Википедия:Деструктив тотыш


Википедиянең ачыклыгы, кайчагында, Википедияне үз оригиналь идеяләрен һәм тикшеренүләрен тарату яки үз нейтраль булмаган карашыңны раслау өчен трибуна буларак кулланырга теләгән кешеләрне җәлеп итә.

Кайбер катнашучылар тикшерүгә бирелмәгән, авторитетлы чыганаклар белән расланмаган яки оригиналь тикшеренүдән гыйбарәт мәгълүматларны системалы рәвештә бирегә урнаштыру белән шөгыльләнә.

Кайберәүләр азчылык фикеренә пропорциональ булмаган зур урын бирүне яки, башка әһәмиятле, оригиналь булмаган һәм абруйлы чыганаклар белән расланган мәгълүмат урынына, азчылык күзлектән караганны бердәнбер мөмкин булган караш дтп тәкъдим итүне таләп итә. Бу ВП:Нейтраль карашны бозу булып санала.

Деструктив тәртип Википедиянең кагыйдәләрен һәм принципларын боза (барыннан да элек, «Википедия — трибуна түгел» кагыйдәсен, шулай ук ВП:Оригиналь эзләнүләр, ВП:Нейтраль караш, ВП:Абруйлы чыганаклар, ВП:Тикшерүчәнлек), һәм шулай да кайбер катнашучылар җитди административ санкцияләрдән качып, үзләрен озак вакыт дәвамында деструктив рәвештә тота алалар, моңа аларның мәнфәгатьләре зур булмаган мәкаләләр җыелмасы белән генә чикләнүе, һәм шул ук вакытта аларның этик тәртип кагыйдәләрен җитди бозмаулары юл ача.

Әгәр дә мондый катнашучыга турыдан-туры мөрәҗәгать итү булышмаса, һәм шул ук вакытта әлеге мәкаләне (мәкаләләр төркемен) үзгәртү белән шөгыльләнмәгән һәм әлеге конфликтка җәлеп ителмәгән катнашучылар арасында әлеге катнашучының деструктив тотышына карата консенсус булса, алга таба деструктив тәртипкә кисәтүләр юлы белән администраторлар тарафыннан чик куелырга тиеш, ә инде булышмаса, блоклаулар аша чик кую тиешле.

Шулай ук карагыз үзгәртү