебезнең ризалыгы булса, 1 августтан Баш битебезгә яңа күренешен бирергә телим. Фикерегезне белдерергә чакырам. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 25 июл 2020, 19:12 (UTC)[җавап бирергә]

«Кельт төене 2020» Викимедиа күптеллелеге конференциясе үзгәртү

 
 

Быел Лимерик шәһәрендәге Хант музее белән уртак оештырылган «Кельт төене 2020» Викимедиа күптеллелеге конференциясе өчен (9-10.07.2020) башкорт, татар һәм төньяк Кавказ халыклары вәкилләре уртак «Россия халыклары телләрендәге Википедияләр: Киртәләр һәм алгарыш ысуллары» исемле 20 минутлык видео-доклад әзерләде.

6 яңа идарәче үзгәртү

Татарча Википедия җәмгыяте тарафыннан идарәче вазыйфаларын башкаруга тәкъдим ителгән нәмзәтләр буенча яңа тавыш бирүләре 8.07.2020 тәмамланды (A.Khamidullin, Әмир, Ilnur efende, Milli, Фәрһад һәм Frhdkazan). Мета-Вики стюартлары, процедура һәм нәтиҗәләрен халыкара тәртипләре күзлегеннән тикшерүгә түбәндәгечә карар кабул иттеләр:

БМО Кеше хокуклары буенча югары комиссар идарәсе белән вебинар узды үзгәртү

2.06.2020   Викимедиа фонды һәм   БМО Кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсе бергәләп YouTube сайтында COVID-19 һәм кеше хокуклары: Фактларны Википедиядә тасвирлыйбыз бер сәгатьлек вебинарны оештырдылар. Синхрон рәвештә ясалган рус телле аудио-тәрҗемәне 3gpp (42 мб) яки ogg (274 мб) форматында тыңлап була.--frhdkazan (бәхәс) 6 июл 2020, 07:26 (UTC)[җавап бирергә]

Татарча Викиюниор үзгәртү

Сәләт ВикиМәктәбе проектының Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны аркасында Татарча Викиюниор барлыкка килде (Викихәбәр) --frhdkazan (бәхәс) 6 июл 2020, 07:24 (UTC)[җавап бирергә]

«Вики футболны ярата» үзгәртү

С 12 июня по 12 июля будет проходить вики-марафон «Вики любит футбол 2020». Именно в эти сроки должны были пройти два крупнейших континентальных футбольных турнира — Евро-2020 и Кубок Америки 2020. Однако из-за коронавируса оба турнира были перенесены на 2021 год. Объявляя этот конкурс, википедисты намерены выразить свою солидарность с футбольным сообществом, а также восполнить пробелы, связанные с футбольной тематикой — особенно в разделах на языках народов России. Марафон организован НП «Викимедиа РУ», Группой «Викимедийцы Башкортостана», Группой участников-википедистов Северного Кавказа, Группой «Викимедийцы, пишущие на эрзянском языке», Группой татароязычных участников сообщества Викимедиа. Мы приглашаем участников Татарской Википедии принять участие в конкурсе. Одни из главных целей конкурса — расширение сотрудничества между разделами Википедии на языках России и обеспечение устойчивого развития проектов Викимедиа на территории Российской Федерации. Добро пожаловать!--Soul Train (бәхәс) 9 июн 2020, 20:27 (UTC)[җавап бирергә]

Бәйгенең кагыйдәләрен һәм исемлекләр битләрен татарчага тәрҗемә иттем, ВП:Хәзерге вакыйгалар битенә урнаштырдым. Татар телле Википедиясендә дә игъланның күрсәтелүен теләсәгез, урнаштырылган тәләпне яклавыгызны монда белдерә аласыз.--frhdkazan (бәхәс) 12 июн 2020, 12:58 (UTC)[җавап бирергә]

Тавыш бирү: Бәйгеләр@ТатВики кагыйдәсе үзгәртү

Хөрмәтле җәмгыять,

1-14 июнь көннәре арасында Татарча Википедия киңлекләрендә мәкаләләр язу бәйгеләрне оештыру һәм уздыру турында кагыйдәне кабул итү буенча тавыш бирү уза. Зинһар, үз фикерләрегезне белдерсәгезче. Алдан ук рәхмәт. --frhdkazan (бәхәс) 6 июн 2020, 08:41 (UTC)[җавап бирергә]

Төрки марафон — 2020 баннеры үзгәртү

Хөрмәтле җәмәгать,

Июнь ае дәвамында узучы Төрки марафон — 2020 өчен татар телле бүлегендә баннерны кабызасым килә. Фикерләрегезне Метадагы бәйле таләпнең фикерләр белдерү өлешендә хәбәр итсәгезче. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 4 июн 2020, 04:57 (UTC)[җавап бирергә]

Викимедиа хәрәкәтенең исеме үзгәрергә тора? үзгәртү

Хөрмәтле татар телле бүлеге җәмгыяте,

7 май көнне Мәскәү сәгате белән 20:00'дә YouTube аша ясалачак инглиз телле видео-трансляция дәвамында Фонд һәм хәрәкәть өчен яңа исемен сайлавында кулланылачак принципларын тәкъдим итәчәкләр.

Шул ук вакытта моны рус теленә Фейсбукның хәбәрләшү кушымчасы Facebook Messenger аша тәрҗемә итеп барырмын. Тыңларга теләүчеләр, Фейсбукның Россия халыкларының телләре өчен Викимедиа мөмкинлекләре төркеменә кушылып, бәйле игълан астында хәбәр итегез.

Тәрҗемәмне яздырып торачакмын, соңыннан тыңлау өчен сылтаманы монда уртаклашырмын.

Тарихы: 2018 нче елгы халыкара тикшеренүләр нәтиҗәләре аркасында, дөнья кешеләренең Википедияне таный, ә аны үстерүче хәрәкәть һәм волонтёрларының нәрсә өлешен аңламый дип ачыкланды. Бу мәсьәләне хәл итү өчен, 2019 нче елда бөтендөнья викимедиачылары катнашында Хәрәкатьнең брендын үзгәртеп кору эшчәнлеге башланган иде. Моны башкару өчен җаваплы Викимедиа Фондының такымы төрле киңәшләшүләр һәм семинарлар үткәрде, тәкъдимнәрне туплады. 7-21 май арасында өстәмә фикерләр монда тупланачак.

Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 3 май 2020, 14:25 (UTC)[җавап бирергә]

16.06.2020 UTC 15:00 / МСК 18:00дә Викимедиа хәрәкәтенең яңа исемен һәм бәйле бренд мәсьәләләрен билгеләүдә кулланылачак принципларны тәкъдим итү булды - синхрон рәвештә ясалган русчага тәрҗемәнең аудиоязмасы.--frhdkazan (бәхәс) 6 июл 2020, 07:28 (UTC)[җавап бирергә]

Төрки телле викимедиачыларының уртак төркеменең яңа эмблемасы үзгәртү

Хөрмәтле коллегаларыбыз, төрки теллеләрнең тавыш бирүендә катнашырга һәм фикерлерегезне калдырырга чакырабыз.

Тарихы: Төрки телле викимедиачыларының уртак төркеме әгъзалары март аенда үткәрелгән беренче айлык видео-очрашуы дәвамында төрки вики-берлегебезнең үзенчәлекле символын сайларга булды.

Төп таләпләр:

  • Төрки халыкларының уртак тамырларына тоташтыру
  • Викимедиа хәрәкате уртаклашкан идеаллары һәм кыйммәтләренә, киләчәккә юнәлгән
  • Мәгърифәтчелек, үсеш һәм берлек мәгънәләрен чагылдыру
  • Аерым төрки кавемнәренең бүгенге мәдәни үзенчәлекләренә өстенлек бирмәү
  • Визуаль уникальлек - символны күрүче, төрки теллеләрне башка вики-берлекләр белән бутамаска тиеш.
  • Карта яки гамәлдәге ил/этнос символы була алмый.

Телгә алынган вариантлар:

  1. борынгы төрки руннар белән Тәңре сүзенең язылышы (булдырылды)
  2. төрки эпослардагы бүре (булдырылды),
  3. төркиләрнең аты (арабызда сурәтли алучы табылмады).

Фикерләр:

  • Эмблеманың рәсми варианты буларак Викимедиа хәрәкәтенең боҗрасы һәм аның эчендәге өлеш кенә санала.
  • Уртак төркемнең исеме эмблема тирәсендә урнаштырылачак.
  • Исемен теләсә нинди телдә күрсәтү дөрес дип карала.
  • Исеме бер, ике яки күбрәк телдә һәм/яки әлифбада язылуы кабул ителә.

Әзер булган ике варианттан берне сайларга яки комментарийларны калдырырга чакырабыз. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 20 апр 2020, 07:38 (UTC)[җавап бирергә]

Фәнни фотография бәйгесе 2020 үзгәртү

2 апрель көнне «Фәнни фотография бәйгесе 2020» башланды. Быелгы фотомарафон элеккеләре кебек үк «Наука» телеканалы белән хезмәттәшлектә уза, кызык булырга тора. Кулларында фотоаппарат тота алырлык бар фән белән кызыгучыларны катнашырга чакырабыз. Конкурс кагыйдәләре җиңел, призлар әзер! Викимедиачы булмаганнарны да җәлеп итү өчен, бәйгенең баннерын CentralNotice аркылы күрсәтергә тәкъдим иттек. Яклавыгызны сорыйбыз. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 4 апр 2020, 17:42 (UTC)[җавап бирергә]

Татар 4.0 бәйгесе быел дәвам итә үзгәртү

Былтыргы хаталарга нигезләнеп, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән хезмәттәшлекне "Татар 4.0" бәйгесе кысаларында дәвам итергә булдык. Бәйге битенә күчеп, кагыйдәләре белән һәм тәртибе белән таныша аласыз. Шулай ук бәйге казыйлары мәсьәләсе әлегә ачык булып кала. Теләүчеләр электрон адресыма язсалар иде. Рәхим итегез! --Тимерхан (бәхәс) 2 апр 2020, 10:19 (UTC)[җавап бирергә]

ТатВики Викимедиа хәрәкәте стюартлары карамагында үзгәртү

Халыкара Викимедиа стюартлары, Derslek'нең мине нигезсез мәңгелеккә тыю гамәллен кагыйдәләр белән уйнау, Викимедиа нигез һәм Википедия принципларын бозу дип бәяләде. Башта хәлне үзенә төзәтергә тәкъдим ителде. Киреләнеп баш тартуга, тыюны үзләре юкка чыгардылар. Әлегә Derslek әфәндегә кисәтү ясалды - яңадан Викимедиа тәртипләренә каршы кыланулары кабатланса, стюартлар аны идарәче статусыннан үзләре азат итәчәкләр. Википедия:Тавыш бирү:Викимедиа нигез мәсләкләре һәм башка татВики суверенлыгы төшенчәләренең нигезсез булуы ниһаять исбатланды. Хәерле көн вакытлары.--frhdkazan (бәхәс) 29 мар 2020, 10:22 (UTC)[җавап бирергә]

Әкият моның белән чикләнмәде. Derslek әфәнде башта бу, соңрак икенче стюартның гамәлләренә каршы чыгып, мине яңадан-яңа блоклады һәм мәсьәләне Метадагы уртак форумына халыкара игътибарына чыгарды. Ялган белән тулы язуына каршы берничә факт белән җавап бирелүенә, аның бюрократ һәм идарәче вәкаләтләренең дөрес алынуы расланды, хәттә хисап язмасын тулысынча блоклау да урынлы булыр иде дигән фикерләр яңгырады.--frhdkazan (бәхәс) 31 мар 2020, 09:52 (UTC)[җавап бирергә]
Үзенең Метадагы битендә яңа ялганнары (татВикидан тыелдым) һәм минем нигезсез блоклануымны юкка чыгару буенча медиацияләрдә (1, 2) катнашкан Россия, Иран, Грузия һәм Төркиядән кулланучыларны нигезсез гаепләүләре белән Derslek әфәнде хисап язмасының бөтенләй Викимедиа проектларыннан блоклануын сорый кебек. --frhdkazan (бәхәс) 6 апр 2020, 07:58 (UTC)[җавап бирергә]


Вики-мәгариф үзгәртү

Хәерле көн вакытлары, хөрмәтле җәмгыять!

Татарча Википедиядә эшләү белән мәктәп укучыларын таныштыру буенча Татарстан мәгәриф министрлыгының милли мәгәриф бүлегендә Вики-мәгариф буенча эшлекле төркем булдырылган. Киләчәк атна башында, Президентның Биләрдә оештырылачак Вики-секцияне күрүе алдыннан, Президент аппараты хезмәткәрләре белән бергәләп беренче утырыш уздырылачак. Җәмәгатьчелеккә Акыллы төбәк проекты аркылы таныш булуым аркасында анда катнашырга чакырылдым. Сәләт Викимәктәбе, Татар 4.0, ВП:Белем җәүһәрләре һәм башка инициативаларын башлатуга һәм дәвам итүгә көч керткән бар вики-волонтёрларыбыз һәм партнёрларыбызны истә тотып сөйләргә, нәтиҗәләр турында монда ук хәбәр итәргә исәп. Бәйсез шаһит һәм актив вики-җәмәгатьчелегебезнең вәкиле буларак Татарча Википедиянең үсешенә керткән өлеше өчен күп тапкыр Вики-премия белән билгеләнгән, бүлегебездә идарәче функцияләрен үтәүгә сайланган Marat-avgust әфәнденең кушыла алуына рөхсәт һәм үзенең ризалыгын алдым.--frhdkazan (бәхәс) 13 июл 2019, 20:51 (UTC)[җавап бирергә]

Вики-секция@IT BILER FORUM 2019 үзгәртү

Хөрмәтле җәмәгать,

ВМРУ һәм татар телле Викимедиа катнашучылар төркеме әгъзалары 2016 нче елдан бирле Сәләт хәрәкәте белән бергәләп Сәләт викимәктәбе проектын алып бара. Соңгысының бүгенге координаторы Тимерхан, такымына керүче Хабиль Сәхәбиев һәм Айназ Сулеймановаларның яшьләр белән социаль челтәрләрдә һәм Сәләт чараларында нәтиҗәле эшләве аркасында, Сәләт быел җәйге аланнары һәм форумнары дәвамында мастер-класслар тәртибен (күбесенчә татар телендә, 5 июль үзем шахит булдым), ә 16-21 июль көннәренә туры килүче IT BILER FORUM чарасында хәтта аерым сессияне оештырырга булды. Соңгысында төп спикерлар буларак яшьләр үзләре Россиякүләм һәм чит илләрдә узган вики-конференцияләрдә катнашканда танышканнарны чакырды, әмма киңрәк актив татар телле викимедистларны да катнаштырырга теләкләрен белдерә. Мөмкинлегегез булса, рәхим итегез! Чара Биләр якыннарындагы Изге чишмә комплексы буендагы кырында уза, территориягә керә алу өчен http://biler.selet.biz/guest_request/ адресы буенча теркәлү формасын тутыру (1-Катнашучы, 2-IT BILER FORUM, 10-Сәләт викимәктәбе), килгәндә исә паспортыгызны үзегез белән алу кирәк. Территориядә агач идәнле палаткаларда урнашу каралган, чара дәвамында 12 санлы чатырда 40-50 компьютерлы класс оештырылачак (бер партага 1 санак). Барып җитү һәм кайту, урнашу мәсьәләсе буенча Тимерхан белән аралашу дөрес. Алла бирсә, 17 көнне иртүк балаларым белән бергәләп машинабыз белән Казаннан барырга, 18се кичкә кайтырга тырышырмын (дүрт кешелек турист палаткасы бар), безнең белән кимендә ике урын була. +79274158066 --frhdkazan (бәхәс) 7 июл 2019, 11:13 (UTC)[җавап бирергә]

Сәләт Викимәктәбе язгы сессиясенә укучылар җыя үзгәртү

2019 елның беренче уку-укыту сессиясенә Сәләт ВикиМәктәбе каташнашучылар җыюны башлап җибәрә. Дедлайн: 18 нче апрель. Тулырак мәгълүмат монда. --Тимерхан (бәхәс) 9 апр 2019, 07:18 (UTC)[җавап бирергә]

Арча районына викисәфәр үзгәртү

Коллегалар! Барыгыз да ошбу викисәфәрдә катнашуга чакырыла. --Тимерхан (бәхәс) 24 мар 2019, 15:18 (UTC)[җавап бирергә]

"Сәләт ВикиМәктәбе" проектын президент грантына җибәрү үзгәртү

2019 елның 1 февраленнән 15 мартына кадәр Президент грантлары фонды 2019 елда президент грантлары өчен беренче конкурс гаризалар кампаниясен үткәрә. Сәләт ВикиМәктәбен алга таба үстерү ниятеннән, проект командасы ВикиМәктәпне грантка җибәрергә булды. Тулырак мәгълүмат монда. --Тимерхан (бәхәс) 9 мар 2019, 06:38 (UTC)[җавап бирергә]

«Акыллы төбәк» вики-инициативасының Татарстандагы пилот проекты РФ вице-премьерына тәкъдим ителде үзгәртү

Викихәбәрләрдәге яңалык: «Акыллы төбәк» вики-инициативасының Татарстандагы пилот проекты РФ вице-премьерына тәкъдим ителде.--frhdkazan (бәхәс) 3 мар 2019, 07:25 (UTC)[җавап бирергә]

Казандагы вики-мәктәп XXI гасыр татар телле зыялыларын үстерү эшчәнлеге турында хисап тотты үзгәртү

Викихәбәрләр яңалыгы: Казандагы вики-мәктәп XXI гасыр татар телле зыялыларын үстерү эшчәнлеге турында хисап тотты. --frhdkazan (бәхәс) 3 мар 2019, 07:23 (UTC)[җавап бирергә]

Беренче викисәфәр үзгәртү

Хөрмәтле татар телле википедиячеләр! 2019 елның 6 февралендә «Сәләт ВикиМәктәбе» проекты эшчәнлеге кысаларында беренче викисәфәр үткәреләчәк. Чарада катнашу теләген белдерер өчен, шушы биттә имзаны калдырыгыз. --Тимерхан (бәхәс) 29 гый 2019, 19:45 (UTC)[җавап бирергә]


Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме өчен беренче очрашу үзгәртү

«Сәләт ВикиМәктәбе» проекты 2018 ел көзге уку-укыту сессиясенең йомгаклау конференциясе кысаларында Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме өчен беренче очрашу узачак. Чарада шулай ук «Викимедиа РУ» табышсыз партнерлыгының вәкилләре: Владимир Медейко (директор), Станислав Козловский (башкарма директор) һәм Дмитрий Жуков (әгъза) катнашачак. Очрашу 13:00 Сәләт Йортында (Казан ш., Островский ур., 23 й.) башланачак, әмма конференция чараларында катнашырга теләүче викимедиачыларны иртәрәк каршы алырга шат булырбыз. --Тимерхан (бәхәс) 18 дек 2018, 06:22 (UTC)[җавап бирергә]

Катнашучылар төркемебез теркәлде! үзгәртү

23 ноябрь көнне Викимедиа фондының Куштыру комитеты рәсми рәвештә Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркемен таныды. Глобаль дәрәҗәдә татар телле вики-проектлар үсеше өчен бу адым бик мөһим. Безнең командага төркемнең битендә кушылырга мөмкин. Вики-мохиттә татар телен уртак тырышлык белән үстерик! --Тимерхан (бәхәс) 4 дек 2018, 14:56 (UTC)[җавап бирергә]

Дөнья белән таныш. Кардәш шәһәрләрдән башла үзгәртү

Иртәгә башлана торган Дөнья белән таныш. Кардәш шәһәрләрдән башла! бәйгесенең шартлары турындагы битенең татарчасын тикшерү һәм, кирәкле булса, төзәтү белән ярдәм итә алучы кирәк. Алдан ук рәхмәт! --frhdkazan (бәхәс) 31 окт 2018, 17:44 (UTC)[җавап бирергә]

Сәләт Викимәктәбенең көзге сессиясе 2018 үзгәртү

Тимерхан әфәнде, 21 октябрьга кадәр Сәләт викимәктәбенең көзге сессиясенә гаризалар кабул ителүе турында МедиаВики:Sitenotice модуленә урнаштырырлык игъланны әзерләү турында уйлау урынлы кебек - "Фәнни фотография бәйгесе 2018" турындагы мәгълүмат урынына. Моның өчен уку-укыту программасы һәм / яки катнашу шартларына багышланган утырту битен Татарча Википедия яки ВМРУ-киңлекләрендә булдыруыгыз зарур. Мин исә аларны русчага һәм инглизчәгә тәрҗемә белән ярдәм итә алырмын кебек. Бит адресы һәм кыскача игълан тексты билгеле булгач, хәбәр итсәгезче. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 10 окт 2018, 14:50 (UTC)[җавап бирергә]

Татарча язучы викимедистлар төркемен халыкара дәрәҗәдә таныту үзгәртү

Берничә көн элек Татарча язучы викимедистлар төркемен теркәү эшчәнлеге башланды. Кушылыгыз!--frhdkazan (бәхәс) 22 сен 2018, 10:43 (UTC)[җавап бирергә]

Россия викимедистлары конференциясе 2018 үзгәртү

Конференция 2018 елның 22—23 сентябрь (шимбә һәм якшәмбе) көннәре Санкт-Петербург шәһәрендә узачак. Үткәрелү урыны — «Точка кипения» (пр. Медиков, 3), «Петроградская» метро станциясе. Конференциядә катнашу бар теләүчеләргә ачык, теркәлү мәҗбүри. --frhdkazan (бәхәс) 18 сен 2018, 16:41 (UTC)[җавап бирергә]

Конференциянең рус телле программасы. Туры трансляциясен Викимедиа Россия илкүләм волонтёрлар җәмгыятенең YouTube сайтында Викимедиа РУ табышсыз парнёрлыгы каналында карап була. --frhdkazan (бәхәс) 22 сен 2018, 10:30 (UTC)[җавап бирергә]
Конференция эшчәнлегендә татарча Википедия вәкилләре катнашкан беренче һәм икенче чыгышларны карау. --frhdkazan (бәхәс) 23 сен 2018, 19:36 (UTC)[җавап бирергә]

Викимедиа Татарстан / Мәгариф үзгәртү

Хәерле көн вакытлары, туташ-ханым-әфәнделәр!

Кичә, ниһаять, Татарстан мәгариф оешмаларны үз эшчәнлекләрендә Викимедиа проектларны системик рәвештә куллану мөмкинлекләре белән таныштыра башларга җөрьәт иттем.

Рус телле хатымның күчермәсен https://lists.wikimedia.org/pipermail/wikimedia-ru/2018-September/004839.html адресы буенча күрә аласыз.

Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 2 сен 2018, 06:39 (UTC)[җавап бирергә]

Ирекле лицензияле Татарстан үзгәртү

Июнь-июльдә үрнәкне http://www.kzn.ru/ күрсәтсә, бүгеннән башлап, http://www.tatarstan.ru/, http://president.tatarstan.ru/, http://prav.tatarstan.ru/ һәм шул ук порталда урнашкан бар министрлыклар, ведомстволар, дәүләт оешмалары, вәкиллекләр һәм муниципалитетлар сайтлары ирекле Creative Commons Attribution (CC-BY) хокуки лицензиясенә күчте. Википедия:Авторлык хокукларын бозуда шикләнелгән мәкаләләр исемлегендәгеләрне күздән үткәрү урынлы кебек. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Минтимер Шәймиев сайтлары исә элекке хокуки тәртиптә эшли бирә — http://gossov.tatarstan.ru/site_copy һәм http://shaimiev.tatarstan.ru/copyright.htm . Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 27 авг 2018, 21:09 (UTC)[җавап бирергә]

Бик яхшы хәбәр, рәхмәт! IlnarSelimcan (бәхәс) 28 авг 2018, 19:20 (UTC)[җавап бирергә]

Татар телле кулланучылар төркемен теркәү үзгәртү

Җәмәгать, бу мәсьәлә буенча Википедия бәхәсе:Татарча язучы викимедистлар төркеме битенә кереп, соңгы яңалык белән танышыгызчы. Тимерхан (бәхәс) 26 авг 2018, 10:45 (UTC)[җавап бирергә]

Приоритетлар: Мәгариф, Татарстан һәм татар теле үзгәртү

Түбәндәге сылтамада Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов башлаткан эшлекле төркеменең беренче җыелышы турындагы хисабымны күрә аласыз. https://lists.wikimedia.org/pipermail/wikimedia-ru/2018-August/004809.html

Алдагы атналарда РТ Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы өчен җаваплы министр Дамир Фәттахов белән дә очрашулар көтелә. Сентябрь аенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты бинасында берәр чарага да чакырылачагымны ишеттем. Хәзер Татарстан һәм Викимедиа хәрәкәтен бер-берсе белән таныштыру, һәм тема башламындагы приоритетлар буенча эшлиячәк Викимедиа тематик оешмасын (рус.) булдыру турында уйлашам. Эш һәм гаилә мәсьәләләре белән тыгыз булмаганда, әлбәттә.

Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 7 авг 2018, 16:46 (UTC)[җавап бирергә]

Татар-информ пресс-конференциясе 31.07.2018 13:00 MSK / 10:00 UTC үзгәртү

«Татар-информ» Татарча Википедиягә багышланган пресс-конференцияне җыя иртәгә 13:00'тә. Җанлы яки язмада карау өчен https://tatar-inform.tatar/internet-tv/244/ (архив) һәм үзем яздырганым https://www.youtube.com/watch?v=nCXK1zwXrCs --frhdkazan (бәхәс) 30 июл 2018, 19:33 (UTC)[җавап бирергә]

Берничә хәбәр үзгәртү

Сәләт Викимәктәбенең ВМРУ белән партнёрлыгы үзгәртү

19 мартта урын алачык якындагы ВМРУ җыелышы көн тәртибенә Сәләт ВикиМәктәбе проекты белән партнёрлыкны оештыру тәкъдиме чыгарылган.--frhdkazan (бәхәс) 13 мар 2018, 20:11 (UTC)[җавап бирергә]

Иҗтимагый милек - 2018 үзгәртү

Сәләм җәмәгать! Иҗтимагый милек - 2018 бәйгесе бар Россия халыклары телләрендәге Википедияләр өчен ачык, яхшы призлар каралган. Бездән консультант булырга яки катнашырга теләүче юкмы?--frhdkazan (бәхәс) 25 фев 2018, 09:13 (UTC)[җавап бирергә]

 
Яндекс ширкәте үзәгендә узган 2017 елгы Вики-премия тапшыру тантанасында Татар Википедиясе үсешенә кертем өчен бүләкне алганда.
 
2017 елгы Сәләт Биләр Форумындагы Сәләт викимәктәбе презентациясе дәвамында Тимерхан чыгышы
 
  Ижауның Удмурт дәүләт университетында укыган рус фамилияле Анастасия исемле кыз татарча викихәбәрләргә беренче мәкаләне яза.
 

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. "Of the approximately 7,000 languages spoken today ... less than 5% ... can still ascend to the digital realm. ... To summarize a key result of this study in advance: No wikipedia, no ascent."Digital Language Death by András Kornai
  2. https://milliard.tatar/news/tatarskaya-enciklopediya-seicas-ne-sposobna-pomoc-tatarskoi-vikipedii-2103
  3. https://www.tatar-inform.ru/news/tatarskaya-enciklopediya-seicas-ne-sposobna-pomoc-tatarskoi-vikipedii-5879897